Яңа ел табыны әзерлибез

Яңа ел табыны әзерлибез

Эт елында безне муллык һәм туклык көтә, дип ышандыралар. Янәсе, Кытайда эт әнә шуларны символлаштыручы җан иясе икән. Димәк, быел Яңа елны да аның күңеленә хуш килердәй итеп каршы аласы була. Эт – үзе тәрбияләнгән гаиләне, якыннарын бик кадерли торган хайван. Шунлыктан, бу Яңа елны туганнар белән бергә каршы алырга киңәш ителә. Нинди кием киеп каршы алырга икән, дип кызыксынучылар да бардыр. Җаныгыз теләгән төстәгесен киегез! Әтәчтән аермалы буларак, этнең аерым яраткан төсе юк. Шуңа, әгәр дә муллык килүен теләсәгез – алтынсу, сары төстәге күлмәктән, тормышыгыз яхшы якка үзгәрүен өмет итсәгез – карадан, гаиләдә аңлашылмаучанлыклар булмасын, дисәгез – коңгырт төстәге киемнән утырырга киңәш ителә. Чыршы бизәгәндә чылбырлар гына асып куймагыз. Этнең бик ачулануы мөмкин, ди. Яңа ел табынында булырга тиешле иң төп ризык – ул ит. Кыздырасызмы, пешерәсезме, каклаганын куясызмы – барыбер. Әгәр дә киләсе елга хөрмәтегезне тагын да ныграк белдерәсегез килсә, салатларны сөяк формасында эшләргә кушалар. Өстәлдә өч төрле җиләк-җимеш булуы мәҗбүри икән: ананас, банан һәм мандарин. Әле шунысы да мөһим – этнең күңеленә тагын да ныграк хуш килсен, дисәгез, өстәлгә җәйгән эскәтерткә дә игътибар итәргә кирәк. Ул авылча, тукымадан тегелгән булырга тиеш. Менә хәзер эт елын каршы алыр өчен нинди ризык әзерлим, дип баш ватсаң да була. Ит ризыклары мәҗбүри булырга тиеш икән инде, без укучыларыбызга рецепт сайлау эшен җиңеләйтергә булдык.

Кара җимеш белән пешерелгән төелгән ит

Изображение удалено.4 кеше өчен әзерләгәндә кирәк булачак:

Сыерның майсыз кара ите – 600г

Кара җимеш – 200г

Шампиньон гөмбәсе – 300г

Суган – 2 данә

Әстерхан чикләвеге – 60г

Каты сыр – 200г

Үсемлек мае – 60мл

Майонез – 3-4 аш кашыгы

Тәменчә тоз, кара борыч.

Кара җимешнең өстенә кайнар су коеп, 15-20 минутка читкә алып куябыз. Гөмбәне турыйбыз һәм табага салып кыздырабыз. Суы чыгып, парга әйләнеп беткәннән соң, суганны ярым боҗра белән турап, гөмбә өстенә салабыз, бераз кыздырабыз. Сыер итен сеңерләреннән арындырып, 1-1,5 см калынлыкта, якынча 6га 10 см зурлыктагы кисәкләргә бүләбез һәм яхшылап төябез. Төелгән ит өстенә тоз һәм борыч салабыз. Алга таба кара җимеш, төелгән әстерхан чикләвеге сибелә. Алар өстенә кыздырылган суган белән гөмбә салына. Өстенә майонез ягабыз һәм угычтан кырылган сыр белән каплап, итне өске ягын ачык калдырып, фольгага урнаштырабыз. 180-190 градуста якынча 40 минут тирәсе газ мичендә пешерәсе.

Дәмләмә

Бу – традицион үзбәк ризыгы. Моны пешерү өчен сарык ите, яшелчәләр һәм кәбестә яфраклары гына кирәк. Бик тәмле дә, файдалы да.

Ингредиентлар:

Кишер – 500г

Бәрәңге – 1 кг

Кәбестә – 500г

Суган – 4 данә

Сарыкның кабыргалы ите – 1 кг

Сарык мае – 300грамм

Тоз

Сарык маен турап, казанга салабыз, өстенә кабыргаларны тезәбез. Ит өстенә түгәрәкләп туралган суган саласы, тәменчә тоз һәм борыч сибәсе. Суган өстенә озынча итеп туралган кишерне салыгыз. Шуннан соң эре итеп туралган бәрәңге салына. Кәбестәнең яфракларын аерып аласыз, аны бөтен яшелчәләрнең өстен капларлык итеп «түшисез». Стаканның өчтән бере кадәр күләмдә су салыгыз. Казанның өстен капкач белән каплап, көчле утка пешерергә куегыз. 10 минуттан соң, утны кыса төшеп, ризыкны тагын 40 минут буе пешерергә. Кәбестә яфраклары үтә күренмәлегә әйләнгәч, дәмләмә пешкән дигән сүз.

Дәмләмәне зур тәлинкәгә салып бирәләр. Иң аска – кәбестә яфракларын, аннан соң яшелчәләрне, ә иң өскә – ит. Ашларыгыз тәмле булсын!

Алмалы каз

Каздан башка Яңа ел өстәле матур булмый, ди күпләр. Махсус шушы бәйрәм өчен генә дип, каз сатып алучылар да, көзлектә суйганнарын саклап торучылар да бардыр. Әмма аны табынга куяр өчен, оста итеп пешерә дә белергә кирәк бит. Сезгә кыздырылган казның аеруча тәмле рецептын тәкъдим итәбез.

Казның бөтен җиренә дә тоз бертигез дәрәҗәдә сеңсен өчен, башта артык мамыкларын йолкыйбыз да, бер тәүлек буе ярты кап тоз салынган биш литрлы суда тотабыз. Алдан суда тотылган казның ите дә йомшаграк була. Шуның белән дә бик кирәкле эш бу. Судан алып, юылып, бераз киптерелгән казның эченә һәм тышына шактый мул итеп борыч, тәмләткечләр сылыйбыз. Хәзер аның эченә тутыру өчен эчлек әзерләнә. Өч данә әчерәк тәмдәге алманы эре итеп турыйбыз, казның эченә салабыз. Шунда ук кара җимеш тә салырга була. Теш казый торган чыра (зубочистка) белән казның ачык урынын беркетәбез. Табаны яки противеньне майлап, казны аркасына яткырабыз һәм өстенә махсус сыекча сөртәбез. Анысы болай әзерләнә: ике аш кашыгы эретелгән балга берничә аш кашыгы соя соусы, кыргычтан чыгарылган сарымсак кушып болгатасың һәм яхшылап каз түшкәсенә сылыйсың. Газ мичендә 5-6 сәгать тирәсе пешерәсе.

«Чыршы шарлары» закускасы

Яңа ел табынына дип махсус әзерләнгән бу ризыкны күргәч, авыз иткәч, кунакларыгыз телен генә йотып калмас, сезнең бай фантазиягезгә дә сокланыр. Ә аны әзерләү бик җиңел. Ярты сәгать тирәсе генә вакытны ала.

Изображение удалено.Кирәк булачак:

Краб таякчыклары – 200г

Сыр – 100г

Йомырка – 2 данә

Майонез – 5 аш кашыгы

Сарымсак – 2 тырнак

Зәйтүн (оливки) – 6 данә

Яшел суган

Тәменчә тоз

Краб таякчыкларын кыргычтан уабыз. Аз гына өлешен панировка өчен читкә алып куябыз. Калган өлешенә кыргычтан уылган сыр кушасы. Шушы ук эшне йомырка белән дә эшлибез: аны да кыргычтан чыгарып, сыр һәм краб таякчыклары янына саласы. Бу катнашмага уылган сарымсак һәм майонезны салып, тоз кушып, яхшылап болгатабыз. Килеп чыккан массадан шарчыклар ясыйбыз, читкә алып куелган уылган краб таякчыкларында әвәлибез. Хәзер ризыгыбызны бизисе генә кала. Төшләре алынган зәйтүннәрне урталай (аркылыга түгел) ярабыз, суган кыякларын озынчага нәзек кенә итеп телгәлибез. Бу кыяклар – шарны «элеп куя торган» бау ролен үтәячәк. Аны зәйтүн «боҗрасы» аша чыгарабыз, һәм шарлар өстенә куябыз.

Комментарии