Ат көне: «Чабыш атын сабый бала кебек тәрбияләргә кирәк»

Ат көне: «Чабыш атын сабый бала кебек тәрбияләргә кирәк»

Сабантуйдан – Яңа елга, Яңа елдан – Сабантуйга кадәр яши хәзер кеше, дип көләргә яраталар халыкта. Хәер, бәйрәмне кем генә яратмас та, аның артыннан соң килә торган ялларны кем генә көтмәс. Тик менә Арча районы халкы өчен бу ике бәйрәм арасына тагын берәү кереп кунаклый – «Ат көне» дип атала ул. Быел бу бәйрәм 11нче сентябрьдә үткәрелде. Без дә ат белән «җенләнеп» кайттык.

БӘЙРӘМНЕҢ АСЫЛЫ НИДӘ?

Татарга ат тәүге мәхәббәте кебек кадерле. Тормышыбыз ничек кенә үзгәрмәсен, ничә ат көчле егәрле техникалар килеп кермәсен, ат җене кагылган кешеләребез бар әле. Инде ничә ел рәттән Арчаның Яңа Кырлай авылында үткәрелә торган Ат көне моны дәлилли дә, чөнки бирегә ат сөючеләр җыела.

Ат көне республиканың төрле районнарыннан ат һәм аларның җайдакларын җыйды. Безне дә матур чулпылар таккан, түбәтәй кигән атлар каршы алды. Болар – иң матур бизәлгән ат исемен алырга теләүчеләр. Араларыннан иң матурын сайлап, хуҗасы янына килдем. Арча районы Шекә авылыннан Шамил Хәлиуллин иде ул.

– Бу ярышта икенче ел катнашам. Бәйрәмгә күңел белән ял итәр өчен киләм. Икенчедән, башка атларны да күреп кайтам. Ат җене кагылган дисәм була, чөнки кечкенәдән ат өстендә үстем. Ат халык арасындагы урынын югалтмады әле. Бөтен транспорт төрен дә алыштыра ала, һаман да кешенең тугры дусты булып кала бирә.

– Исеме ничек соң атның?

– Зуля, – ди көлеп әңгәмәдәшем. – Яратып аңа шулай дәшәбез.

– Авылыгызда ат асраучылар бармы?

– Юк түгел.

Ат ярышларының форматы халыкара статуска ия. Шуңа күрә 40, 80 һәм 120 километр арага атта чабучылар арасында Татарстан спортчылары гына түгел, Русиянең башка төбәкләреннән килгәннәр дә бар. Икенче елга бу аралыкны 160 чакрымга җиткерергә уйлыйлар. Катнашырга теләүчеләр саны да елдан-ел арта гына. Быелгы бәйрәмдә барлыгы 120 ат катнашты. Аксубай, Азнакай, Питрәч, Арча, Кукмара һәм башка районнардан тыш, Мәскәү, Төмән өлкәсе, Кабардин-Балкар республикасы һәм Санкт-Петербургтан килүчеләр дә шактый. Ярышлар Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан атчылыгы һәм ат спорты федерациясе ярдәме белән үткәрелеп килә. Быелгы приз фонды ике миллион сум тәшкил итә. Тик ярышта катнашучылар бирегә бүләк алыр өчен килмидер. Алар халыкка: «атлар тарих битеннән югалмады әле» дип әйтәләр кебек.

«Аударыш»ны халык үз итте

Тагын бер кызыклы ярышларның берсе – йөк ташу. Берничә түк салам һәм арыш тутырылган капчыкларны башта ат арбасына төяргә, аннары 100 метр араны атта чабып узарга һәм кире бушатырга кирәк. Инде 65 яшендә булса да, Арчада яшәүче Ильяс абый Гарипов бу ярышта катнашырга булган.

– Яшь чакларны искә төшерәм, – ди ул көлеп. – Яшь чакта бу капчыкны йөз тапкыр гына күтәреп төшермәгән инде мин. Хәзер кыенгарак туры килә. Без картаябыз, ә атлар әле дә түзә.

«Сабан туеннан соң иң көтеп алына торган бәйрәм ул безнең», – ди Кырлай халкы. Бу бәйрәмне бер күргән кеше ел да килә икән. Арчадан махсус шушы чараны карарга дип кайткан Гөлсинә апа белән дә сөйләшеп алдык.

– Тумышым белән үзем бу авылдан. Ләкин икенче ел рәттән инде бу бәйрәмгә дип махсус киләбез. Ат карарга гына түгел, безнең буын вәкилләре барысы да монда җыела, аларны күрер өчен дә менә дигән сәбәп. Атка килгәндә, авылда атсыз торып булмый, минемчә. Ат белән бөтен эшне эшләп, барасы килгән җиреңә барып була.

– Халык аз күренә әле.

– Әйе шул, узган ел күбрәк иде. Менә кеше килмәгәнгә ачу чыгып утыра. Бәрәңге ала торганнардыр.

Көн бераз җылынып киткәч, халык та күбәйде. Ат чабышын карарга дип Казаннан ук кайтучылар да бар иде. Оештыручылар фикеренчә, бәйрәмгә килүчеләр саны көнгә карап үзгәрә: кояшлы һәм җылы көнне, катнашучылар белән бергә, якынча 2000 кунак килә.

Татарстанда соңгы елларда атчылык кәсебе үсештә. Авылларда ат асраучылар да арта гына бара. Атны кемдер ит өчен тотса, бүтәннәр – чабышкы атлары үрчетә. Шунысы күңелне күтәрә: югалып барган татар токымлы атларның саны да елдан-ел арта. «Аударыш» бәйгесендә татар атларына атланып ярышучыларның географиясе арту да моңа ачык дәлил.

– Ат – ул тырыш хайван, дус, сугышчы, көрәштәш. Ат чабышларында, Сабан туенда аларга карап сокланабыз. Тик бу бәйрәмнең асылын ярышка гына кайтарып калырга теләмәдек. Милли гореф-гадәтләребезне саклыйк. Ат – элек-электән татарның дусты булган. Аларның дәрәҗәсен күтәреп, без милләтебезне саклыйбыз, – дип йомгак ясады Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев.

«Йөк ташу» ярышыннан күренеш
«Йөк ташу» ярышыннан күренеш

АТНЫ ТАРИХ БИТЕННӘН ТҮГЕЛ, АВЫЛДАН ЭЗЛӘГЕЗ

Бу бәйрәмнең нәкъ менә Арча районында үткәрелүе очраклы хәл түгел. Районда ат асраучылар шактый. Кайбер авылларда бер ат та юк бит, дияр Арча халкы. Әмма бер хуҗалыкта 10шар ат асраучылар да юк түгел. Менә Яңа-Сала авылында яшәүче Сафиннар гаиләсен алыйк. Гаилә башлыгы Айрат абый инде 1989нчы елдан бирле ат белән җенләнә.

– Бүген ат безнең тормышта мөһим рольне уйнамый дип әйтеп булмый. Дөрес, элегрәк, колхозлар вакытында ат бөтен транспорт чарасын да, эш коралын да алыштырган. Хәзер авыл хуҗалыкларында ат урынына – мотоблок. Тимер атны тоту җиңелрәк, ә ат тәрбияләү, аны үстерү – четерекле эш. Моңа да карамастан, безнең районда ат асраучылар шактый әле. Бигрәк тә чабыш аты асраучылар бар. Ә бу исә, икеләтә катлаулырак, – дип уртаклашты Айрат абый.

1989нчы елда армия сафаларыннан кайтуга ук, әти-әнисе аңа тай алып биргән. Шуннан бүгенгәчә аттан аерылганы юк аның. Ат – кешенең ярдәмчесе булса, чабыш аты – аның киңәшчесе дә, сердәшчесе дә.

– 1995нче елдан бирле чабыш атлары асрыйм. Чиста токымлыларын. Чиста «Англия» токымы дип атыйлар аны. Бүген хуҗалыкта 8 баш ат бар. Аларның һәрберсе – гаилә әгъзасына әйләнеп бетте инде, – дип көлә ул.

Айрат абыйга ат җене кагылган икәне читтән дә сизелә. Атлар турында сөйли башласа, сәгатьләр буе сөйләргә әзер ул. Үзе дә моны яшерми. «Ат турында сөйләргә яратам. Сораганда сөйләп калырга кирәк», – ди.

– 10 яшемнән алып 2000нче елларга кадәр үзем дә атта чаптым. Район күләмендә оештырылган ярышларда да катнаштым. Үзем гаилә корып яши башлагач, малайларымны да атларны хөрмәт итәргә өйрәттем. Алар ел саен Сабан туенда катнашып килделәр. Республика күләмендә үткәрелгән ярышлар бездән башка үтмәде. Районда – алты ел, Балтачта өч ел рәттән җиңү яуладылар. Казан шәһәренә дә барып катнашып кайта идек.

– Димәк, сез башка күпләрдән аермалы буларак, атны ит өчен асрамыйсыз?

– Юк, ат – минем тугры дустым. Атларны яратмасам ничә дистә еллар абзар тутырып ат асрамас идем. Хәзер сараемны кечкенә ат заводы дип әйтә алам, чөнки чиста токымлы әлеге атларны үрчетү белән шөгыльләнәбез. Бер нәсел айгыры һәм биш бия бар.

– Чабыш атын тәрбияләү кыенмы?

– Ияләнсәң кыен түгел, ләкин эш аты кебек тәрбияләп булмый. Әйтик, җәй айларында иртәнге сәгать 4тә торып, аларны чаптырырга алып чыгып китәбез. Көн эсселәнгәнче, кигәвен-чебен котыра башлаганчы аларны чаптырырга кирәк. Көн саен берничә сәгать тренеровка үткәрү яхшы. Аннан тыш, аның нәселен белү дә комачау итмәс. Бу атның әтисе кем дә, әнисе кем – бу шулай ук мөһим аспект. Кыскасы, нәкъ сабый бала караган шикелле тәрбияләргә кирәк. Аннан бигрәк, чабыш атларын асрау бик чыгымлы эш. Шуңа да район һәм республика җитәкчеләре ат асраучыларга йөз белән борылсын иде.

– Бу нәрсә дигән сүз?

– Элек Казанда «Сельские джигиты» дип аталган ярышлар оештырыла иде, хәзер авылдан Казан ипподромына керәм димә. Кертсәләр дә, йә чаптырмыйлар, йә күп акча түгәргә кирәк булачак. Беренчедән, атны авылдан Казанга алып килергә кирәк, икенчедән, кергәндә җайдакның авырлыгы атның авырлыгына яраклы булырга тиеш (арткан очракта икенче җайдак табасы. – Авт.), өченчедән, атны бәйләп торган җәйлек урыны өчен кимендә 500 сум акча чыгарып салырга туры киләчәк. Дөрес, атларга карата йөрәгеңдә чын мәхәббәт, хөрмәт булса, бернинди чыгымнар турында да уйлап тормыйсың. Аларны, ярышка алып чыгар өчен, ике ел карарга, тәрбияләргә, өйрәтергә кирәк. Ә инде өч яшьтә аларны чын чабышкы итеп әзерләп бетерәсең. Паспортлы итәр өчен дә күп мәшәкатьләнергә, уколын вакытында кадатасы, авырса, табиб чакырасы, вакцинация үткәрәсе, кан анализын тикшертәсе бар. Элек, әйткәнемчә, гади авыл малайлары да шәһәрдә ярышларда катнаша ала иде, хәзер бу мөмкинлек һәркемгә дә бирелми.

– Ат – кешенең дусты, дисез. Анда кеше акыллары бар дип тә өсти кайберәүләр. Бу нәрсәдә чагыла?

– Транспорт – үз, ат – үз урынында. Минем иң яраткан хайваным – ат. Мин аны зур акыл иясе дип атар идем. Ул ышанычлы дус та, тынычландыручы да. Ул абзарга кергәнне сизә һәм сине кешнәп каршы ала. Хуҗасына беркайчан да типми, аны тешләми дә. Гомумән, тик торганда берәүгә дә тими ул. Тияргә җыенса да, башта колагын шәбәртеп, кисәтү ясый. Ярышларга килгәндә, ул тулысынча хуҗасына ышана. Әгәр аның хуҗасы борчыла, курка икән, ат моны аңлый. Әгәр хайван өстендәге җайдак үзен тыныч тота һәм атына куркуын сиздерми икән, ярыш уңышлы булачак, – дип саный Айрат абый.

Бер Арчада гына түгел, Кайбыч районында да ат асраучы хуҗалыклар бар. Мисал өчен Кошман авылында яшәүче Гарифуллиннар гаиләсен алыйк. Алар инде күп еллар ат асрау белән шөгыльләнә. Хәзер хуҗалыкларында өч ат бар.

– Элек авылда атларның роле зур булган. Басу сукалау дисеңме, бәрәңге төбенә өюме – барысын да башкарган. Әле дә хәтерлим: Вулкан исемле атыбыз бар иде. 10 ел элек әти аның белән урманга утынга да, печәнгә дә китә иде. Бәрәңге алгач, капчыкларын да ат арбасына урнаштырып ташый иде. Ул вакытта бер хуҗалыкка әллә ничә бакча туры килә бит: чөгендерен дә, бәрәңге, кишерен дә ат белән ташыйсың. Хәзер хәтта шәм яндырып эзләсәң дә, ат тотучыларны таба алмассың. Беренчедән, хайван асраучылар, гомумән, кими. Икенчедән, ат асрау – бик чыгымлы эш. Аңа ризыгы да күп кирәк – ипие, шикәре, чөгендере. Матур итеп тотам дисәң, аларны тәмле итеп ашата да белергә кирәк, – дип уртаклашты Чулпан Гарифуллина. – Хәзер аның авылдагы роле шулкадәр үзгәрде ки, хәтта табигый булмаган нәрсә итеп кабул итәсең. Авылда ат күрсәң, «аһ» итәсең. Атка гаҗәпләнә торган заманга җиттек. Аның дәрәҗәсе түбән тәгәрәде димим, киресенчә, күтәрелде. Атка бөтен кешедә дә була торган хайван итеп түгел, ә хәлле гаиләләр генә тота алырдай хайван итеп карыйлар. Ат булган урам, авыл башкалары белән чагыштырганда бер башка зуррак. Сабан туенда да күпләр ат чабышын гына карарга килә, гәрчә аны күреп туйган булсалар да. Күңелгә иң тигәне шул – ат дагалый, ат җигә белүче буын юк. Атлар кимү сәбәпле, бу шөгыль юкка чыкты.

– Атны ит өчен асрыйсызмы?

– Иткә дип тотабыз, ләкин иткә дип асрауның да матавыклы яклары бар. Безнең әтинең кулы, тәрбиясе хисабына шулайдыр. Бездән бер тапкыр ит алган кеше кабат сорый. Моны тәрбияләү, ярату, ашатуга да бәйләргә кирәк. Чабышкы атларны әзерләгән кебек юындырып, ялларын тарап тормыйбыз, әмма тизәккә батып үсмиләр. Нәрсә өчен асрасаң да, тәрбияләү, ярату булырга тиеш. Бары шул очракта гына үз теләгәнеңә ирешерсең.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Казан-Арча-Казан

 

БЕЛӘСЕЗМЕ?

– Ат төшне төсле итеп күрә.

– Ат 60 км/сәг тизлек белән чаба һәм 2,5 метр биеклеккә сикерә ала.

– Ат якыннан яхшы күрә: хәтта кешенең ым, ишарәсен тоя ала. Әмма ерактан начар күрә.

– Ат өчен иң куркыныч җан иясе – умарта корты. Әгәр берьюлы дистәләгән бал корты һөҗүм итсә, ул үләргә мөмкин.

– Ат басып йоклый.

Комментарии