Кечкенә генә сөлек мең авырудан дәва

Кечкенә генә сөлек мең авырудан дәва

Берәр җиребез авырта башласа, тизрәк дару төймәсенә үреләбез. Хәер, авырту гына түгел, әз генә борчылсак та, йоклый алмасак та, дулкынлануны киметү өчен дә дару ашыйбыз. Ә котылу чарасы дип кабул иткән химик препаратлар чынлыкта организмны агулый гына. Моны табиблар үзләре дә таныды инде.

Дару дигәне дә агу булгач, ничек дәваланырга, организмны ничек чистартырга, чирләрдән ничек сакланырга соң? Бу сорауларга җавапны танылган табибә Фәридә Шәкүровадан сорадык. Ул, химик препаратларның организмга начар тәэсир итүен аңлагач, табигый юллар белән дәвалауга күчкән һәм менә инде күп еллар дәвамында сөлек салу белән шөгыльләнә.

Фәридә ханым химик даруларның организмга ничек тәэсир итүен аңлатып күрсәтте:

– Химик дарулар белән дәвалый торгач, 200дән артык ясалма чир килеп чыкты. Аларны дәвалау өчен 400 төрдән артык дару кирәк булды. Менә шушыны аңлаган табиблар сөлек салу юлы белән дәвалауга кереште дә инде. Хәзер күпчелек клиникаларда гирудотерапия белән дәвалыйлар.

Белгечләр исәпләп чыгарган: даруларның тискәре йогынтысы аркасында Америкада ел саен 300 мең кеше үлә икән. Бездә дә бу сан бик зур, төгәл саны әйтелми генә. Без ашый торган ризыклар – чат агу гына. Эчкән суыбыз – агу. Сулаган һава – агу. Әйтик, теш пастасына, тиз әзерләнә торган боткаларга натрий фториды кушыла, ул матдә исә кысыр калуга китерә. Банкалы кукурузлар да шундый ук: аларда да баласызлыкка китерә торган матдәләр бар. Пакетлы попкорннар бавыр, бөерне агулый. Хәтта витамин дип ашый торган яшелчәләр, икмәкләребез дә агулы безнең. Чөнки аларны үстергәндә үк агулап үстерәләр.

Бавыр турында әйтеп китим әле. Бу орган микролаборатория кебек. Ул бик күп функцияләрне башкара: май синтезында булыша, зыянлы әйберләрне утильләштерә. Организмга артык май керсә, бавыр үз функциясен тулысынча үти алмый. Шуннан май гепатозы барлыкка килә. Бүген һәр дүртенче кеше әлеге чирдән интегә. Андый кешеләрнең гәүдә авырлыгы арта, холестерины, шикәре күтәрелә, бавыр күзәнәкләре җимерелә, май белән каплана. Бу исә цирроз китереп чыгара. Анысы яман шешкә әйләнә.

– Фәридә ханым, сез сөлек салып дәвалыйсыз. Гади генә итеп әйткәндә, сөлек – бөҗәк бит инде ул. Шул кечкенә генә бөҗәкләр организмдагы агуларны чыгара аламы?

– Бер сөлекнең селәгәендә 150гә якын биологик актив матдә бар. Сөлек организмда нәрсә артык – шуны ала, нәрсә җитеп бетми – шуны бирә. Шушы кечкенә генә җан ияләре ялкынсынуны бетерә, бактерияләрне эретә, тромбларны чыгара, кан тамырларын чистарта, тукымаларны кислород һәм туклыклы матдәләр белән тәэмин итүне арттыра, тамырларны киңәйтеп, кан басымын төшерә, эчке органнарны чистарта. Кыскасы, сөлек бөтен организмга файда бирә, нерв күзәнәкләрен торгыза.

– Кайчандыр сөлек салган кешеләрегез белән элемтәдә торасызмы? Сөлекнең организмга файдасы турында нәрсә диләр?

– Һәр килгән кеше турында аерым дәфтәргә язып барам: нинди чир белән килгән, күпме дәваланган һәм хәзер хәле ничек. Миңа сөлек салдырырга килгән кешедә, гадәттә, бер бәйләм чир була. Мәсәлән, 32 яшьлек Н. исемле ханым, хроник гаймориттан интегәм, дип килгән иде. Борыны юньләп суламый, юеш һавада чире көчәя, температурасы күтәрелә икән. Шуңа өстәп, үт куыгы авырта, хатын-кыз авырулары да борчый булып чыкты. Сөлек салдырганнан соң хәле җиңеләйде, бит тиресе, чәч, тырнаклары матурайды, иммунитеты күтәрелде. Яз-көз башына кимичә йөри алмый торган булган, хәзер рәхәтләнеп яланбаш йөри, ике ел инде бер дә авырганы юк икән.

60 яшьлек С. исемле абзыйны табиблар операциягә җибәргән булган, чөнки анда простата аденомасы, простатит табылган. Шуңа өстәп, даими рәвештә башы авыртудан, йокысызлыктан интеккән. Операциягә барасы урында минем янга килде, сөлек салдырды ул. Өч курс алды – бернинди операциянең дә кирәге чыкмады, чире бетте. Хәзер инде җиде ел рәхәтләнеп яши, хуҗалык тота.

– Хәзер сөлек салучылар бик күбәйде, бөтенесенә дә ышанырга ярыймы соң?

– Кызганыч ки, сөлек салуга дәвалау итеп түгел, эшмәкәрлек итеп караучылар күбәйде. Алар лицензиясез эшли яки лицензияне «ясап» куя. Мондый «үзешчәннәр», сөлекне белер-белмәс салып, халыкның вакытын да, акчасын да ала. Кайвакыт сәламәтлекләренә дә зыян салалар. Шундый кешеләрнең хатасын төзәтергә туры килгәне бар: сөлекне тиешсез урынга куялар да организмга тискәре тәэсире китә. Шуңа күрә сөлек салдырырга бары тик лицензиясе булган ышанычлы табибларга гына барырга кирәк.

Энә, сөлек, гомеопатия, үләннәр, физиотерапия ярдәмендә дәвалаучы танылган табибә Фәридә Шәкүрова белән элемтәгә керү өчен телефоннар: (843) 279-42-54, (843) 266-01-19, 8-952-036-01-19.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Реклама максатында

Комментарии