«Ярты гомере бакчада үтә аның»

«Ярты гомере бакчада үтә аның»

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр татар халкында. 90 яшен тутырып килүче Гыйззәт абый Исхаков турында язганда бу мәкальне кулланмый калу мөмкин түгел. Үзе бакчачы, үзе спортчы… Аның яшендәгеләр күптән пенсия көтеп, телевизор каршында утырганда, әнә, Гыйззәт абый үз бакчасында эрбет агачы үстереп маташа.

Гыйззәт абый – тыл хезмәтчәне, балачактан ук тормышның ачысына төшенгән кеше. Шул ук вакытта язмыш авырлыкларына каршы тора алган шәхес тә ул. Бүген аның күз карасыдай саклап үстергән 7 газиз баласы һәм яраткан онык, туруннары бар. Алар өчен иң зур үрнәк ул.

– Бабам гомере буе спорт белән шөгыльләнде. Әле өч ел элек тә 10 кат җәяү менеп, 10 кат кире төшә иде, – дип искә алды Гыйззәт абыйның яраткан туруны Алинә. – Бакчага да берничә километр җәяү йөрде ул. Хәзер дә йөрергә тырыша, әмма яшь барыбер үзенекен итә икән.

90 яшен тутырып килүче Гыйззәт абый үзе телефон-мазарның рәтен белмәгәч, барысын да туруны аркылы сөйләттерде. Чаллы шәһәрендә яшәүче әлеге үрнәк бабай үз дигәненә ирешә торганнардан. Шулай булмаса, кызыктан гына башланган эшенең, эрбет агачы үстерүнең, нәтиҗәсен күрмәс иде.

– 5-6 ел элек бабам телевизордан «Татарстанда эрбет агачы үстерергә мөмкин» дигән яңалыкны ишетте, әмма берничә атнадан соң бу фикернең дөрес булмавын дәлилләгәннәр һәм «Татарстанда эрбет агачын үстерү өчен уңай шартлар юк» дигән нәтиҗәгә килгәннәр, – дип дәвам итте сүзен Алинә.

Бер колак очы белән генә шушы яңалыкны ишеткән Гыйззәт абый, киресенчә, эрбет агачын безнең якларда да үстереп булачагына ышанган, шуңа да тәҗрибә үткәреп карарга булган. Эрбет чикләвеге табып, аны тәрәзә төбендәге кечкенә савытларга төртеп чыккан, әмма биш ел нәтиҗәсен күрмәгән.

– Кызык өчен генә тотынды инде ул моңа. Белмим, кайдандыр эрбет чикләвеге табып алып кайтты, – ди көлеп Алинә. – Нарат ылыслары белән бергә шуны тәрәзә төбенә балчыкка утыртып куйды. Шулай бер ел үтте, икенче ел китте, әмма нәтиҗәсе булмады.

Әмма Гыйззәт абый өметен өзми, 5 ел буе су сибеп, балчыкны бераз йомшарткалап тора. Алинә сүзләренчә, биш ел була дигәндә, тәрәзә төбендә яшь үсенте башын төртә. Бик акрын үссә дә, бабайсы аларны күз карасыдай саклый. «Хәзер инде агач үсентеләре бакчага күчерелгән һәм ачык һавада үсүләрен дәвам итә. Аларның озынлыгы 35 сантиметрга җитте. Бабам өчен бу бик зур ачыш булды», – ди Алинә.

Эрбет – бик әкрен үсә торган агач. 4-5 ел эчендә 20-25 сантиметрга кадәр үссә, аннан соңгы елларда үсү процессы бераз тизләшә. Ләкин зур һәм нык агач булып, бары тик 40-50 елдан соң гына формалаша. «Үсентеләр әле кыска булсалар да, тәмле ис бөтен бакчага тарала», – ди Алинә. Гыйззәт абый сүзләренчә, эрбет агачының ботакларын, ылысларын медицина өлкәсендә дә еш кулланалар. Туберкулез белән авыручыларга да эрбет агачының ботак, ылысларын иснәргә киңәш итә ул, чөнки агач һавага «табигать антибиотигы» – фитонцид дигән матдә бүлеп чыгара, ә ул күп кенә авыруларга дәва бирә икән. Бу агачның атмосфера өчен дә зарарсыз булуын билгеләп үтә Гыйззәт абый. Эрбет агачы тирәсендә дөньяда булган хайваннарның 72 төре бернинди куркусыз яши ала, чөнки ул зарарлы матдәләр бүлеп чыгармый, киресенчә, тереклекне чистарта һәм саклый гына. Моннан тыш, эрбет безнең республика территориясендә киң таралган агачлардан түгел. Каен, чыршы, нарат кебек адым саен да үсми. Хәер, күпләр үстерә дә алмый.

Гыйззәт абыйның бакчасында эрбет агачы гына түгел, башка бик күп яшелчәләр дә үсә. Туксанга аяк атласа да, җәй айларын гел бакчада уздыра бабай. Аның бакчасында кыяр, помидор дисеңме, кишер, редис дисеңме, бәрәңге, кура һәм җир җиләге дисеңме – барысы да бар. Хәзер инде бу исемлеккә эрбет агачы да өстәлгән. «Ярты гомере бакчада үтә аның. Аннан башка яши дә алмый инде хәзер», – ди Алинә.

Элек-электән эрбет агачын урман патшасы дип атаганнар һәм хөрмәт белән караганнар. Ырым-шырымнарга ышансак, эрбет агачын утырткан һәм үстергән кеше озын гомерле була, диләр. Димәк, тәҗрибә өчен генә эрбет чикләвегеннән эрбет үсентесен үстерә алган Гыйззәт абый үз җимешенең таза һәм төз агач булып үсеп җитүен дә күрер әле.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии