Базарның үз кагыйдәсе: алдыйлар һәм алданалар

Базарның үз кагыйдәсе: алдыйлар һәм алданалар

– Сеңлем, карбыз кирәкме?
– Сеңлем, менә кавынны кабып кара әле, телеңне йотарсың.
– Кара әле бу бәрәңгегә. Йодрык кадәрле! Әйдә бер чиләк үлчәп бирәм. Бәясе дә очсыз.
Шулкадәр мактауга кирәк булмаса да, берәр карбыз белән кавын күтәреп кайтып китүең бик ихтимал. Ә бит мондагы байлыкка исең-хушың китәрлек. Карбыз, кавын дисеңме, кәбестә, кишер, чөгендерме, бәрәңгеме – барысы бар. Казанның Яңа Савин районында урнашкан күпләп-ваклап сату базары бу. Адоратский урамындагы әлеге базарга йөрүчеләр яхшы белә: мондагы продуктлар чагыштырмача арзан. Монда күбесенчә район кибетчеләре товар алырга килә. Иртә белән карбыз-кавыннар белән тулган йөк машиналары кичкә кадәр яртылаш бушарга өлгерә. Тәкъдим итүче булгач, сатып алучы да бар.
Башка базарларда карбызның бер килограммын 40ар сумнан саталар. Ә монда ул – 25 сум. Бераз сатулашсаң, 20 сумга кадәр төшерәләр. Өстәвенә, түгәрәк карбызны каршыңда ярып, бер телеменнән авыз да иттерәләр әле.
– Үзбәкстаннан алып кайтабыз. Үзем дә шул яктан. Монда инде икенче елымны эшлим. Сату бара, – дип уртаклашты җиләк-җимешләр сатучы. Ул үзен Җәүдәт дип таныштырды. – Сездә арзан, дип киләләр. Кибетләрдә карбызны 45әр сумнан саталар икән. Җылысы булды, тәрбиясе керде, пешкән, өлгергән җимешләрне шул бәягә күтәреп сатмыйлар инде, дибез без.
– Шулай арзанга сатып, акча керәме соң? – дим моңа, бераз тел төбен тартасы килеп.
– Нишләп булмасын. Дүрт көн дигәндә менә шушы йөкне шушында сатып калдырабыз без, – ди Җәүдәт зур машинасының арбасына ишарәләп.
Ә биредә Җәүдәт кебекләр күп. Колхоз базарында күбрәк татар, рус әби-бабалары сату итсә, биредә барысы да диярлек – чит ил вәкилләре. Телләре телләренә йокмый, товарларын сатканчы тырышалар үзләре.
– Менә бу сливаны кичә генә агачтан өзеп, сезнең өчен генә дип, тартмаларга тутырдылар. Шул хезмәтне буш итмәгез, сатып алыгыз инде. Әйдә, авыз итеп кара. Бер дигәнче, бер чиләк сливаны ашап бетерәчәксең, – дип, товарларын мактыйлар. 
Тәмгә ярамаслык түгел үзләре. Халык күбесенчә компот яки кайнатмага дип, күпләп сатып ала җиләк-җимешне. Ә бәяләре артык тешләми. Помидорларның килограммы – 20, борычныкы – 80-150 сум, сарымсакны – 80нән, суганны 25 сумнан бирәләр. Кәбестәне 15 сумнан саткан кибетчеләр дә очрый. Әйткәнемчә, әле сатулаша белсәң, бу бәяне тагын да төшерергә мөмкин. 
Әлеге бәяләргә ышанмаучылар да бар. Безнең халыкта шундый ышаныч яши бит: бәя арзан икән, димәк, товары начар. Шуңа күрә базардагы 20 сумлык помидорга түгел, кибет киштәсендәге 65 сумлыгына кызыга ул.
– Җәй көннәрендә борчыласы юк: сатып алучылар шактый. Районнардан киләләр, күпләп сатып алып кайтып китәләр, – дип уртаклашты тагын бер сатучы. – Күбесенчә иртәнге якта, иртәнге 4.00 сәгатьтә киләләр. Кибетләр гадәттә 8-9да ачыла. Шул вакытка кадәр үз кибетләренә алып кайтып урнаштыралар, күрәсең.
– Ә нигә биредә бәяләр чагыштырмача түбән? 
– Җәй болай да уңдырышлы чак. Һәркемнең бакчасында, күп булмаса да, кыяр-помидоры үсә. Аларга зур бәя куеп, сатып алучылар күбәер дип өметләнеп булмый. 
Шунысы да игътибарга лаек: күп кенә продуктларга бәя куелмаган. Аларны фәкать сатучыдан гына сорап белеп була. Күршесенең: «50 сум», – дип кычкырганын ишеткәч, икенчесе: «Миндә 45 сум», – дип, сине үз чатыры янына дәшә. Бу бәяләрнең уйнавы хакында сөйли торган факт. Сатып алучылар фикеренчә, мондагы бәя гел уйный. Бүген түбән булса, иртәгә күтәрелергә мөмкин. Сатучылар арасында алдау очраклары да булгалый. Алданучылар да җитәрлек. 
Менә шулай алдап һәм алданып сату итәләр. Хәер, шунсыз булмый да. Әйткәнемчә, базарда сатучыларның күбесе – чит ил вәкилләре. Белгәнегезчә, доллар, рубльне изеп-таптап, югарыга омтылды. Нәтиҗәдә, рубль түбән тәгәрәде. Ә биредә эшләүчеләрнең гаиләләре чит илдә яши. Монда эшләгән сумны алар долларга алыштырып җибәрә. Мондый арзан бәягә сату итеп, аларга гаилә алып бару отышлы булмас. Шуңа күрә бәяләрнең кискен артуын көт тә тор! 
 

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии