Суык тию һәм томау төшүнең нәкъ сезоны!

Суык тию һәм томау төшүнең нәкъ сезоны!

Яз җитте, дип куансак та, салкын тиеп авырулар артта калды, дип шатланырга иртәрәк әле. Киресенчә, хәзер салкын тию һәм томау төшүнең нәкъ сезоны.

Бик күпләр томауны чиргә дә санап тормый (югыйсә, ларингиттан алып, пневмониягә кадәр гадәти томаудан башлана бит). Дәвалануны да кирәк дип тапмый. Кул астына килеп кергән яисә рекламада күргән нинди дә булса даруны борынга тамызабыз да, үз эшләребез белән чабабыз (рекламада күрсәткәнчә, нишләп бер минут эчендә томауны бетермәде соң бу дару, дип аптырыйбыз да әле). Ә алар томаудан коткармый, иммунитетны гына какшата.

Томау турында белеп бетермәвебез бик күп борчулар китереп чыгара. «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге оториноларингологы Алсу Сабирова белән сөйләшеп, томау турында иң киң таралган фикерләргә ачыклык керттек.

ТОМАУ ТУРЫНДА КИҢ ТАРАЛГАН УЙДЫРМАЛАР

  1. Аяк туңса – борынга томау төшә.

Суык тию – салкын һава торышыннан түгел, ә вирустан ул. Иммунитет көчле булса, нинди генә салкында йөрсәң дә, томау төшми. Ә иммунитеты көчсез булган организм, әкрен генә җил исеп куйса да, вирус эләктерә. Шуңа күрә иммунитетны ныгытырга – чыныгырга, дөрес итеп тукланырга кирәк.

  1. Төчкермә – миңа да йоктырасың!

Өлешчә бу дөрес: ринит һава-тын юллары аша күчә. Тик салкын тиюне яныңда башка берәүнең төчкерүенә генә дә сылтап калдырырга ярамый. Авыру кешенең шәхси әйберләре – шулай ук инфекция чыганагы. Аларга кагылмаска, авыру кешенең киемен кимәскә тырышыгыз.

  1. Яшькелт төстәге маңка – бактериаль инфекция билгесе.

Алай түгел. Яшькелт төстәге маңка – иммун системасының үз эшен яхшы башкаруын күрсәтә торган билге. Инфекция белән көрәштә лейкоцитлар күбрәк үлә барган саен, борыннан килгән катнашманың да төсе үзгәрә: үтә-күренмәледән – сарыга, соңрак яшькелт төскә.

  1. Томаудан тизрәк котылу өчен, борынны ешрак сеңгерергә кирәк.

Томау булганда, тын алу кыенлаша. Ләкин сулыш алырга маңка түгел, ә борынның лайлалы тышчасы шешү комачаулый. Борынны еш һәм каты итеп сеңгерергә ярамый, алай эшләгәндә, инфекция тирәнгәрәк – борын куышлыгына китәргә мөмкин. Борын тишекләрен сак кына чистартырга кирәк.

  1. Борынны җылытсаң – томаудан тизрәк котыласың.

Чыннан да, томауның башланган гына чорында – борыннан бертуктаусыз үтә-күренмәле сыеклык акканда – борын өстен җылыту томауны «киптерә» төшә: борын эчендәге лайлалы тышчада кан әйләнеше яхшыра, шеше кими. Ләкин борын куышлыгында микроблар үрчи башлаган булса, борынны җылытырга ярамый. Җылыткач, микроблар тагын да үрчи, нәтиҗәдә томау синусит яки гайморитка әйләнергә мөмкин.

Кыскасы, борын эчендә микроблар бармы-юкмы дип күрәзәлек итмәскә, томауга юк-бар итеп кенә карамаска кирәк. Гадәти томаудан башланган чир җитди рәвеш алырга мөмкин. Иң яхшысы – табибка күренү. Дөрес куелган диагноз һәм дөрес билгеләнгән дәвалау чарасы чирне тиз арада дәваларга ярдәм итәчәк. Атналар, айлар буе мышкылдап йөрергә туры килмәячәк.

Изображение удалено.«Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге телефоны:(843) 210-11-06.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Реклама хокукында

Комментарии