Ипине мин үзем пешерәм

Ипине мин үзем пешерәм

Без ипине плитәдә үзебез пешерәбез. Газ яки электр плитәсендә дә бик тәмле булып пешә. Күп очракта үзем изәм. Хатынның вакыты булмаса, басып пешереп тә куям.

Дүрт ипи өчен ике аш кашыгы тоз, ярты бал кашыгы чи чүпрә кирәк. Элегрәк пешкән ипи камырыннан бәләкәй банкага ачы камыр алып куям. Ул суыткычта әзрәк кабарып, үз вакытын көтеп тора.

1,5 литр суны әзрәк җылытып, башта тозны, чүпрәне болгатып бетерәм. Аннан ачы камырны салып болгатасың. Махсус ипи өчен булган онны кирәгенчә салып, кашык белән болгатып бетерәсең. Билгеле, матур уйлар гына уйларга кирәк инде. Бик туклыклы була.

Ипине күп ашамагыз, имеш, симертә дип аңлаталар. Үзләренең товарларын сату өчен әйтәләр моны. Бер дә симергәнем юк әле. Тамагың туймагач, башка әйбер алып ашыйсың да ашыйсың. Сату бара. Әмма кибет продуктлары белән барыбер 1-2 сәгатьтән соң ашыйсы килә, чөнки аларда организмга кирәкле файдалы матдәләр бик аз була. Ипине пешереп ашагыз, файдасын күрегез.

Рафаэль ЗАРИПОВ,

Мөслим, районы, Тегермәнлек авылы

РЕДАКЦИЯДӘН: укучыбызның язмасы олпат язучы Мөхәммәт Мәһдиевның «Бәхилләшү» повестын искә төшерде. Анда авылда ипи пешерү күренеше шул кадәр матур итеп тасвирлана, әйтерсең кино карыйсың, бар да күз алдына килә, бала чакта әниләребез пешергән ипи исе кытыклап борыннарыбызга килеп керә. Тик бу үткәндә. Бу күренешне бүгенге яшь буын безнең кебек күз алдына китерә алмый. Ул әниләр пешергән ипинең исе... авылның бер очында берәүләр ипи салган булса, аны инде авылның икенче очында да сулап туя алмыйсың. Бүген ипи пешерү комбинатлары яныннан үткәндә дә андый исне тоймыйсың. Хәзер ике көннән искерә, әле күгәреп тә чыгарга мөмкин булган кибет ипиен ашыйбыз. Ләкин бүген онытылып барган ипи салу дигән гамәлне искә алучылар, иренмичә, тәмле дә, файдалы да ипи пешерүчеләр бар. Минем үземнең дә танышларым арасында андый иренмәс җаннар шактый. Бу нисбәттән, тәмле арыш ипие пешерү буенча минем дә тәҗрибәм юк түгел. Әйдәгез, файдалы ризыклар әзерләү, аерым алганда ипи салу тәҗрибәләребез белән дә уртаклашыйк әле. Хәзер кибетләрдә нинди генә оннар юк, сатып аласың да, файдалы да, тәмле дә ипи пешерәсең. Аеруча арыш ипие мөһим. Рафаэль әфәнденең хаты, кемдә ничектер, миндә әнә шундый хисләр уятты. Рәхмәт яусын!

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии