Гомер озынлыгы тамырларның чиста булуына бәйле

Гомер озынлыгы тамырларның чиста булуына бәйле

Урта һәм зур артерияләрнең стеналарына бляшкалар утыра, шул сәбәпле кан юлы кысыла, кан агымы кыенлаша. Бу атеросклероз дип атала, ул хроник авыру, бик куркыныч һәм җитди чир: катлауланып, инфаркт һәм инсультка илтә, аяксыз калдыра ала.

Йөрәк, кыскарып, аортага, эре һәм уртача тамырларга зур басым китерә. Басым вак тамырларга гына азрак. Басым аркасында тамырлар стенасында микроярыклар барлыкка килеп, холестерин утыра. Алар тоташтыргыч тукыма белән әйләндереп алына. Әлеге бляшка зурая, кан тамырлары тарая, кан йөрү начарлана.

Атеросклероз кайдан килеп чыга?

Беренче сәбәбе – гипертония, тәмәке тарту, дөрес тукланмау, аз хәрәкәтләнү, даими стресс.

Икенче сәбәбе – нәселдәнлек. Якын туганнарда инфаркт, инсульт булса, сагаерга кирәк. Әти-әнинең йөрәк-кан тамырлары авырулары балага да күчә ала.

Өченче сәбәп – канда шикәр, тоз, холестерин күләме зур булу сәбәпле, кан тамырларында липидлар тоткарлана, бляшкалар хасил була.

Дүртенчесе – кешедә булган башка авырулар да атеросклероз барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкин. Әйтик, диабет атеросклероз китереп чыгара.

Исегездә тотыгыз, котылу юлы бар!

Кан басымының нормаль булуы кан тамырларының чисталыгын аңлата. Кан басымы югары булып та, тамырлар май белән тулып, тарайган булса да, вакытында тамырларга булышсаң – кан басымы нормальләшә, атеросклероз чигенә.

Атеросклерозны тынгысызлык, даими борчылу да китереп чыгара, дидек. Стресс, курку, борчылу вакытында организм күп итеп стероид гормоннар җитештерә, шул рәвешле үз-үзен саклап калмакчы була. Бавыр күп итеп холестерин бүлеп чыгара, ул тамырларга атеросклероз бляшкасы булып утыра.

Атеросклерозның билгеләре төрлечә булырга мөмкин. Йөрәк тамырлары атеросклероз белән зарарланса, йөрәк үз функциясен тулысынча башкара алмаса – инфаркт, баш артерияләре тыгылса, инсульт ихтималы арта. Кайчагында бер үк кешедә инфаркт та, инсульт та була ала, кеше аяксыз калырга мөмкин.

Чиста тамырлар исә яхшы кан әйләнешен тәэмин итеп, кешене озын гомерле итә.

Тамырларның зарарлануын белер өчен, түбәндәге билгеләргә игътибар итәргә кирәк:

– баш авыртулары ешмы, баш әйләнәме;

– тиз арыйсызмы, гомуми хәлсезлек бармы, әлҗе-мөлҗе хәл күзәтеләме;

– һава торышы үзгәргәнгә карап, хәлегез, кәефегез үзгәрәме;

– баш, колаклар шаулыймы;

– күз алдында кара төрткеләр очамы, әйберләр селкенгән кебек буламы;

– күз аллары караңгыланмыймы;

– йөрәк приступлары буламы;

– аз гына физик басым булса, тын кысылмыймы;

– баскычларны ничек менәсез;

– йөрәк кысу, йөрәк авырту юкмы;

– куллар, аяклар салкынмы, туңамы;

– аяк-куллар тоямы, чәнчемиме;

– кичләрен аяклар күп йөргәннән сыкрыймы, авырлык тоймыйлармы;

– аякларны көзән җыермыймы?

Тамырлар турында сөйләгәндә веналар хакында да искә алмыйча булмый. Веналар системасы алдан ук тромблар ясалуга сәбәп булып тора. Йөрәк артерияләргә канны насос кебек импульслап кудыра. Веналарның стеналарындагы клапаннар канны кирегә җибәрми. Веналардагы кан йөреше аяк мускуллары ярдәмендә тәэмин ителә. Кан әйләнеше әкренәйсә, кан куера, тромбоцит пластинкалары канда оешып, кан әйләнешенә зыян сала. Тромблар урыныннан кубып, тамырлардан йөрәккә, аннан үпкә артериясенә кереп, кан тамырын томаларга мөмкин. Өзелгән тромблар эмбол дип атала.

Кеше үз гомеренә үпкәсендәге артерияләрдә 10-50 оеш кан җыярга мөмкин. Бу тромблар вак кисәкләргә таралып, зурлары үпкә артериясен томалап, күңелсез нәтиҗәләргә китерүе ихтимал. Бигрәк тә аз хәрәкәтләнүчән, түшәктә яткан, креслода утырган, аягы сынган кешегә, бала табучы әниләргә куркыныч яный.

Тромбоэмболия тирән веналарда тромб булганда, катлауланып, тромбофлебит булганда, каны куе кешеләрдә гәүдә авырлыгы зур булганда да күзәтелергә мөмкин.

Мин дәвалаганда куллана торган методикалар югарыда санап киткән проблемалар вакытында булыша, куркыныч хәлләргә китереп җиткерми, канны сыегайта, организмны ныгыта, иммунитетны күтәрә, матдәләр алмашын үзгәртә, метоболизмны яхшырта, гомерне озынайта.

Бу методикалар короновирусны да җиңелрәк кичерергә булыша. Авырудан соң кулланылса, чирнең организмга җимергеч тәэсирен бетерә.

Кеше гомере бик кадерле әйбер, үзебезне яратыйк, саклыйк!

Фәридә ШӘКҮРОВА,

Танылган табибә гирудотерапевт, рефлексотерапевт, физиотерапевт

(телефоннар реклама хокукында бирелә: 895-20-36-01-19

279-42-54)

Комментарии