«Сез дә ясап карагыз!»

Мин «Безнең гәҗит»не бик яратып укыйм, күптәннән алдырам. Безнең гәҗит – җылы гәҗит ул. Учак кебек, үз янына укучыларын җыеп тора, җылыта, киңәшен дә бирә. Бер генә саны килми калса да, көткән кунагың килми калган кебек. Аны бер хәрефен дә төшереп калдырмыйча укып барам.

Күптән түгел гәҗитебездә бер язма чыккан иде, анда абрикос төшләренең бик файдалы булуы турында язган идегез. Шуннан соң интернеттан абрикосны төше белән бергә берәр ничек кайнатып булмыймы икән, дип, рецептлар карый башладым. Һәм бер кызыклы рецептка тап булдым. Ул үзе җиңел һәм тиз дә ясала икән. Бу вареньены ел әйләнәсе дә ясап була, дип уйлыйм, шуңа күрә, кемгәдер кирәге чыгар, дип, рецепты белән бүлешергә булдым. Бакчамда абрикос үсми, шуңа күрә абрикосларны сатып алдым, аны яхшылап юдым, төшләреннән арындырдым, дүрт кисәккә бүлдем. Һәм бер килога абрикоска 1 килограмм 200 грамм исәбеннән төнгелеккә шикәр комы белән болгатып калдырдым. Ул төн буена үзенең согын бүлеп чыгара, күп итеп чыга согы. Аны болгаттым да, газга утыртып, 15 минут кайнаттым. Аннан соң алып куйдым һәм 2 сәгать суыттым. Шул сәгать эчендә абрикосларның төшләрен ватып, аның эченнән җимешләрен алдым. Икенче тапкыр кайнатканда, тагын 15 минут кайнатасың, төшләрне саласың. Кайнатканда өстендәге күбекләрен җыеп, банкаларга тутырып куйдым. Минем абрикосларым пешкән иде, йомшак иде, әгәр абрикослар катырак булса, аларны берничә тапкыр 15 минут кайнатып, ике сәгать тирәсе суытып, яңадан 15 минут кайнатырга кирәк. Абрикослар каты булса, шушы процессны берничә тапкыр кабатларга кирәк. Гәрәбә төсендә шундый матур абрикос вареньесы барлыкка килде. Шулкадәр тәмле ул, аның төшләре үзләре кабарган була, ашарга бик җиңел һәм тәмле, бөтен гаиләбезгә дә ошады. Абрикос төшләрен күп ашарга ярамый, дип, курыкмагыз, анда төшләре әллә ни кадәр булмый аның, аз була. Ә шушы төшләр кайнатманы файдалы гына түгел, тәмле дә итә икән.

Зилә ШӘЙМИЕВА,

Актаныш районы, Чишмәбаш авылы

Комментарии