Алтын тамыр – нәрсә ул?

Алтын тамыр – нәрсә ул?

«Безнең гәҗит»тә бик файдалы киңәшләр биреп барасыз, зур рәхмәт. Анда язылганнарга, Илфатның киңәшләренә күбрәк ышанам да. Бер үтенечем бар иде, Илфат газетага алтын тамыр белән алоэ гөле шифалары турында язмасмы икән?

Ихтирам белән, Сания әбиегез ВИЛДАНОВА,

Чирмешән районы

Игътибарыгыз, ышанычыгыз өчен рәхмәт. Без дәвалау алымнары турында язганда, мөмкин кадәр зыянсызрак алымнарга игътибар итәбез һәм һәрчак табиб белән киңәшләшергә өндибез. Дару үләннәре дә зыянлы була ала.

Алоэ турында узган ел 14нче декабрь санында тәфсилле язма бастырган идек, аны укыгач күпләр бу искитмәле гөлне үзләрендә булдыру чарасын күргәндер яисә җыенадыр. Ә бүгенге сүзебез укучыбызның гозере – Алтын тамыр (родиола розовая, золотая корень) турында. Ул Алтай, Урал һәм Карпатларның чиста өлкәләрен «сайлаган» үсемлек. Чәчәк аткан вакытта чәй розасы исен таратучы әлеге күпьеллык үсемлекне анда табарга мөмкин, ләкин бездә дә бакчачылар бу искиткеч шифа чыганагын үз кишәрлекләрендә үстерә.

3-4 яшьлек үсемлекнең генә тамыры яраклы һәм ул июль ахырыннан сентябрьгә кадәр җыела. Тамырларны балчыктан аралап, салкын суда яхшылап юалар, черегән, корган урыннарын кисеп ташлыйлар. 10ар см озынлыкта турап, 50 градуста киптерәләр. Әйбәт чимал алсу яки ак төстә була. Башкалары яраксыз. Кипкәч, киндер капчыкларда караңгы урында сакларга. Саклау вакыты – 3 елга кадәр. Тамырның үзен, аннан әзерләнгән даруларны, биологик актив өстәлмәләрне аптекаларда да сатып алырга була.

ФАЙДАСЫ

Алтын тамыр күп авыруларны дәвалауда кулланыла. Алтай халкы аны яшәртү һәм тормыш энергиясе бирү үзлегенә ия дип ышана. Моның шулай икәнлеген рәсми медицина да таный. Анда витаминнар, шулай ук микроэлементлар бик күп. Аеруча магний, цинк, бакыр күп. Кан тамырлары стеналарын ныгытучы бик күп флавоноидлар бар. Ашкайнату процессын нормальләштерүче бик күп җимеш кислоталары булу белән дә үзенчәлекле ул. Алтын тамырда яман шеш күзәнәкләре үсешен туктата ала торган махсус матдә – кумарин бар.

Алтын тамыр баш миенең биоэлектрик активлыгын үзгәртә, хәтерне яхшырта. Аның төнәтмәләре хәлсезлектән, йокысызлыктан, талчыгудан, неврозлардан, кискен сулыш-тын юллары авыруларыннан, туберкулездан, диабеттан, аппетит булмаудан, метаболик процесслар бозылганда, озак авырудан соң аякка басарга, ялкынсыну процессларын киметергә, аллергиядән, нурланыш алганнан соң, күз күрү сәләте кимегәндә, коньюнктивиттан, начар ишеткәндә, анемиядән, онкологик авырулардан, сөяк сынудан, гинекологик авырулардан, иртә климакстан, импотенциядән, җенси өлгерү соңарганда, теш сызлау, баш авырту, ангина, эч китү, тире авырулары һәм башка күп кенә чирләрдән арынырга ярдәм итә.

Алтын тамыр күп кенә хатын-кыз авыруларыннан нәтиҗәле дәва чарасы булып тора. Үсемлек препаратлары җенси бизләр эшчәнлеген яхшырта, иртә климаксны дәвалауда киң кулланыла. Алтын тамыр импотенцияне дәвалау өчен иң яхшы чараларның берсе. Ул бу нисбәттән файдалы сыйфатлары белән тереклек тамырыннан (женьшень) да өстенрәк санала. Аның ирлек көчен арттыру үзлеге лаборатория тикшеренүләре белән расланган.

КОСМЕТОЛОГИЯДӘ

Уникаль үсемлек косметологиядә дә киң кулланылышын тапты. Алтын тамыр экстракты шәлперәйгән, артык сизгер тирегә уңай тәэсир итә, гомуми хәлен яхшырта, нәфислек бирә. Үсемлек экстрактлары төрле кремнарда кулланыла, аның биологик актив матдәләре тиренең экологик факторларга каршы торучанлыгын арттыра, тиренең картаю процессын акрынайта.

Бүген бик популяр «Натура Сиберика», «Чистая линия», «Агафья әби рецептлары» кремнары составында алтын тамыр компонентлары бар.

РӘСМИ МЕДИЦИНА

Алтын тамыр рәсми медицинада да киң кулланыла. Аннан бик күп дарулар һәм биологик актив өстәлмәләр ясала.

ХАЛЫК РЕЦЕПТЛАРЫ

Куллану вакыты табиб белән киңәшләшеп, индивидуаль билгеләнә, ләкин рәттән 10 – 20 көннән арттырмаска, аннары тәнәфес ясарга киңәш ителә. Һәм бары тик көннең беренче яртысында гына, һичьюгы 18 сәгатькә кадәр.

Өйдә әзерләнгән төнәтмәләрне табиб белән киңәшләшеп махсус курслар белән кабул итәргә кирәк. Бер тапкыр гына куллану белән чикләнсәгез, файдасы булмас.

ГИПОТОНИЯдән

• 50 г коры тамырны, порошок хәленә килерлек итеп төяргә, өстенә 2 стакан аракы коярга. Даими болгатып торып, караңгыда 14 көн төнәтәсе. Соңыннан сөзәсе. Ашарга 30 минут кала көнгә 3 тапкыр кабул итәргә. 5 тамчыдан башлап, акрынлап 20-30 тамчыга кадәр җиткерергә.

САЛКЫН ТИЮДӘН ҺӘМ ЙӨРӘК СИЗДЕРГӘНДӘ, НЕРВ АВЫРУЛАРЫ ҺӘМ АШКАЗАНЫ-ЭЧӘК ТРАКТЫ ПАТОЛОГИЯСЕ БУЛГАНДА:

• 10 г тамырны вакларга, өстенә 1 стакан кайнар су салырга. 4 сәгать төнәтергә. Көнгә 3 тапкыр яртышар стакан эчәргә. Ул яраларны чистартыр, ангина булганда авыз куышлыгын чайкар өчен дә кулланыла.

Төнәтмә йөрәк эшчәнлеген яхшырта, кан тамырларын ныгыта. Ашказаны-эчәк тракты авырулары, аналыктан кан китү, импотенция вакытында ярдәм итә, калкансыман бизнең эшләвен яхшырта һәм кандагы шикәр дәрәҗәсен нормальләштерә. Баш авыртуын һәм теш сызлавын бетерә. Төнәтмә белән тирене сөртү аның торышын яхшырта.

• 20 г тамырны ваклап, 500 мл кайнар су салырга, акрын утта 10 минут тотарга. Суынгач сөзәргә. Көнгә 3 тапкыр 50 мл эчәргә.

КӘЕФ КҮТӘРЕРГӘ

Үзәк нерв системасын стимуллаштыручы эффект бирә, ул кара чәй һәм кофены да уздыра. Шуңа күрә аны көн саен эчәргә түгел, ихтыяҗ булганда гына.

• 1 чәй кашыгы порошок хәлендәге тамырга 1 литр су саласы, 10 минут кайнатасы һәм тагын 40 минут җылы урында тотасы.

Йокларга 4 сәгатьтән дә соңга калмыйча, көн дәвамында 2-3 стакан эчәсе, теләсәгез, эчемлеккә шикәр яки бал кушыгыз.

ИММУНИТЕТНЫ НЫГЫТУ ӨЧЕН 

• 20шәр г тамыр, гөләф җимеше, 15әр г дүләнә (боярышник) җимеше һәм кипкән кычыткан, 10 г мәтрүшкәне болгатып, шул 1 аш кашыгы катнашманы 1 стакан кайнар суга салып, 10 минутка акрын утка куясы. Каплап 4 сәгать төнәтәсе. Шул төнәтмәне тагын 200 мл кайнар суга кушасы. Көнгә 3 тапкыр 70 мл эчәсе.

• Спиртлы төнәтмәсе. Савытка 20 г (кипкәне 10 г) алтын тамырга 100 мл аракы коясы, 8 көнгә калдырасы. Суга 15-30 тамчы кушып эчәсе. 1 чәй кашыгы препаратны 100 мл җылы суда эретеп, авызны чайкарга, мамыкка чылатып тирене сөртергә була.

• Савыттагы 10 г коры тамырга 1 стакан кайнар су коегыз. Су мунчасында 15 минут тотасы. Кан басымы түбән булганда, йокысызлыктан интеккәндә, нерв киеренкелегеннән, физик һәм акыл эшеннән талчыкканда, көнгә ике тапкыр яртышар стакан эчәргә. Төнәткән вакытта тамырның барлык файдалы матдәләре дә эчемлеккә күчә.

АНЕМИЯ ҺӘМ ХАТЫН-КЫЗ АВЫРУЛАРЫННАН

Шулай ук яшь белән бәйле хәлсезлектән, импотенциядән, үпкә туберкулезыннан, бавыр проблемаларыннан һәм диабеттан булыша.

• Вакланган 100 г тамырга 400 мл яхшы аракы саласы. Караңгы урынга 7 көнгә куярга. Ашарга 30 минут кала көнгә 3 тапкыр 30-40 тамчы эчәргә.

ИМПОТЕНЦИЯДӘН

• 100 г вакланган тамырны 400 мл 40 градуслы аракыга салалар. 7-10 көн караңгы урында төнәтәләр. Көненә өч тапкыр ашар алдыннан 15 тамчы эчәләр. Озак вакыт кулланырга ярамый, чөнки артык доза тискәре нәтиҗәгә китерә ала.

• 20 г вакланган коры тамырга 300 мл 70% спирт коялар, 3 атна төнәтәләр, вакыт-вакыт болгатып торырга, аннары сөзеп саклауга куялар. 14 көн дәвамында көненә 3 тапкыр ашарга 30 минут кала 25 тамчы эчәләр. 10 көнлек тәнәфестән соң дәвалау курсы кабатлана.

• 2 өлеш тамырны 10 өлеш 40% аракыга салып, болгаткалап торып, 3-4 атна төнәтәләр, аннары сөзәләр. Препаратны көненә 2 тапкыр ашарга 30 минут кала 15 тамчы 1 ай эчәләр. 30-40 көнлек тәнәфестән соң дәвалау курсын кабатлыйлар.

• Көн саен 1:1 нисбәтендә кушылган кишер согын һәм балга 2 тамчы алтын тамыр төнәтмәсе тамызып, ашар алдыннан көненә 3-4 тапкыр 1 аш кашыгы эчегез.

• Көн саен ярты литр яшелчә соклары катнашмасын эчегез. Сокларның түбәндәге катнашмасы файдалы булыр: кишер (3 өлеш), чөгендер (1 өлеш), кыяр (1 өлеш), чөгендер (1 өлеш), салат согы (1 өлеш). Бер стакан сок катнашмасына 10 тамчы алтын тамыр төнәтмәсе тамызасы.

САЛКЫН ТИЮДӘН ҺӘМ АШКАЗАНЫ-ЭЧӘК ТРАКТЫ АВЫРУЛАРЫННАН

• Тигез өлеш алтын тамыр, каты яфраклы чагыр (бадан), кара бөрлегән (ежевика) яфрагы, каен җиләге, кура җиләге, кара карлыган, сары мәтрүшкә, чабрец алырга. Яхшылап бутарга. Шул коры катнашманы 3 аш кашыгы алып өстенә 1 литр кайнар су коярга, 60 минут төнәтәсе. Тәменчә бал яки шикәр өстәргә. Көнгә 1-2 стакан эчәргә.

КАЙЧАН ЯРАМЫЙ?

• Гипертоник кризис.

• Йөрәк-кан тамырлары һәм үзәк нерв системалары авыруларының кискен чагы.

• Грипптан соңгы энцефалит.

• 12 яшькә кадәр балаларга.

• Йөклелек.

• Имезгәндә.

• Артык нерв киеренкелеге вакытында.

• Югары температура.

• Индивидуаль түземсезлек.

ТИСКӘРЕ ЙОГЫНТЫ

Рецептларда күрсәтелгән яки табиб билгеләгән дозаны төгәл үтәү мөһим – бу начар йогынты булмаска гарантия.

Сирәк очракларда түбәндәге теләмәгән эффектлар булырга мөмкин:

• нерв киеренкелеге;

• йокысызлык;

• артык кызып китүчәнлек;

• йөрәк турысында авыртыну;

• баш авырту.

Климакс, вегетатив кан тамырлары системасы дистониясе яки диенцефалит аркасында килеп чыккан гипотониядән интегүче пациентларда алтын тамырдан ясалган препаратлар кан басымын кинәт төшерә яки күтәрә ала. Бу гомуми иминлеккә куркыныч тудыра.

Тискәре йогынты сизелү белән, дәвалау шунда ук туктатыла.

ИСКӘРМӘ

Алтын тамырны гөбердәп кайнап торган су белән пешерү киңәш ителми, чөнки югары температура тәэсирендә ул файдалы сыйфатларын өлешчә югалта. Дәвалану спиртлы төнәтмәләр белән нәтиҗәлерәк. Ләкин пациентның спиртлы эчемлекләргә тискәре йогынты булу-булмавын исәпкә алырга кирәк. Әйтик, этанолга индивидуаль түземсезлек, балалар, хроник алкоголизм, этанолга ярашмаган дарулар куллану. Бу очракта өйдә ясалган төнәтмәләр, аптекалардан алынган капсула яки таблеткалар гына ярый.

Чәй ясап эчү өчен әзер чимал тутырылган фильтр капчыклар бик җайлы.

 

 

Алтын тамыр беренче тапкыр кулланудан ук йогынтысы сизелә торган дару. Шуңа күрә үсемлек препаратларын да көн саен сәбәпсез кабул итәргә ярамый. Организмны даими стимуллаштыру, хәтта үлән препаратлары белән дә, көтелгән нәтиҗәнең киресен китереп чыгарырга мөмкин.

Интернет чыганакларга таянып Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ әзерләде

Комментарии