Миома кемгә яный?

Миома кемгә яный?

Аналык миомасы – аналыкның мускул тукымасында барлыкка килә һәм тоташтыручы тукыма элементларыннан тора торган куркынычсыз шеш. Белгечләр исәпләвенчә, әлеге чир 35 яшьтән узган хатын-кызларның 35-45 процентына яхшы таныш. Шеш күбесенчә 35-50 яшьтә яный, дип саналса да, соңгы елларда аналык миомасы шактый «яшәрде» һәм хәзер яшь хатын-кызларда да еш күзәтелә.

Кайда урнашуына карап, миоманың мондый төрләрен аерып карыйлар:

– интерстициаль (интрамураль) – шеш аналык тышчасының калын катламында барлыкка килә;

– субмукозлы – шешнең күпчелек өлеше аналык куышлыгына чыгып тора;

– субсерозлы – шеш корсак астында барлыкка килә.

Аналык миомасы барлыкка килүнең сәбәпләре күп төрле. Моңа гормональ тайпылышлар, җенси мөнәсәбәтләрнең даими булмавы, аборт, бала табуның травмалы очраклары, нәселдәнлек, югары кан басымы, симерү, шикәр диабеты, калкансыман биз авырулары, аз хәрәкәтләнү дә сәбәп булырга мөмкин.

Миоманың күзгә ташланып торган билгеләре юк, шуңа күрә аны гинекологка күренгән вакытта гына ачыклыйлар. Шулай да кайбер билгеләрне игътибарга алырга кирәк. Әйтик, күрем озак һәм күп килгәндә, гемоглобин төшә. Нәтиҗәдә, хәлсезлек барлыкка килә, тире катламы агара. Боларның күпчелек очракта миома билгеләре булуын күпләребез белми дә. Эч астындагы һәм билдәге авыруларга шулай ук игътибар итәргә кирәк. Бәвел кудыру һәм ашказаны-эчәклек тракты органнарының эшчәнлеге бозылу шулай ук сагаерга сәбәп була ала.

Аналык миомасы диагностикасы катлаулы түгел. Хәзерге медицинада шешне ачыклау өчен УЗИ, гистероскопия, лапароскопия, компьютерлы һәм магнитлы-резонанслы томография кулланыла. Шештән консерватив, хирургия яки катнаш ысул ярдәмендә котылырга мөмкин. «Казанская клиника»га мөрәҗәгать итсәгез, тәҗрибәле гинекологлар диагностика да үткәрәчәк, шештән дә дәвалаячак.

Казандагы Лушников урамындагы 10нчы йортта урнашкан (Тандем тукталышы) «Казан клиникасында» бар төр узи тикшеренүләрен үтәргә мөмкин. Тел. 5184444.

Изображение удалено.

Реклама хокукында.

Комментарии