Яңа ел өстәленә йолдызлар «күчтәнәче»

Яңа ел өстәленә йолдызлар «күчтәнәче»

Яңа ел табынын һәркемнең үзенчәлекле һәм тәмле ризыклар белән корасы киләдер. Хуҗабикәләр дә кайчандыр бер дәфтәр читенә язган рецептларын укыштыра, кайсы берсе интернеттан кунакларын шаккаттырачак ризык эзләп мәш киләдер. Бу эзләнүләрегездә аз булса да ярдәмебез тисен әле. Татар эстрадасы йолдызлары «Безнең гәҗит» укучыларына үзләре яратып ясый һәм ашый торган салатлары һәм Яңа ел казы рецептын бирде. Бер уңайдан, үзләреннән дә сораштык – Яңа елны кайда үткәрергә планлаштыралар, табынны ничегрәк корачаклар икән?

Илмира НӘГЫЙМОВА: «Яңа ел табынын ирем Руслан белән әзерләячәкбез»

«Быел ниһаять Чаллы шәһәрендә үзебезгә фатир алдык. Моңарчы әти-әниләр белән бергә яши идек бит. Шуңа күрә үз йортыбызда, беренче мәртәбә Яңа ел кичен үткәрәчәкбез. Ике яктан да әти-әниләр кунакка киләчәк. Башка еллардан аермалы буларак, табын кору да тулысынча минем өскә кала. Башка елларда өстәлне әни әзерли, мин аңа булышып кына тора идем. Шулай да, зур ярдәмчем бар – кайбер ризыкларны ирем (җырчы Руслан Кираметдинов – авт.А. З.) әзерләячәк. Ул ашарга пешерергә, төрле экспериментлар ясарга бик ярата. Иң оста пешергән ризыгы – духовкада каз. Быел да бу җаваплы эшне аңа тапшырырга уйлыйм.

Изображение удалено.Үзем Яңа ел табынында салатлар булганын яратам. Без күнеккән «Тун астындагы балык», «Оливье» салатларыннан тыш, «Көнбагыш» салатын яратып ясыйм. Бик тәмле була ул.

Сәхнә кешесе булгач, билгеле, тышкы кыяфәтеңә игътибар итәсең, әмма мин Яңа ел бәйрәмнәрендә дә, башка көннәрдә дә күп ашап, артык авырлык җыюдан курыкмыйм. Дөрес туклану дигән әйбер бик популяр – алай да тукланмыйм. Ни ашыйсыбыз килсә, шуны ашыйбыз, хәтта ирем белән төнлә дә утырып ашарга мөмкинбез. Бер генә әйбер бар – иртән торгач, икебез дә ач карынга бер стакан җылымса су эчәбез. Бу организмны йокыдан уяндыра, сәламәтлек өчен дә бик файдалы әйбер».

Изображение удалено.Илмира НӘГЫЙМОВАДАН «Көнбагыш» салаты

200 грамм тавыкның ак ите, 200 грамм кыздырылган шампиньон гөмбәсе, 3 данә йомырка, төшләре алынган кара зәйтүн, «Lays» чипсылары, сыр кирәк.

Бу – катлы-катлы салат, һәр катламыннан соң майонез сылыйбыз

1нче каты: ваклап туралган тавыкның ак ите, икенче каты – кыздырылган шампиньон, 3нче каты – эре кыргычтан уылган йомырка агы, 4нче кат – эре кыргычтан уылган сыр, 5нче кат – йомырканың чәнечке ярдәмендә вакланган сарысы (бу катның өстенә майонез сыларга кирәк түгел). Салатны суыткычка берничә сәгатькә алып куярга. Табынга чыгарыр алдыннан, тәлинкә тирәсенә көнбагыш таҗлары кебек итеп, чипсылар тезәргә, уртасына тагын бераз йомырка сарысы сибеп, икегә бүленгән зәйтүннәр белән бизәргә.

Руслан КИРАМЕТДИНОВтан Яңа ел казы рецепты:

2-3 килолы каз, 3әр чәй кашыгы тоз, төелгән кара борыч, тәменчә кипкән базилик яки тимьян, 1 баш сарымсак, 50 мл зәйтүн мае, 3 ачы алма, 1-2 лимон, 2 аш кашыгы бал кирәк.

Казны шушы ингредиентлар белән маринадлыйбыз: тозны, борычны һәм үләннәрне, сарымсак, май, лимонның суын һәм балларны кушып, бер маринад ясыйбыз һәм аның белән яхшылап казны ышкыйбыз. Эчен дә ышкырга онытмагыз. 30 минут шушы маринадта тотабыз, бу вакыт эчендә алмаларны 4 кисәккә турыйбыз һәм лимон суы белән алманы ышкып, каз эченә тутырабыз. Каз канатларын фольга белән урыйбыз. 200 градуска кадәр җылытылган духовка миченә тыгабыз. Шушы температурада 3 сәгать пешерәбез, аннан соң 180 градуска кадәр төшереп, тагын ярты сәгать тотабыз. Казны чыгарабыз, фольганы ачабыз – аның майлары аккан була, шулар белән казны кабат сылыйбыз да, кабат температураны 20 градуска төшереп, ярты сәгать пешерәбез. Яңа ел казы әзер!

Изображение удалено.Ландыш НИГЪМӘТҖАНОВА: «Нәрсә ашарга телисез дип, өйдәгеләрдән сорыйм»

«Яңа ел бәйрәмен безнең гаиләдә һәркем яратып һәм көтеп ала. Өч балабыз бар, бигрәк тә алар көтә инде. Чөнки бу көнне күп бүләкләр, тәм-том буласын, кунаклар киләсен беләләр. Бу бәйрәмне гаилә бәрәме дип саныйм һәм без аны гадәттә гаилә белән өйдә уздырабыз. Туганнар, кунаклар килә, бик күңелле була. Табын әзерләр алдыннан, башта өйдәгеләр белән киңәшләшәм. «Нәрсә ашар идең?» – дип, һәрберсеннән сорап чыгам. Шуңа карап, кайнар ризык та төрләнә: кайбер елда бәлеш, икенчесендә мантый, өченчесендә өчпочмак яки пилмән булырга мөмкин. Ни ашыйсыбыз килә – шуны пешерәм. Әлбәттә, һәр ел да өстәлебездә каз була. «Безнең гәҗит» укучыларына бик тәмле ике салат рецептын әйтәсем килә. Аларны ясаганда бер әйбергә генә игътибар итәргә кирәк: салат өчен кулланылачак майонезга бераз сарымсак кырып салсыннар. Алай тәмлерәк булачак.

Ландыш НИГЪМӘТҖАНОВАдан кызган гөмбә белән салатлар.

Беренче вариант:

Суган белән кыздырылган шампиньон гөмбәсе (суганы тәм өчен генә, бераз гына булсын), 5 данә йомырка, бер кап аз тозлы семга балыгы (250 грамм), берничә бәрәңге кирәк.

Ингредиентларның барысын да турап, майонез белән болгатасы. Тәменчә тоз өстисе.

Икенче вариант:

Суган белән кыздырылган шампиньон гөмбәсе, ысланган бер тавык түше (копченая куриная грудка), берничә данә тозлы кыяр, 5 данә йомырка алына.

Барысын да турап, болгатып куярга кирәк.

Изображение удалено.Айгөл БАРИЕВА салатлары

Җырчы Алинә Сафиуллинага шалтыратып, аннан да кызыклы рецептлар белешәсе килгән иде. Тик: «Элек кенә әллә ниләр ясый, пешеренә идем, хәзер алай әллә ниләр ясап экспериментлар үткәрмим, дөрес туклануга күчтем», – дип «котылды». Киңәш буларак, Айгөл Бариевага шалтыратырга кушты: «Ул әллә ниләр пешерә белә бит, мөгаен берничә кызыклы салат рецепты бирер сезгә», – дигән иде. Тик Айгөл Бариева бу язма әзерләнгәндә чит илдән кайтып җитешмәгән иде бугай, телефоны җавап бирмәде. – ире белән Тайландның Пхукет шәһәрендә ялда иделәр. Шулай да, җырчының Инстаграмда рецептларын язып бара торган үз сәхифәсе бар. Шунда кереп, яңа төрле ризыклар таптык.

«Леди Винтер» салаты

Зур булмаган пекин кәбестәсен эрерәк итеп турыйбыз. Аның өстенә 5-6 аш кашыгы консервланган яшел борчак салабыз. 100 грамм каты сырны кечкенә шакмаклар белән, ысланган тавыкны эрерәк шакмаклар белән турыйбыз, алдан кәбестә белән борчак янына «озатабыз». Боларга ике аш кашыгы майонез салып, өстенә тоз сибәбез һәм барысын бергә болгатабыз.

P.S. Әлеге рецепт астында киңәш бирүче дә бар: «корейский» кишер өстәсәң, тагын да тәмлерәк була, дип яза җырчының тамашачысы.

Изображение удалено.«Яңа ел» салаты

«Бик тәмле һәм бик җиңел салат. Моның рецептын Арча шәһәренең «Тургай» рестораныннан алдым. Салатны катлы-катлы итеп ясыйбыз, катламнар арасына тоз сибәргә кирәк түгел», – дип яза җырчы.

Беренче каты – кыргычтан чыгарылган йомыркалар

Икенче каты – туралган краб таякчыклары (крабовые палочки), өстенә майонез сылыйбыз.

Өченче каты – консервланган ананас кисәкләре, өстенә майонез сылыйсы.

Дүртенче каты – гранат төшләре.

Айгөл Бариеваның әлеге посты астында бер тамашачысы, ананас урынына әфлисун куйсаң да, салатның тәмле булачагын яза.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии