COVID-19дан ничек сакланырга?

COVID-19дан ничек сакланырга?

Коронавирус инфекциясе зур тизлек белән колач җәя. Ләкин шуның белән бергә авыру турында яңа ачышлар ясала, дәвалау һәм профилактикалауның яңа ысуллары барлыкка килә.

Вакциналар эзләнә, сынала да. Русиядә аны инде теркәделәр дә, гәрчә аның турында күп бәхәсләр, имеш-мимешләр ишетелсә дә. Кызганыч, күмәк төстә прививка ясала башлаганчы, менә шулай эзләнергә, хәтта фаразларга таянып та дәваланырга туры килә. Әле бит ул вакцина ярамаган кешеләр дә була. Нишләргә соң?

ВИРУСКА КАРШЫ КАЛКАН

Инде аңладык: бу афәттән качып котылу бик авыр. Шуңа күрә саклану чараларын күрү белән бергә, профилактика да мөһим. Күп табиблар өч компонентлы коктейль – цинк, селен һәм D витамины вируска каршы яхшы калкан тудыра ала дип саный.

«Иммун системасы эшләвендә һәм вируслардан саклануда микроэлементларның роле бик зур, һәм без аларның COVID-19 белән зарарланганнан соң авыруның нинди дәрәҗәдә узуына йогынтысын белергә булдык. Безнең клиникада бу инфекциядән дәваланган берничә йөз пациентның мәгълүмат базасы булганлыктан, без аларның кан анализында күп микроэлементларның концентрациясен тикшердек. Анык бәйләнеш табылды – цинк һәм селен дәрәҗәсе түбәнрәк булса – авыруның хәле авыррак, киресенчә – бу микроэлементларның күләме нормада булганда COVID-19 җиңел формада үткәнен белдек», – дип белдерде Медицина фәннәре докторы, профессор, Сеченов университетының беренче проректоры Андрей Свистунов «Аргументлар һәм фактлар» атналыгына.

«Бу тикшеренүдә цинкның роле көтелгән иде, ләкин COVID-19дан саклауда селенның мөһим роле турында мондый зур масштаблы мәгълүматлар беренче тапкыр алынды. Цинкның вирусларга, шул исәптән коронавируска каршы йогынтысы яхшы өйрәнелгән. Ул күзәнәктә аның үрчүен тоткарлый. Өстәвенә цинк иммун системасын ныгыта, иммун системасының күп өлешләренә тәэсир итә. Д витамины да шул ук эффектка ия. Коронавирус инфекциясен профилактикалау өчен бу витаминны өстәмә кабул итү күп рәсми киңәшләрдә күрсәтелгән. Селен шулай ук иммунитетка тәэсир итә ала, хәтта COVID-19 өчен зур роль уйный торган тумыштан килгәненә дә. Моннан тыш, ул үпкәләрне саклый һәм цинк белән бергә ялкынсыну реакциясен киметергә булыша. Коронавирус инфекциясендә артык ялкынсынуның нинди роль уйнаганын без бик яхшы беләбез: цитокин давылы – аның барышында иң мөһим фактор. Шул сәбәпле авыруның хәле кискен начарая. Мөгаен, селен аны зәгыйфьләндерүдә мөһим роль уйный.

Бу фактларны зур халыкара галимнәр төркеме белән тикшергәннән соң, без цинк, селен һәм D витамины COVID-19ны профилактикалау һәм аны авырый башлау белән дәвалау өчен оптималь чара дигән нәтиҗәгә килдек. Антитәнчекләр җитештерү һәм иммун системасының яхшы эшләве өчен бу компонентларның барысы да мөһим», – ди Сеченев университеты молекуляр диетология лабораториясе мөдире, медицина фәннәре докторы, профессор Анатолий Скальный шул ук басмада.

САКЛАНГАННЫ САКЛАРМЫН, ДИГӘН…

Әлбәттә галимнәрнең нидер уйлап тапканнарын көтеп ятмаска, үзебезгә дә барлык саклану чараларын да күреп, бәлагә тармас өчен барын да эшләргә кирәк. Бүген битлек кияргәме юкмы, дигән сорауга бәхәсләр урынсыз, минемчә. Инде исбатланган: дөрес, битлек тулысынча сакламый, ләкин вирус белән зарарлану куркынычын күп тапкырларга киметә. Әлбәттә, битлекне дөрес итеп кисәң, штрафлар салмасыннар өчен фасон өчен генә элеп куймасаң… Ияккә элеп куйган битлек, киресенчә зыян итә, вирус белән зарарлану куркынычын арттыра гына. Битлек авызны гына түгел, борынны да капларга, ягъни сулый торган һава тукыма аша үтәргә тиеш. Әлбәттә битлекне сәгать ярым – 2 сәгать саен алыштырып тору, кесәдә кечкенә шешәләрдә антисептик йөртеп, кулларга даими сиптереп тору, мөмкинлек булуга сабын белән юу мөһим. Күбебез бу мәсьәләгә битараф. Кесәдә пычранып беткән битлек йөртеп, штрафлардан саклану өчен генә эләбез. Бу ахмаклык һәм үз сәламәтлегеңә генә түгел, янәшәдәгеләрнекенә дә төкереп карау. Мондый ваемсызлык эпидемияләрнең дусты. Иң яхшысы – күп тапкырлар кулланыла торган битлек. Аны кулланганнан соң аерым пакетка җыеп барып, өйдә бик тузгытмый гына суга салып кер юу порошогы яисә кер сабыны белән кайнар суда чайкап алып, үтүкләргә генә кирәк. Гомумән, таҗлы вирус эссегә чыдамый. Димәк яхшылап пар белән үтүкләп алсаң, алар һәлак була.

Һәм әлбәттә тагын да мөһимрәк – иммунитетны күтәрергә. Витаминлы ризыклар, яшелчә, җиләк-җимеш табында булырга тиеш. Сарымсакның әһәмияте турында онытмагыз. Бу хакта күп яздык. Анда өстә телгә алынган селен бар. Сарымсакны изеп файдалану файдалырак, диләр. Селен ризык аша керә. Олылар өчен көненә селен нормасы (19 яшьтән) 57-73 мг. Бу ихтыяҗны 100 грамм үрдәк яки күркә бавыры, кальмар, көрпә канәгатьләндерә ала.

Ул бик күп күләмдә чикләвектә (әстерхан һәм фисташка), тәва кошы йомыркасы, фасоль, ясмык, кукуруз, борчак, брокколи, карабодай, солы, дөге, көнбагыш орлыклары, соя, кокос, диңгез балыкларында очрый.

ЗУР АФӘТ ТҮРГӘ УЗА…

Хәзер вирус авылларны егып сала башлады. Язгы пандемия чорында авылда тыныч иде әле, шәһәрнекеләр шунда кайтып яшеренде. Менә авыл да вируслы. Ә авыл табиб ярдәменә тагын да саранрак. Больницалар оптимизацияләнеп бетте бит. Акча экономияләдек. Әҗерен күрәбез «уптымизация»нең. Шулай булгач, суга батучының суга батуы үз эше, дигәндәй, үзебезне үзебез сакламасак бәладән котыла алмабыз. Статистика ялганлый кебек, чынбарлык күпкә катлаулырак тоела. Язын үлүчеләр генә түгел, авыручылар турында да анда-санда гына ишетелә иде. Хәзер минем танышларым арасында да авыручылар гына түгел, үлүчеләр дә бихисап. Барын да таҗлы вирустан дәвалыйлар, ә бүтән диагноз куела. Әнә ДәүДума спикеры Вячеслав Володин Владимир Путинга хисап тотты: больницада хәзер коронавирустан 38 депутат дәвалана. Думада авыручыларның саны 91гә җиткән. ДәүДуманың бер депутаты реанимациядә, берсе – 67 яшьлек КПРФ вәкиле Ваха Агаев вирустан үлгән, дип хәбәр итә ТАСС.

Инде процентлар чыгарып карыйк: ДәүДумада 450 депутат бар. Шуның 91е ковидлы, димәк, 22 проценты чир йоктырган. Болар бит маршрут автобусларына тыгылып йөрми, махсус медицина күзәтүе астында яшиләр, җитеш тормышлы кешеләр. Ә Русия күләмендә таҗлы вирус эләктергәннәр 1 процент чамасы дип кенә күрсәтелә. Ышандырамы сезне бу процент? Мине юк. Депутатларга караганда, гади халык чыдамрак микәнни?! Юктыр. Табибларның эшен катлауландырмас өчен, гади симптомнар булмаганда табибларны бимазаламаска чакыралар, шул ук вакытта табибка күренергә дип торалар. Инде «Ашыгыч ярдәм»гә мөрәҗәгать итсәң дә, алар да өлгерми. Көнендә килеп җитә алсалар ярый да…

Пандемияне бар халык бердәм һәм саклану чараларына җитди караганда гына җиңеп була. Беләсез, медицина хәлләре мөшкел. Табиблар үзләре авырый, клиникаларда эшләргә кеше җитми. Больницалардагы матавыклар турында күп язды «Безнең гәҗит» тә… Шуңа күрә тагын бер кат әйтәм, сакланыйк!

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии