Чәйгә дә тәм-том кирәк

Чәйгә дә тәм-том кирәк

Салатлар һәм кайнар ризык белән генә булмый, Яңа ел табынына чәй эчәр өчен дә берәр тәмле әйбер кирәк бит әле. Мондый вакытта артык майлыны ашыйсы килми дип, кибет тортларыннан баш тартучылар өчен «Яңа ел әфлисуны» пирогын тәкъдим итәбез. Ул җиңел ясала, җиңел ашала һәм шуңа өстәп, бик тәмле дә була.

Ингредиентлар:

1 стакан сөт, 5 данә йомырка, 150 грамм маргарин яки сыер мае, 2 данә әфлисун (кечкенәрәк зурлыктагы), 1 стакан шикәр комы, 2-2,5 стакан он, 1 аш кашыгы разрыхлитель, ванилин, 2 аш кашыгы какао, тәменчә шикәр оны (сахарная пудра).

Йомыркаларны миксер ярдәмендә туглап, өстенә бер стакан шикәр комы, ванилин һәм аз гына тоз салыгыз. Кабарып тора торган ак масса барлыкка килгәнче яхшылап туглагыз. Май яки маргаринны эретеп, соңыннан сөтне җылытып, янә шушы массага саласы. Яхшылап болгаткач, какао, соңыннан акрын гына он салып, болгатабыз – сыеграк камыр барлыкка килә. Ике әфлисунның суын һәм вак угычтан чыгарылган кабыкларын салып, бер болгатабыз да, бу камырны 180 градуска кадәр кыздырылган духовка мичендә 40 минут пешерәбез. Соңыннан өстенә шикәр оны сибәргә, әфлисун телемнәре белән бизәргә мөмкин. Чәйләрегез тәмле булсын һәм якынлашып килүче Яңа ел белән сезне!

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии