«Заказга ризыкны үз гаиләмә пешергән кебек әзерлим»

«Заказга ризыкны үз гаиләмә пешергән кебек әзерлим»

Биектау районында яшәүче Зөлфия апа Идрисованың тәмле камыр ризыкларын биектаулылар гына түгел, якын-тирә район, шәһәр халкы да яратып авыз итә. Яратмаслыкмыни: күпме тырышлык һәм мәхәббәт белән пешерелгән бит алар.

48 яшенә аяк баскан Зөлфия апа алтын куллы пешекчеләрнең берсе. Камыр ризыклары дисеңме, ярымфабрикатлар дисеңме – барысын да әзерли. Иң мөһиме – эшен яратып башкара. «Һәр ризыкны да үз гаиләмә пешергән кебек әзерлим», – ди ул.

– Ашарга пешерергә бик яратам мин, – дип башлады сүзен әңгәмәдәшем. – Кечкенәдән үк аш-су бүлмәсендә кайнашкан әни һәм әби янында булдым. Шуңа күрә 6нчы класста укыганда ук туган апалар: «камыр куеп бир инде», дип еш үтенәләр иде. Балачакта салынган нигез үсә барган саен ныгый гына барды.

Белгечлеге буенча Зөлфия апа кондитер-технолог. Ул элеккеге «Заря» фабрикасында белем алган һәм пешерү серләренә дә шунда төшенгән.

– Бу – минем яшьлектәге хыялым иде, – дип искә ала ул уку елларын. – Аннары Мәскәүдәге «Большевик» фабрикасында да эшләргә туры килде. Көтмәгәндә генә килеп чыкты: мастерлар нәкъ мин укыган группаны Мәскәүгә эшләргә алып китте. Безгә насыйп булган бәхеттер инде. Анда тәмле конфетлар ясау осталыгына, кондитерлыкның нечкәлекләренә төшенеп кайттым.

Моннан тыш, Зөлфия апа «Красный октябрь» фабрикасында да эшләп ала. Аннары Казанның 7нче икмәк пешерү заводында хезмәт куя. Биектауга кайткач, кондитерлык белән ныклап шөгыльләнә башлый һәм әлегә кадәр бу өлкәдә кайный.

– Башта сату-алу өлкәсендә эшләдек. Үз кибетләребезне булдырдык. Инде 23 елга якын сату итәбез. Тик кибетләр күбәйгәч, үземнең элеккеге профессиямә – кондитерлыкка кайтасым килде һәм бу эшкә ныклап тотындым.

Эшнең беренче елларында Зөлфия апа пирогларны өендә, аш-су бүлмәсендә пешерә. Соңрак исә үз цехларын булдыралар. Зөлфия апа пешекче юлыннан китсә дә, сату-алу эшләрен дәвам итә. Элек кибеткә пирогларны заказ белән китертсәләр, хәзер исә Зөлфия апаның үз куллары белән пешерелгән камыр ризыклары аларның кибет киштәсен бизи.

Изображение удалено.– Үзегез генә эшлисезме, әллә булышчыларыгыз да бармы?

– Гаилә белән эшлибез. Ирем белән ике малай һәм бер кыз тәрбияләп үстердек. Олы улым тормышын корды инде. Барыбызга да эш табыла: беребез пирог эчлеге әзерләсә, икенчебез кирәк-яракларны алып кайта. Электән балаларны үзебездән калдырмадык, һәрчак безнең белән йөрделәр, эш күреп үстеләр. Шуңа күрә хәзер бергәләп эшлибез. Дөрес, заказлар күп булганда кыенгарак туры килә. Шуңа күрә 5 кызны эшкә алырга йөрибез. 2 кыз ярымфабрикатлар әзерләргә булышса, 3сен пекарняга урнаштырыр идек.

– Заказлар күпме?

– Аллага шөкер, заказлар күп һәм көннән-көн арта. Рамазан ае булгач, ифтарга авыз ачарга төрледән-төрле камыр ризыклары сорыйлар. Күбрәк бәлеш һәм өчпочмаклар пешерергә туры килә.

– Көнгә ничә төрле камыр ризыгы пешерәсез?

– Көнгә 10-12 төрле камыр ризыгы пешерелә. Өчпомак һәм төрле пироглардан кала 15 төрле бәлеш тә пешерәбез әле.

– Камыр ризыклары пешерү – җиңел хезмәт түгел. Күпме вакыт кирәк?

– Көнем-төнем эш белән үтә дисәм дә ялган булмас. Иртәнге сәгать 4тә камыр куеп, пирог пешерә башлыйм. Кичкә кадәр шунда кайнашам. Пирогларны җылы, бәлешләрне кайнар килеш бирергә тырышабыз. Кайвакытта өлгереп тә булмый. 10-20шәр төрле камыр ризыгы әзерләргә туры килгән вакытлар да була. Аңа да карамастан, бик сирәк очракта гына кичкә бер-ике пирог иясез кала. Бу вакытта ярты бәясеннән сатып җибәрәбез.

Изображение удалено.Камыр уңмаган очраклар булгалыймы?

– Төрле вакыт була. Кайчак пирогның төбе көеп китәргә мөмкин. Мондый чакта «Һай, бу кеше бигрәк кире икән», дип уйлап куям. Шулай заказ бирүчегә сылтап калдырам да, яңадан пешерәм, – ди Зөлфия апа көлеп. – Һәр эшемне дә «бисмилла»дан башлыйм. Пирогны мичкә тыкканда да «әйбәт кенә пешә күрсен» дигән теләк телим.

– Бәлеш һәм өчпочмакларны күп пешерәбез, дисез. Аның эчлеге өчен ит тә күп кирәк бит. Аны сатып аласызмы?

– Үрдәк-казларны үзебез үстерәбез. Алар беткәч, итне агропарктан алырга тырышам. Бәлеш ат ите белән тәмле, шуңа күрә ат ите алгалыйм. Агропаркта кирәкле кәгазьләр, сертификатлар – барысы да бар. Бәясе кыйммәтрәк булса да, ышанычы зур. Күпләр хәзер хәләл ризык сорый. Гөбәдиягә куша торган кортның да хәләл булуы мөһим дип, аны да тикшерәләр. Шуңа күрә барлык сертификатлары да тәртиптә. Йомырканы да сатып алганым юк, үзебездә 36 тавык бар.

Зөлфия апа социаль челтәрләрне дә актив куллана. Аның инстаграм аккаунтында 7 меңгә якын язылучы бар. Ул анда тәмле рецептлары белән бүлешә, төрле бәйгеләр дә оештыра. «Аны тулысынча олы улым җитәкли. «Әни, әйдә, видео төшерик. Әни, әйдә фото төшерәм», дип сыйфатлы фотолар һәм видеолар урнаштыра. Үзем көнгә бер күз төшереп алгалыйм», – ди Зөлфия апа.

Аш-су остасының сатуга тәкъдим итә торган ризыклар исемлеге бай. Анда 15 төрле бәлеш тә, 15 төрле пирог та, гөбәдия, чәк-чәк, бавырсак, кош теле дә, ярымфабрикатларны да табарга мөмкин. Бәяләре дә тешләми: пирогларны 220, 1 килограмм чәк-чәкне 500, бәлешне 800 сумнан сата ул.

– Әзерне беркемгә дә китереп бирмиләр. Өйләнешкәндә акча күп иде дип мактана алмыйм, – ди Зөлфия апа. – Тырышлыгың һәм теләгең булса, барысына да ирешергә мөмкин. Замана авыр дип уфтанганнарны да аңламыйм. Авыр түгел – сәламәтлегең булганда барысы да була.

Зөлфия ападан тәмле пирог рецепты: башта 0,5 литр сөт, 0,8-1 килограмм он, 200 грамм сыер мае, 2 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комының барысын бергә яхшылап болгатам. Аннары 50 грамм «люкс» чүпрәсе салып, камыр басам. Аннары җылы урынга куям һәм эчлеген әзерлим. Эчлегенә төшсез кара җимеш, әстерхан чикләвеге, тәменчә шикәр комы һәм куертылган сөт салам. Бу камырдан 4-5 пирог чыга.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии