Карлыган түгел, кырлыган

Карлыган түгел, кырлыган

Искәртәбез: җәй – табигать бүләк итүче дәваларны кулланып, алардан кышкы салкыннарга запас әзерләп кую өчен иң бәрәкәтле чор. Ләкин бездә җәй гомере кыска. Шуның өчен форсатны кулдан ычкындырмагыз. Бу нисбәттән безнең дә киңәшләребез ярдәм итми калмас.

Узган ел «Безнең гәҗит»тә кырлыган (иван-чай) үләне турында язма чыккан иде. Шуны таба алмыйм, кемгәдер бирдем ахыры. Кайчан җыясы, ничек әзерлисе икән? Хәзер вакыты җиткәнен беләм. Бик файдалы үлән, диләр. Кан басымына да файдасы бар. Шуны кабат чыгара алмассызмы?

Узган атнада редакциябезгә Мамадыш ягыннан бер укучыбыз (гафу үтенәм, исемен язып алып калмаганмын) шалтыратып, шундый гозерен җиткерде. Кызганычка каршы «Безнең гәҗит»нең узган елгы бар санын да актарып чыктык, әмма андый язма тапмадык. Баксаң, редакциябезнең «Шифалы гәҗит» газетасында кыска гына язма чыккан булган икән. Бүген шул язманы тулыландырып, укучыларыбызга тәкъдим итәргә булдык. Чынлап та, шифа чыганагы икән бу үлән.

Гомумән, безнең гаиләбезнең бер бик якын дуслары инде менә ничә ел кибеттән чәй сатып алмый, ел әйләнәсендә эчәргә үләннәрне үзләре хәзерли. Аларда эчкән чәйнең тәмлелеге… Инде күптән кайнамаган су эчүгә күчкән мин дә, аларда ул чәйне эчеп туя алмыйм. Шул сихәтле чәйне хәстәрләүче дустыбыздан да үз серләре белән уртаклашуын сорарбыз әле. «Безнең гәҗит»тә, тәфсиллерәк киңәшләрен «Шифалы гәҗит»тә тәкъдим итәрбез.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

КЫРЛЫГАН, аны хан үләне дип тә атыйлар(боланут, иван-чай, ягъни кипрей). Биеклеге 60-150 см тирәсе булган, бик еш очрый торган күпьеллык үсемлек. Чәчәк ату чоры: июнь-август. Җыю вакыты – чәчәк ату чорында. Мамык барлыкка килә башлагач җыярга ярамый (бу августка туры килә, быел соңарырга да мөмкин. Шуңа менә шушы көннәр иң кулай). Үләнне коры көнне җыярга кирәк. Иң яхшысы – иртәнге сәгатьләр. Киптерәсе материалны яңгырлы көндә, куе томан вакытында кисәргә киңәш ителми. Ә инде аны торак йортлар, юллардан ерактан җыярга кирәклеген искәртәсе юктыр. Шулай ук урынны агулы химикатлар кулланыла торган иген басуларыннан да ерактан эзләргә кирәк. Аннан соң үләнне кисәр алдыннан тикшерегез, ул авыру, яисә зарарлы бөҗәкләр тарафыннан зарарланмаганмы? Шулай ук бик пычранган, тузанлы сабакларны да, юарбыз әле дип, кисәргә киңәш ителми. Сабакның очыннан уң кулыгыз белән тотып сул кул белән яфракларын аска таба сыпырып төшеп җыю уңайлы. Үләннең җирдән өске өлешен сабагы белән кисеп алганда, аның яфракларында файдалы үзлеге яхшырак саклана, дип санаган белгечләр дә бар.

ӘЗЕРЛӘҮ: дәвалану һәм чәй өчен яфраклары кулланыла. Чынлап та бик зур файда алу өчен кырлыганны каян ничек җыясын белү генә җитми, аны дөрес итеп киптереп саклауга куя да белергә кирәк. Саклык белән сайлап кына җыелган яфракларны тагын бер кат тикшереп, чүпләрдән, бозылган яфраклардан арындырып дуршлагка салып агым суда юабыз. Суын саркыганын көтәбез. Аннан яхшы җилләтелгән һәм күләгәле урында чиста ак кәгазьгә 3–5 см калынлыкта түшәлә (кипкән яфраклар табигый төсен югалтмаска тиеш). Газета, типография буявы сеңгән башка кәгазьләрне кулланмагыз. 24 сәгать дәвамында шиңгәннән соң, болгатабыз. Инде яфраклар кипшерсәләр дә, әлегә корып бетмәгән. Ул бөтенләй кибеп, уалыр хәлгә җитәргә тиеш түгел. Юкса, дәвалаучы файдалы эчемлек әзерләргә мөмкин булмаячак. Җиңелчә кипкән яфракларны учыбызда көпшәләр итеп бөтереп төрәбез. Анда аз гына сок чыгып, ул каралып китә.

Аннан соң мөһим этап – ферментация үткәрелергә тиеш. Көпшәчекләр булып бөтерелгән яфракларны киң авызлы пыяла, ул булмаса эмале купмаган чиста кәстрүлгә 5 см калынлыктан арттырмый тутырып, өстенә яхшылап юешләтелгән тукыма белән каплыйбыз. Савытны җылы урынга (иң яхшысы 25 градус) урнаштырып 8–12 сәгатькә калдырабыз. Озаграк торган саен ферментация уңышлырак килеп чыгачак, эчемлек тә хуш ислерәк булачак. Монда температураның түбән булмавы мөһим. Чөнки сыйфат шуңа бәйле. Чималның үлән исенә чәчәк–җиләк-җимеш исе төсмере дә өстәлү ферментациянең дөрес уздырылуы турында сөйли.

Ләкин чималны бу килеш озаклап саклап булмый әле. Аны тагын киптерәсе бар. Ферментацияләнгән чималны ваклап турарга. Калай подноска пергамент кәгазь җәеп ваклап киселгән кисәкләрне 1 см калынлыкта җәябез һәм 100 градуска кадәр җылытылган духовкага тыгабыз. Температураны арттырмый гына, 60 минут киптергәч, температураны 50 градуска төшерәбез дә, духовканың ишеген ачабыз. Тагын тулысынча кибеп беткәнче 15–30 минут тотасы. Кемнең мондый духовкасы юк, чималны кояшта да киптереп була. Тик һәр очракта да даими болгаткалап торырга гына онытмагыз.

БОРЫНГЫЛАР НИ КЫЛАНДЫРГАН?

Кырлыганның файдалы үзлекләрен борынгылар да белгән. Аларның әзерләү ысулы турында, мәшәкатьлерәк булса да, файдалы үзлекләре яхшырак сакланадыр, дип уйлап куйдым.

Чиста, яхшылап юешләтелгән җитен тукымага җыелган яфракларны һәм чәчәкләрне 3 см калынлыкта җәяләр дә, келәм кебек ипләп кенә тыгызлап борып җыялар. Аннан рулонны бау белән ныгыталар. Тукыманы чиста салкынча су белән даими чылатып торалар. Шулай 24 сәгать тоткач, йомшарган чималны ярты сәгать чамасы учка алып уалар. Шул рәвешле үсемлекнең тукыма структурасы бозыла һәм чимал тулысынча дәва согын сеңдерә. Алга таба да әчесен өчен әлеге катнашманы киң савытка салып, капкачын яхшылап ябып җылы урында 36 сәгатькә калдыралар. Аннан тагын да хуш ислерәк булсын өчен ферментацияне 12 сәгать дәвамында салкын базда дәвам иткәннәр, әлбәттә даими болгатып торганнар.

Барлыкка килгән массаны савыттан алып өемгә өеп дымлы чүпрәк белән каплап тагын 6 сәгать җылыда тотканнар. Һәм утын мичендә киптергәннәр.

Ә инде тукымага җәеп кояшта киптерсәң, файдалы үзлекләре тагын да күбрәк саклана. Ләкин бу очракта, аның яныннан китми диярлек, гел болгатып әйләндереп торырга кирәк булачак.

Әзер булган үләнне герметик савытка салып сакларга. Бу максатта ныклап ябыла торган пыяла банка иң яхшысы. Яхшылап әзерләп киптерелгән үләнне 2 ел кулланырга була. Ул ябык савытта озаграк торган саен хуш искә баей, тәмен яхшырта бара.

НИЧЕК ЭЧӘРГӘ?

Инде шулай тырышып ясаган үләннең файдалы үзлеген чәй итеп эчкәндә дә югалтмау мөһим.

Чәйнекне кайнар су белән чайкап алырга. Ярты литрлы савытка 2 чәй кашыгы чимал салырга да, өстенә 150 мл кайнап торган су коеп 5 минут төнәтергә. Аннан чәйнекне тулысынча кайнар су белән тутырып, тагын 10 минут тотасы (чәйне һәм суны үзегезгә ошаган күләмдә үзгәртергә мөмкин). Ә су, иң яхшысы – чишмәнеке, яисә фильтрланган, йә сатып алынган. Чәй итеп ясап чәй кебек эчәсе генә кала. Әзер «заварка»ны 2–3 тапкыр кулланырга була, әмма ул 12 сәгатьтән артмасын.

Игътибар! Бу чәйне эчкәндә аның ярыймы, юкмы икәнен белергә кирәк. Йөкле ханымнарга сак булырга, ә кайберәүләрдә, үзләре дә сизмәгән, яшерен авырулар бардыр. Эчеп карагач, үзегезне тикшерегез. Кәефегез начараюын сизсәгез, эчмәгез. Һәм табибка мөрәҗәгать итегез. Димәк, сездә ниндидер чир баш калкыта.

Бу үләннең ниләрдән дәва була алганын соңрак редакциябез нәшер иткән «Шифалы гәҗит»тә тәфсилләп язарбыз. Ә хәзергә аны җитәрлек күләмдә хәзерләп калыйк.

ШИФАЛЫ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ: кырлыган яфракларын, ялкынсынуга каршы чара буларак, ашказаны җәрәхәтләрендә (язва) гастрит һәм колит авырулары вакытында кулланалар. Составында булган биологик актив матдәләр, витаминнар һәм төрле микроэлементларның күплеге аны күп кенә чирләргә каршы файдалану мөмкинлеген бирә. Тимер, бакыр һәм марганецка бай булуы кан эшкәртү һәм әйләнеше процессын яхшырта, организмның төрле тәэсирләргә каршы торучанлыгын үстерергә ярдәм итә. Песи үләне (валериана) кебек, кырлыган шулай ук тынычландыру үзлегенә дә ия. Кайнатмасын көзән җыеруга каршы да кулланалар.

Комментарии