Нәрсә ул бил чокыры?

Нәрсә ул бил чокыры?

Кечкенә чакта «муен чокыры» дигән гыйбарәне еш ишетергә туры килә иде. Кайда ничектер, безнең Мөслим якларында өлкәнрәкләр малайларны, кара, синең муен чокырың зур икән, муен чокыры зур булган кеше алдакчы була, дип үртәргә ярата. Азнакай шифаханәсендә эшләп, мануаль терапия белән дәвалаучы Рәүф Якуповтан «бил чокыры» дигән гыйбарә ишеткәч, аптырап калдым. «Бил чокырың беткән бит. Моны дәваларга, чарасын күрергә кирәк», – дип тәшвишләндерде ул мине. «Умыртка сөяген сәламәт килеш ничек сакларга? Әлеге дәвалау ысулы белән кайчан кызыксынып киттегез? Кайчаннан бирле дәвалыйсыз? Остазыгыз кем булды?» – кебек сорауларыбызга ул бик теләп җавап бирде.

– Мин мануаль терапия белән утыз елдан артык шөгыльләнәм. СССР заманында, эштән ял алып, Украинага, Кобеляки шәһәренә киттем. Анда Николай Касьянов шушы ысул белән дәвалый башлаган иде. Аңардан өйрәнеп кайттым. Ул вакытта Сәламәтлек саклау министрлыгының белгечләр исемлегендә мануаль терапевт дигән белгечлек тә юк иде әле. Безне сөяк утыртучылар дип йөртәләр иде. Һөнәриләр телендә хирург инде.

Тора-бара министрлык мануаль терапевт дигән белгечлек кертте. Алар Мәскәүдә дүрт айлык курсларда укырга тиеш иде. Шартына туры китереп, эшли-дәвалый башладым. Без әле биш ел саен Казанда квалификацияне күтәрү курслары узып торабыз.

Бил чокыры нормада булганда кешенең умыртка сөягендә хилафлыклар, ягъни остеохондроз килеп чыкмый. Табигый, умыртка сөяге төп-төз генә түгел, аның уентыклы урыннары, дуга кебек төшләре бар. Табигать кешене шулай яралткан. Шулай булмаган очракта, турыдан-туры төшкән авырлык-йөк, әйтик, зур-авыр капчык күтәрү умыртка сөяген сындырыр гына иде. Муендагы һәм билдәге «чокырлар» техник тел белән әйткәндә амортизация вазыйфасын башкара. Кешенең буена карап, һәркемдә әлеге ике уенты – «чокыр» булырга тиеш. Башка үзенчәлекләре дә бар инде умыртка баганасының. Игътибар иткән булсагыз: биле авыртканда кеше белеп-аңлап та бетермичә кулын билгә куя. Стенага терәлеп торып яки идәнгә ятып авыртуны җиңеләйтә. Билдә булырга тиешле чокырны кире элеккеге халәтенә кайтарырга тырышу бу. Хәзерге заман кешеләренең күбесе шушы физиологик үзенчәлекләрне, уентыкларның юкка чыгу ихтималын уйламый. Чөнки эш урыннарында моңа игътибар итүче, таләп итүче юк. Хәзер күп кеше көн буе диярлек компьютер каршында утыра. Шулай булгач, ничек умыртка баганасына зыян килмәсен?! Көн буе аяк өстендә эшләү дә зыянлы. Әле бит җитмәсә кайбер урыннарда «кәттәрәк» түрәләр утырып торган кешене күрсә, кисәтү ясый. Янәсе клиент хаклы, һәрвакыт басып, елмаеп, хезмәт күрсәтергә әзер булып торырга тиешсең.

«УКЛАУ» КУЕП ЙОКЛАГЫЗ

Менә шушы физиологик үзенчәлекләрне, уентыкларны саклау – остеохондроз ихтималын кисәтү чарасы да инде. Моның өчен финанс ягыннан әллә ни зур көч тә куясы юк. Әйтик, бил чокыры саклансын өчен йоклаган чагында бил турында беләк юанлыгындагы сөлге йомарламы, чүпрәк «уклау» кыстырып яту да җитә. Шулай ук муен тирәсенә дә мендәр сыман чүпрәк «уклау» салып йоклау файдалы. Баш әз генә теге якка авышып торсын. Билгеле, биек мендәрдә йоклау зыянлы. Кеше физиологиясе шулай корылган: йоклаган чагында бөтен сеңерләр, мускуллар тартыла, ә менә умыртка баганасындагы кимерчәкләр ял итә. Кеше төгәл горизонталь ятарга, бил һәм муен турысында «уклау» булырга тиеш. Кибетләрдә анатомик матраслар саталар бит, ул да ярый. Хәзер сатуда төрле-төрле анатомик мендәрләр дә бар. Мендәрне белеп сайларга кирәк. Әйтик, озын буйлы кешенең чокыры зуррак, бәләкәй кешенең кечкенәрәк була. Кайбер кешеләрнең бил, муен чокыры артык зур да булырга мөмкин. Шуңа күрә ниндие туры килде, шундыен алырга ярамый.

Тагын бер үзенчәлек бар: гадәттә умыртка баганасындагы кимерчәкләргә су җитми. Чөнки анда бер кан тамыры да юк. Бөтен җирдә – тиредә, сөяктә, хәтта мускулларда да кан тамырлары бар, ә менә кимерчәкләр мәхрүм калган. Шуңа күрә анда матдәләр алмашы бик акрын бара. Буыннар селкенгәндә, хәрәкәтләнгәндә генә анда матдәләр алмаша. Гел бер урынга гына көчәнеш-авырлык булу, әйтик озак вакыт басып тору зыянлы. Хәрәкәт кирәк. Янә килеп, мондый хилафлыкларны дәвалаганда да, файдасы булсын дисәк, киңәш ителгән даруларны даими, озак эчәргә кирәк. Өч-дүрт, биш-алты ел эчкәндә генә, аларның тәэсирләре кимерчәккә барып җитеп, файдасы булырга мөмкин. Бу даруларның тез буыннарына да, бармак буыннарына да ярдәм итүе ихтимал. Кимерчәкләр ашалмасын, сыгылмалы булсын өчен, аларга су кирәк. Умыртка сөяге сыгылмалы булсын дисәң, кимерчәкләрнең сәламәт булуы кирәк. Кешеләр гадәттә, дару кимерчәкләрнең сыгылмалылыгын кайтара, дигән сүзгә ышана. Үлгән кимерчәк күзәнәге берничек тә терелә алмый инде югыйсә. Нервыларны тергезеп булмаган шикелле, аларны да тергезү мөмкин түгел. Дарулар фәкать кимерчәкләрнең кибүен туктата ала. Шуңа күрә буыннардагы, умыртка баганаларындагы кимерчәкләрне сакларга кирәк. Ашалган кимерчәкне хирургия ярдәмендә алыштырырга гына мөмкин. Дөрес, инде анда кимерчәк тә куеп булмый, шуңа охшаш нәрсә генә урнаштырыла. Бик авыр йөк күтәргәндә яки хәрәкәтсез озак басып торганда кимерчәкләр «ашала». Бер кимерчәк икенчесенә ышкылмасын өчен буында махсус май-сыекча ясала. Менә шул май килми башлагач, кимерчәкләр уалырга керешә. Шулай юкара, сызлый, чир килеп чыга. Буыннарны алыштыру, «пластинкалар» кую – кеше йөри алсын өчен, аптыраганнан гына инде. Сөяккә сөяк ышкыла башласа, башка чара калмый бит. Шундый очракта алыштыруга риза булырга кирәк. Әз генә кимерчәк калган булса да, аны дәваларга, һәрхәлдә, булганын саклап калырга тырышырга кирәк.

НӘРСӘ УЛ УМЫРТКА БҮСЕРЕ?

Умыртка баганасында, буыннар арасында, бөгелә торган төшләрдә тоташтыру вазыйфасын кимерчәк башкара. Умыртка баганасында бүсер чыга, диләр. Бүсер – менә шушы ике умыртка сөяге арасындагы кимерчәкнең кая да булса бүселеп чыгуы ул. Күбрәк ул арткы якка, арка миенә чыга, арка миен кыса башлый. Арка миеннән бигрәк, ул шуннан чыга торган нерв җепселләрен кыса. Бөтен сәбәбе шунда. Бүсер нерв җепселләрен кысмаса, әлләни зыян да китермәс иде. Шушы кысу башлангач, аяклар авырта, сызланулар арта. Бөтен организм умыртка баганасыннан чыга торган нервлар белән әйләндереп алынган бит. Нерв җепселе кайсы әгъзага барса, шул әгъзага зыян килә. Аякка бара икән, аяк йөрми башлый. Эчкә бара икән, эч авырткан кебек була. Кайбер кешеләр, йөрәк авырта, ди. Менә шундый сәбәпләре бар аның.

УМАРТА КОРТЫ БУЛЫШАМЫ?

Халык арасында төрле сүз йөри. Янәсе, умыртка баганасында чыккан бүсерне умарта кортына чактырып дәвалап була. Дөрес сүз түгел ул. Авыртуны бераз баса торган вакытлы чара гына бу. Яңадан авырлык килеп, әлеге нерв кабат кысылганчы гына ярдәм итә. Операция ясамыйча дәвалап булмый аны. Дөрес, хәзер пычак кулланмыйча дәвалый торган бер ысул табылды: плазма кертәбез. Кешенең канын алабыз да ак кан тәнчекләренә, кызылларына, плазмага аерып, шуны бүсер тирәсенә кертәбез. Ул әлеге бүсерне кечерәйтергә ярдәм итә. Нервылар кысылуны бушата. Бүсерне бетерүнең башка ысулын белмим. Билгеле, әлеге дә баягы операция ясау юлы бар инде. Әмма галимнәрнең әйтүенә караганда, статистика буенча, операция ясасаң да, ясамасаң да, кешеләрнең инвалидлыкка чыгу ихтималы бер чама. Шуңа күрә операция ясатырга ашыкмаска кирәк. Чөнки операциядән соң булган катлауланулар, операциягә кергәннәр белән бер чама. Ягъни операция әлләни булышмый. Шуңа күрә мөмкин булганда, килеп терәләмәгәндә пычак кертмичә генә дәвалану юлларын карарга, файдаланырга кирәк.

КАСЬЯНОВ ДӘВАЛАНГАН БИТ

– Касьянов үзен үзе дәвалаган диләр. Бу бер әкият кебек. Сынган җирне үзлегеңнән дәвалау мөмкин түгел. Ул бит үзе табиб кеше. Әйе, үз методикасын барлыкка китергән. Мин укыган елларда Сәламәтлек саклау министрлыгы бу ысулны танырга теләмәде. Бүгенге табиб-галимнәр дә аның ысулына ышанып бетми әле. Гәрчә аның методикасы байтак кешегә ярдәм иткән. Мин дәвалаган кешеләрнең 90 проценты әлеге методиканың файдасын күрә. Урамда, хастаханәдә очратып: «Сез мине фәлән вакытта дәвалаган идегез, менә бит йөрим», – дип рәхмәт әйтүчеләр шактый. Шуңа күрә дәвалаучы табибның нинди методика куллануы мөһим мәсьәлә. Хәер, кемдә генә, кайда гына укыган булса да, һәр табибның үз ысулы, дәвалау үзенчәлекләре бар. Нинди генә методиканы кулланса да, эшчәнлеге барышында һәркем үз юлын, алымнарын булдыра. Тупланган тәҗрибә ниндидер үзгәрешләр кертми калмый. Умыртка баганасының һәр сөяге, һәр нервысы нинди хәлдә булуына карап, тоемлап дәвалыйсың бит.

Безнең эштә иң беренче бурыч шул: табиб умыртка сөякләренең бер-берсенә ничек керешүен, буыннар кузгалмаганмы-юкмы икәнлеген ачыкларга тиеш. Буыннар кузгалу сәбәпле дә нервлар кысыла. Буыннардагы тишекләрнең диаметры бәләкәйләнсә, нерв кысыла, авырту пәйда була. Без буыннарны утыртабыз, кысылган нервларны бушатабыз. Шулай итеп, умыртка баганасының бөтен физиологик вазифалары кире кайта. Умыртка баганасында остеохондроз гына түгел, башка чирләр дә байтак очрый. Безгә гадәттә түзәм-түзәм дип йөреп, бичарага әйләнеп, хәлсез калгач кына киләләр. Йә йөри алмый башлый, йә сызлавы туктамый…

БИЛДӘГЕ АВЫРТУ БЕТМӘСӘ

Әгәр бил сызлавы туктамаса, бил чокыры беткәндер инде, диләр. Хикмәт чокыр булу-булмауда гына түгел. Чокыр-уенты бетү аркасында умыртка сөягенең буыннары арасындагы кимерчәк артка таба бүселеп чыга башлый. Менә шул нәрсә бил турындагы нервларга тәэсир итә. Шуның өчен андагы кимерчәкне кире этәргә, буыннарны үз урынына утыртырга, моның өчен бил астында «уклау» салып йокларга, кимерчәкләргә ял бирергә кирәк. Даими «уклау» кыстырып йокласаң, бил ял итә. Умыртка сөягенә вертикаль нагрузка булмаганда, уңга-сулга борылсаң да, билгә рәхәт.

Кайбер кешеләр, иртән торгач, бил сызлый, ди. Остеохондроз билгеләренә охшамаган бу. Бил төнен ял иткән булырга тиеш. Димәк, башка чир дә булырга мөмкин. Һәркемнең үзенчәлекләре бар, билгеле. Йоклагач, кеше ял итеп, хәл җыеп торырга тиеш, әлбәттә. Димәк, нәрсәседер дөрес түгел. Йә умыртка баганасы урыныннан күчкән, йә нервлары кысылган. Һәркемне үзенчәлегенә карап дәвалыйсың. Әйтик, компьютер каршында утыра торган кешеләр сәгать саен торып, ун минут әйләнеп, хәрәкәтләнеп килергә, физик хәрәкәтләр ясап, киеренкелектән бушанырга тиеш. Кан йөрешен нормальләштерергә кирәк. Кузгалмыйча утырсаң, буыннар ойый башлый. Бер генә халәттә булганда, нервлар кысылу сәбәпле, кан йөреше акрыная.

Рәшит МИНҺАҖЕВ,

Казан шәһәре

Комментарии