«Кредит каникулы»: ипотекаңны төзелеш оешмасы үзе түли

«Кредит каникулы»: ипотекаңны төзелеш оешмасы үзе түли

Балалар да, ата-аналар да көткән вакыйга – җәйге каникул башланды. Хәер, мәктәптә генә түгел ул яллар. Ипотека алырга теләүчеләрнең үз каникулы!

Бу нәрсә дигән сүз? Алты ай дәвамында синең өчен ипотеканы йортыңны төзи торган компания түли – «Кредит каникулы» программасы менә шуннан гыйбарәт. Мондый акциянең моңарчы булганы юк иде әле. Аны беренче булып «Унистрой» төзелеш оешмасы кертте. Сүз уңаеннан: быел торак йортларны кулланылышка тапшыру буенча әлеге компания Русиянең иң яхшы ун төзелеш оешмасы арасына керде.

«Кредит каникулы» программасы болай эшли: ипотека алгач, беренче ай өчен тиешле түләвеңне генә түлисең дә, аннары алты ай буе синең өчен ипотеканы «Унистрой» үзе түләп бара. Бер генә шарты бар: бу программада катнашу өчен, ипотеканың 15 елга алынган булуы кирәк. ИГЪТИБАР: «УНИСТРОЙ» ТӘКЪДИМ ИТКӘН «КРЕДИТ КАНИКУЛЫ» 30НЧЫ ИЮНЬГӘ КАДӘР ГЕНӘ ДӘВАМ ИТӘЧӘК.

Ипотека алырга теләүчеләр банкларның кредитны ничә процент белән тәкъдим итүен күзәтеп бара торгандыр. Күбесендә процентлар 11-12 тирәсендә тирбәлә. Ә «Унистрой» төзелеш оешмасы, банклар белән килешү төзеп, үз клиентлары өчен процентларны түбәнәйтү ягын карый. Мәсәлән, «АбсолютБанк» 8,9 процент белән ипотека тәкъдим итә (ана капиталын беренчел кертем итеп керткән очракта)! Әйтик, «Царево Village» комплексында 8,9 процент белән 1 млн сумлык фатир алсаң, айлык түләү 6778 сум гына була дигән сүз. Шундый ук шартлар белән «Весна» торак комплексында фатир алсаң, ай саен 15318 сум түләп барасы булачак. Ә Европа стилендә төзелгән «ART City» комплексында айлык түләү 19317 сумны тәшкил итәчәк.

Шулай ук беренчел кертемсез генә дә ипотека алырга мөмкин. Мәсәлән, «РоссельхозБанк» 10,25 процент белән 30 елга кадәр ипотека тәкъдим итә. Ана капиталын да беренчел кертем итеп кертергә мөмкин. Бу очракта ВТБ24 – 10,7, «Сбербанк» 10,7 процент белән ипотека бирә.

Ипотека алу вариантыннан баш тартып, башка юлларын эзләүчеләр дә юк түгел. Андыйлар өчен «Унистрой»да «Торак мөмкинлекләре» дип аталган туплам кооперативы бар. Күзең төшкән торакның ярты бәясен син, ә икенче яртысын кооператив түли. Аннан син, ун елга бүлеп, шул сумманы кооперативка кайтарасың гына. Бернинди процентларсыз!

Ипотека яки торак-туплам кооперативы турында тулырак мәгълүматны «Унистрой» төзелеш оешмасы белән эшләүче «МЕРСИН-КОНСАЛТИНГ» ширкәтенә шалтыратып белешергә була. Элемтә өчен телефоннар: (843) 253-15-85, 8-965-588-38-96, 8-965-591-74-30. Оешма шулай ук фатирын сатарга яки яңаны алырга теләүчеләргә дә ярдәм күрсәтә.

Сөмбел СӘЙФИ

Реклама хокукында

Комментарии