Кара мәче, чәчелгән тоз, ватылган көзге… Ә йолдызлар ышанамы?

Кара мәче, чәчелгән тоз, ватылган көзге… Ә йолдызлар ышанамы?

Юлым уңмады бүген. Әллә кичә кич идән себергәнгә, әллә кояш баегач, күршемә сөт кертеп биргәнгә. Аннары, юлымны кара мәче кисеп үткән иде… Өстәвенә, кичә өйдән чыккач, ачкычымны онытып, кире кергән идем, көзгегә елмаеп, сәлам бирмичә чыгып киткәнмен – бар гаеп тә шунда гына. Хәер, бу ырым-шырымнарга ышансаң, өеңдә юрганга төренеп кенә утырырга кирәк булыр. Ә татар йолдызлары ырымнарга ышанамы икән? Шул сорауга җавап эзләп, сораштыру уздырырга булдык.

Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА: «БЕЗНЕҢ «ҖЕННӘРДӘН» КУРЫКМЫЙЛАР»

– Ырым-шырымнарга кайвакыт ышанам, кайчакта ышанмаска тырышам. Ләкин бервакыт бик мөһим һәм җаваплы эшкә барырга чыккан идем. Юлымны кара мәче кисеп үтте. Бу очракта күземне йомып, юлны атлап чыгып киттем. Әле дә шулай эшлим. Бу канга сеңгән инде. Алланың рәхмәте, «бүген кара мәче юлымны кискән иде, уңыш елмаймады» дигән әйбернең булганы юк. Аннары, өйдән бер чыгып киткәч, кире кермә, диләр. Ләкин керергә туры килә. Әмма шул вакыт юлым, киресенчә, уңа гына. Бу шулай ук үземдә сыналган.

­– Ырым-шырымнарны балаларыгызны тәрбияләү чарасы буларак кулланасызмы?

– Ырым-шырымнар үзгәреп бетте инде хәзер. Безнең балалар өстәл янында аяк селкеп ашарга ярата. Аларны куркытып, селкетмә аягыңны, хәзер җен килә, дип әйтәм. Кызым аңламый да ул җеннең нәрсә икәнен. Гаиләдә татарча сөйләшсәк тә, җеннең нәрсә икәнен белми. Элеккеге кебек җеннәр турында әкиятләр укымагач, мәктәптә дә андый темаларга сөйләшенмәгәч, җеннән бик курыкмыйлар да. Хәзер яңа ырымнар уйлап табарга кирәктер инде: телефон, интернетка кагылышлы. Балалар һәм замана үзгәргәч, безне куркыткан «җеннәр» белән генә тәрбияләп булмас аларны.

Изображение удалено.НУРЗАДӘ: «МИН МАТУР, ДИП ЧЫГЫП КИТӘМ»

– Мин, гомумән, андый ырым-шырымнарга ышанмыйм. Кара мәче үтеп китсә дә, унөченче җомга көне җитсә дә, кәбисә елы булса да – бернәрсәгә дә игътибар итмим. Өеңнән чыгып киткәч, кире кермә дигән нәрсә бар инде, анысы. Ләкин кире кергән очракта юлым уңа минем. Аннары, көзгегә карап, мин матур, дип елмаеп чыгып китәм, шунысы гына бар, ә калган әйберләргә ышанмыйм. Кечкенә вакытта, бусагага утырма – кечкенә каласың, аягыңны селкетмә – җен килә, дип әйтәләр иде. Ләкин монысы тәрбия аның. Аяк селкетү әдәпсезлек булса, бусагада утыру – тәрбиясезлек.

Изображение удалено.Рафил ҖӘЛӘЛИЕВ: «ИКЕ ГАЕТ АРАСЫНДА ӨЙЛӘНМӘ, ДИЛӘР»

– Ырым-шырымнарга бик ышанмаска тырышам. Барысын да Аллаһы Тәгалә кулына тапшырам. Барасы юлымны кара мәче кисеп үтте дип, хафаланмыйм.

– Икенче елга кәбисә елы. Аны уңышсыз, диләр. Шуңа быел туй мәҗлесләре, никахлар да күп булды…

– Туйлар өлкәсендә 12 ел эшлим инде. Кәбисә елы дүрт ел саен кабатланып тора. Өч ел элек быел кәбисә елы булган икән, туйлар һәм никахлар үткәрүчеләр әз дип уйлаганымны хәтерләмим. Туйлар ел саен була, аларның саны ел саен артып тора. Кәбисә елында гаилә корырга ярамый, май аенда туй итәргә ярамый дигән әйберләр күп, ләкин боларга ышанучылар аз. Ике гает арасында да өйләнешергә ярамый, диләр. Ураза гаетеннән соң Корбан гаете килә, Корбан гаетеннән соң – Ураза гаете. Алар гел кабатланып тора. Ике гает арасында өйләнмичә, кайчан өйләнергә ди? Ялгышмасам, ислам динендә гает көнендә өйләнешергә ярамый дигән нәрсә дә юк. Бары тик, бәйрәм намазларын гына калдырырга ярамый. Һәр гаиләнең уңышы һәм уңышсызлыгы да кешенең фәкать үзеннән тора. Моңа җомга көне дә, Кәбисә елы да сәбәп була алмый.

– Кечкенә вакытта әти-әниегез ырымнар белән куркыта идеме?

– Аягыңны селкеп утырсаң, шайтан яныңа утырыр, дип әйткәннәрен хәтерлим. Бу бала-чагага тәрбия бирү максатыннан эшләнә дип уйлыйм инде мин. Кечкенә балага этика турында фәлсәфә сөйләп булмый бит, ул аны аңламас. Шуңа күрә ниндидер уйдырмалар сөйләгәннәр.

Изображение удалено.Ринат РӘХМАТУЛЛИН: «БАРЫСЫН ДА АЛДАН ТОЕМЛЫЙ БЕЛӘМ»

– Ырымнарга ышанам. Ләкин минем интуиция көчле. Мин алдан ук нәрсә буласын яхшы сизәм дә, тоемлыйм да, күрәм дә. Менә йорттан чыгып киткәч, кире керергә ярамый дигән ырымга ышанам, чөнки үземнең тормышыма бәйле бик күп дәлилләр бар. Кире керсәм, юлым уңмый, берәр начар вакыйгага юлыгам. Юлымны кара мәче кисеп үтсә, шулай ук куркуга калам, чөнки сынап караганым бар. Бу очракта киемдәге төймәне тотам. Өйдә көзге ватылса, гаиләдә гел тавыш чыга. Моны гади туры килү генә дип әйтеп булмый. Ә чокыр, тәлинкә ватылса, моны бәхеткә юрыйм. Унөченче датага туры килгән җомга – гадәти көн. Минем туганым шул көнне өйләнде дә әле. Шуңа күрә монысына ышанмыйм.

– Икенче елга кәбисә елы булачак. Аны да уңышсыз ел, диләр. Моңа карашыгыз нинди?

– Мин үзем кәбисә елында өйләндем. 27 ел торам инде хатын белән. Аллага шөкер, барысы да яхшы. Монысына ышанып бетмим. Кешенең һәм гаиләнең үзеннән торадыр, мөгаен.

Изображение удалено.Ранис ГАББАЗОВ: «КЫШ БАБАЙГА ЫШАНСЫН ИДЕ»

– Мин бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә ышанам. Юлымны кара мәче үтте, унөченче датага туры килгән җомга көне җитте, дип хафаланучыларны аңламыйм. Дөрес, кечкенә вакытта гел аягыңны селкеп утырма, бабай алып китә, дип куркыталар иде. Ул вакытта ышана идек, хәзер колак салмыйбыз, аларның уйдырма булуын аңладык.

– Малаегызны тәрбияләү максатыннан ырым-шырымнар белән «куркытачаксызмы»?

– Әлегә тәгаен әйтә алмыйм. Кыш бабайга ышануын теләр идем. Ул да үзенә күрә бер уйдырма, ырым инде. Шуңа күрә бу геройга ышандырасы иде.

Изображение удалено.Алинә САФИУЛЛИНА: «УЛЫМНЫ КУРКЫТАМ»

– Тилереп ышанам димәс идем. Ләкин өйдән чыккач, кире керергә ярамый, диләр. Кергән очракта көзгегә карап сәлам бирәм һәм елмаеп чыгып китәм. Бу ниндидер ышану да түгел, ләкин боларны эшлим. Кара мәче турында уйланган юк, чөнки юлымны кискәнен хәтерләмим. Бәлки, ул юлдан китмичә, башка юл тапканмындыр, төгәл генә хәтерләмим. Ә унөченче җомга көнен көлке һәм ниндидер кызыклы көн итеп кабул итәм. Гомумән, барлык ырым-шырымга да логик аңлату бар, диләр. Ияккә кулыңны куеп утырсаң, әти-әниең үлә, дип әйтәләр. Медицина күзлегеннән караганда, бала кулын гел иягенә куеп утырса, аның ияге ямьсез булып формалаша, аскы казнасы алга чыга, ди. Дөрес формалашмый, кыскасы. Ә балага «синең иягең ямьсез булачак, тешләрең кәкре булып үсәчәк», дип аңлатып булмый бит. Шуңа күрә бу куркыту буларак эшләнеләдер. Мин улым Нариманны шулай куркытам. Кеше әйберен урларга ярамый дигән су анасы кебегрәк уйдырмалар әйтеп куям.

Изображение удалено.Гүзәл ИДРИСОВА: «АКЧА ТЕМАСЫНА КАГЫЛГАН ЫРЫМНАРГА ЫШАНАМ»

– Акча темасына кагылган ырым-шырымнарга ышанам. Әйтик, сумкаңны идәнгә куйма – акчаң булмый, диләр. Акча янчыгында акча күп булсын өчен анда һәрдаим тәртип булырга тиеш диләр, ягъни акчалар бер рәткә тезелсен, бөтенесе бер якка карап торсын… Башка ышануларым юк. Һәр көн дә Ходай көне, бисмилланы укып башлаган һәрбер эш тә уңышлы була. Әмма кара мәче юлымны киссә, бераз шүрләп куям. Аларга ышанырга ярамый да инде, ләкин кечкенәдән килгән гадәт ул. Кечкенә вакытта гел өстәл янында аягыңны селкетмә, җен килә, диләр иде. Шуңа күрә карават һәм өстәл астыннан гел нәрсәдер килеп чыгар төсле иде. Андый ышануларның кайберләре бүген дә яши.

Изображение удалено.Рөстәм ХӘЗРӘТ ХӘЙРУЛЛИН: «ХӘЗЕРГЕ ЯШЬЛӘР САБЫРСЫЗ»

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин ырым-шырымнарга ышанмаска һәм һәр көнне дә яхшыга юрарга куша.

– Без, мөселманнар өчен, Кәбисә елы дигән аерым ел юк. Ул безгә кагыла торган нәрсә түгел. Ул Милади елына карый, ә Милади елы христиан диненә тартыла. Һәр ел үз саны буенча бара. Мөселманнарга бер катнашы да юк. Ниндидер уйдырмаларга ышанганчы, хәерле еллар булсын дип теләк теләргә кирәк. Әйтик, 13нче датага туры килгән җомганы да начар көн дип саныйлар, аннан куркалар. Без, мөселманнар өчен, җомгадан да хәерле көн юк. Гаилә корыр өчен иң хәерле көн бит җомга көн. Ул бәйрәм дә, ул уңыш та. Имештер, аерылулар кәбисә елында өйләнешкән парларда була. Юк, монда яшьләр гаепне үзләреннән эзләсен иде. Хәзерге яшьләр сабырсыз. Элек ир белән хатынга бер кашык булган, бергә ашаганнар, бергә бүлгәннәр. Кызганыч, хәзер алай түгел. Ырым-шырымнарга ышанмагыз. Барысы да Аллаһы Тәгаләдән тора. Барысы да аның кулында.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА сораштырды

Комментарии