Фейхоа кадерен белик

Фейхоа кадерен белик

Кибетләргә, базарларга фейхоа сатуга чыкты. Тыштан карап торганда кабыгы яшел, «борыны» чөмәкле, әстерхан чикләвеге зурлыгы көньяк җимеше әллә ни күңелгә ятышлы ризык булып тоелмый. Күп кешеләр таныш түгел, шактый кыйммәтле җимешне сатып алырга ашкынып тормый, киштәсе яныннан аны күрмәмешкә салышып узып китәләр. Тик бер мәртәбә авыз итеп караганчы гына дәвам итә бу битарафлык. Мәмерәп пешкән фейхоа авызга кабуга тел очында эреп китә, аннан ананас, киви, җир җиләгенең хуш исләре һәм татлы тәмнәре килә. Гади генә җимешнең файдалы үзлекләре исең китәрлек! Безнең төбәктә яшәүчеләр даими рәвештә йод кытлыгы кичергәнгә күрә, калкансыман бизләренең тиешенчә эшләмәвенә бәйле гормоннар кытлыгына яки аның нормадан артык бүленеп чыгуына бәйле төрле чирләргә бирешәләр. Нәтиҗәдә кешенең хәтере начарая, хәле китә, ул тиз арый, кәефе төшә, йоклап китә алмыйча интегә йә иртән урыннан авыр тора. Фейхоа җимешен, берничә ай дәвамында куллансак, һәркөнне ике-өч данә генә ашап куйсак та, хәл керә, күңел күтәрелә. Фейхоа составындагы организм тарафыннан җиңел үзләштерелә торган, суда эрүчән йод катнашмалары диңгез кәбестәсенекеннән ким түгел икән. Бу җимеш С витаминына да бик бай, шунлыктан аны даими кулланучылар салкын тиеп авырмый, грипп вирусына бирешми, дип язалар. Кайберәүләрнең автобуска утырып барганда, самолетта очканда, теплоходта йөзгәндә саруы кайный, күңеле болгана. Фейхоаның файдалы үзлекләрен белгән диңгезчеләр аны әлеге көйсезлеккә каршы тора ала торган дару буларак, элек-электән куллана икән. Диетологлар фейхоаның начар холестеринга каршы көрәшергә сәләтле булуын раслый һәм майлы ит ризыклары әзерләгәндә соуска кушып җибәрергә киңәш итә. Бу җимеш составында табигый азык-төлектә сирәк очрый торган цинк микроэлементының, В төркеменә керүче витаминнарның булуы аның кадерен бермә-бер арттыра. Фейхоаны еш ашаучыларның тән тиресе чистара, тырнаклары сынмый, чәчләре коелмый. Фейхоа –организмга тәэсире ачы шоколадныкына тиң табигый антидепрессант. Күңелгә шом сала торган кара көздә төшенкелеккә бирелмәс өчен, фейхоаны куллану отышлы, минемчә.

Бу мәкаләне язарга утыргач, үземнең баштан үткән бер көлкеле вакыйга искә төште. 80нче еллар башында Яшел Үзән Сабантуенда беренче мәртәбә банан саттылар. Аның кабыгы яшел (!) булуына исем китмичә, сатып алдым да, юып, улларымның кулына тоттырдым. Моңарчы гомергә бер тапкыр да авыз итеп карамаган ят җимешне, кабыгын да әрчеп тормыйча, ирем белән икебез дә тешләп каптык. Йөзләребезне чытып: «Фу, тәмсез икән бит бу! Маймыллар ашасын!» – дип җиргә төкердек. Өлгермәгәнгә генә тәмсез булуын, кабыгын әрчергә кирәклеген белмәгәнгә күрә, затлы экзотик ризыкны чүплеккә илтеп ташладык. Фейхоа белән моңарчы таныш булмаучылар безнең хәлгә калмасын дигән изге теләктән чыгып, аны ничек сайлап алырга, ни рәвешле кулланырга кирәклеген аңлатасым килә. Кабыгы ачык яшел төстәге, җимешен кулга тотып караганда беркадәр сыгылмалы, әмма бик йомшак булмаганы – өлгергән һәм бик тәмле. Аны кисеп җибәрсәк, бүлмәгә хуш ис тарала, йомшагы үтә күренмәле желе рәвешендә була. Әгәр эчлеге ак булса, димәк, өлгереп җитмәгән. Аны берничә көнгә коры, җылы, һава йөри торган урынга куеп торырга кирәк булачак. Әгәр кабыгы соргылт таплы, эче коңгырт төскә кергән, исе әчкелтем булса, җимешләр бозыла башлаган дигән сүз. 4-5 данә фейхоаны яхшылап юып, сабак төбен һәм очындагы чөмәген генә кисеп ташлап, кабыгын әрчемичә, алма, банан, киви кебек берәр төрле җиләк-җимеш белән катнаштырып блендерда ваклатып, сөт өстәп, бик тәмле смузи ясарга була. Бераз гына шикәр комы, корица өстәп җибәрсәк, олыларга да, балаларга да хәл кертә, кәефне күтәрә торган бер дигән сихәтле иртәнге ризык килеп чыга. Шәхсән үзем ел саен аны берничә килограмм сатып алып, бер өлешен туңдырам, калганын кухня комбайнында туратып, шикәр комы кушып болгатып, пыяла банкаларга тутырып, суыткычка куям. Күңел төшкәндә кашыклап кабып куярга, чәй эчкәндә кайнатма урынына кулланырга әйбәт ул. Бертуган сеңлем 1 кг җимешкә 850 гр шикәр комы кушып кайнатып, аннан бик тәмле джем ясый, вареньесын әзерли. Шәхсән үзем суыткычта туңдырып куелган җир җиләге, кара бөрлегән, кара карлыган һәм яңа алган фейхоаны блендерда ваклаткач, шикәр комы кушып болгатып, сихәтле җимешләрдән камыр ризыгы эчлеге ясыйм. Аңа коймак манып ашарга була, татлы пирог эченә салырга да кулай.

Хәмидә ГАРИПОВА,

Казан шәһәре

Комментарии