«Бер як үпкәм – 80, икенчесе 90 процент зарарланган иде»

«Бер як үпкәм – 80, икенчесе 90 процент зарарланган иде»

Чаллыда яшәүче лаеклы ялдагы табиб Галимҗан абый Зариповны газета укучыларыбыз яхшы белә. Коронавирус афәте турында төпләп сөйләгән әлеге табиб үзе үк шушы чир белән авырып, реанимациягә эләккәч, газета укучыларыбыз арасында аның хәлләрен сорап шалтыратучылар да күбәйде. Галимҗан абый белән сөйләшеп, аның хәлләрен белештек. Баксаң, ул әле дә больницада икән.

– Палатада бер үзем ятам, ишекнең теге ягына чыгарга да, башкалар белән аралашырга да, күрешергә дә ярамый. Ярый әле телефон бар, – дип көлеп сүзен башлады ул. – Бүген коронавирус белән авырый башлаганыма 52 көн була инде. Узган елның 20нче ноябрендә авырып, Чаллы шәһәренең инфекцион больницасына эләккән идем. 2нче декабрьдә «Ашыгыч медицина ярдәме больницасына» реанимациягә күчерделәр. Хәлем бик авыр иде. СОVID-19 һәм авыр дәрәҗәдәге үпкә ялкынсынуы диагнозы куйдылар. Бер як үпкәм – 80, икенчесе 90 процент зарарланган иде. Күптән түгел тикшеренү үткәч, 70 процентка кадәр төшкән диделәр. 23нче ноябрьдән бирле кислородта, кислород битлеге кулланам. Башта аннан башка булмый иде, хәзер ярты сәгать кислород сулыйм да, ярты сәгать үзем сулыш алам. Бер атнага өйгә дә чыгып кердем хәтта. Ләкин менә узган атнаның чәршәмбесендә яңадан салдылар. Анализлар биреп, тагын бер кат тикшеренергә, үпкәне төшерергә кирәк, диделәр. Әлеге вакытта реабилитация үтәм.

– Хәзер үзегезне ничек хис итәсез? Авырткан җирләрегез юкмы?

– Аллаһка шөкер, зарланмыйм. Куллар, аяклар йөри, баш эшли, үз акылымда. Яхшыга өметләнәбез инде. Табиблар өч-дүрт ай эчендә тулысынча кислородтан арынып йөгереп китәрсең, диләр. Бер-ике ай больницада булырсыз инде дип тә өстәп куялар. Катлаулы очрак шул: үпкәнең берсе 10, берсе 20 процент кына эшли бит. Авырткан әгъзаларга килгәндә, күкрәк өслеге борчып тора, сулыш алырга кыенрак. Баскычлардан менгәндә хәл бетә. Барысы да яхшы үзе. Көнгә берничә тапкыр сулыш күнегүләре дә, аяк-кулларга да төрле күнегүләр ясыйбыз әле.

– Күпләрне борчыган сорау: сезне ничек дәвалыйлар? Дарулар бирәләрме?

– Төп коткаручы – дару инде. Аны гел бирәләр. Канны сыеклата торган даруларны кемгәдер таблетка, икенчеләргә укол итеп бирәләр. «Преднизолон» дигән, шул дарулар ашказаны эшчәнлеген бозмасын өчен тагын әллә ничә төрле дару кулланам.

– Коронавирус белән авыру кыйммәткә төшәме? Ул даруларны үзегез сатып аласызмы?

– Аллаһка шөкер, бернинди даруны да сатып аласы түгел, үзләре бирәләр.

– 2021нче ел килү белән вирус югалыр төсле иде. Хәер, бөтендөнья халкы да шуны көткәндер. Ә чир юкка чыкмады. Ә шулай да больницада авыручылар күпме? Палаталар тулымы икән?

– Чир китмәде, тиз генә китәргә дә җыенмый әле. Авыручылар бар, больницада ятучылар да юк түгел. Әйткәнемчә, мин күрше бүлмәдә кем ятканын да, анда кем икәнен дә белмим һәм белә дә алмыйм. Үз бүлмәмнең ишеген ачканым да юк. Авыру бетмәгән кебек, авыручылар саны да кискен кимемәгәндер шул.

– Сер түгел: әле дә бу вируска ышанмаучылар бар. Ә менә сез бу чир белән авырган кеше буларак күңелегездә ниндидер курку хисе юкмы?

– Элегрәк курку хисе бар иде. Телевизор кабызсаң да, радионы кушсаң да, бөтен җирдә коронавирус турында сөйләделәр. Күпме кеше үлгәнен күреп тә, белеп тә тордык. Күпме дуслар, якыннар шул авырудан үлеп китте. Билгесезлек тә куркыта иде. Хәзер инде Аллаһка шөкер андый курку хисе юк, хәл яхшыга таба бара дип өметләнәбез. Үзебез өчен түгел, якыннарны югалтудан курку хисе бар.

– Коронавирус әле кагылып үтмәгән кешеләр бар. Аларга нинди киңәшләрегезне бирер идегез? Үзеңне ничек сакларга?

– Коронавирустан үлүчеләр арасында 90 процентны өлкән буын тәшкил итә. Мин дә 70не уздым. Менә иң беренче киңәшем шул: 65 яшьне узганнар авыруны бик авыр кичерә, шуңа күрә 60тан узганнар тулы изоляциядә булсын, беркем белән дә сөйләшмәсен, күрешмәсен. Бигрәк тә балалар, оныклар белән. Яшьләрдә авыру җиңел формада үтә, кайберләрендә сизелми дә. Берни булмагандай әби-бабайларына кунакка кайталар да, зур бүләк – авыру калдырып китәләр. Өлкән яшьтәгеләр тулы изоляциядә булсын. Оныклары килгән очракта да, битлек кисеннәр, ике метрлы социаль дистанцияне сакларга онытмасыннар. Яшьләргә кеше күп булган урыннарда йөрмәскә, кимрәк аралашырга киңәш итәр идем. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, эчмәскә, тартмаска, саф һавада күбрәк йөрергә, диета сакларга кирәк. Бөтен саклык чараларын үтәсәм дә, авыру миңа тиде, миңа килмәс әле дип әйтә торган түгел.

– Бер тапкыр коронавирус белән авыргач, икенче кат авырмыйм дип йөрергә ярыймы?

– Юк, бу бер дә дөрес фикер түгел. Больницада эшләүче шәфкать туташларының барысы да диярлек короновирус белән авырып чыккан. Больницадан өенә алып кайтып, гаилә әгъзаларына да йоктырган. Әле алар тиешенчә киенеп, битлек-перчаткадан, костюмнан йөриләр. Барыбер йога ул. Бу чир белән яңадан авырып киткәннәр дә күп. Хәзер коронавирусның яңа штаммнары да чыгып тора. Инглиз, япон һәм башка штаммнар туды, алар да безгә килеп җитмәс дип әйтеп булмый. Саклануны дәвам итәргә кирәк. Һәркем үз сәламәтлеге өчен үзе җаваплы. Сакланганны Хак Тәгалә дә саклыйм дигән, шуны онытмасак иде. Менә миндә бик көчле антитәнчекләр бар, ләкин ул, күп дигәндә, өч-дүрт айга гына җитә. Шул вакыттан соң шул ук штамм белән янә авырып китәргә мөмкин. Гомер буе сакланып яшәргә генә кала. Организмың никадәр генә көчле булса да, бу авыру аны да егып салырга сәләтле.

– Коронавирус дигән афәт бетәрме икән ул?

– Бетмәс инде ул… Яңалары да чыгып тора. Болай дип әйтим: ким дигәндә, өч-дүрт ел булачак әле ул. Ялгышмасам, әйткәнем дә бар иде: соңгы елларда халык антибиотикны күп кулланды, һәм организмындагы файдалы бактерияләрне бетерде. Шуңа күрә хәзер кешенең организмы чирләргә тиз бирешә. Яз көне бу чир янә артачак әле ул. Саклану чараларын күрергә кирәклеген гел исебезгә төшереп торыйк, үзебезне һәм якын-тирәбездәгеләрне саклыйк. Бу – Аллаһ Тәгаләдән бер кисәтү. Дөньяда хуҗаның кем икәнен онытмагыз, дигән сүз. Бер-беребезне хөрмәт итәргә, тормышның кадерен белергә өйрәтә торган чир. Авырган кешеләргә тизрәк терелүләрен телим. Иң мөһиме: күңел төшенкелегенә бирелмәскә, оптимист булырга киңәш итәм. Шул вакытта бөтен авыруны да җиңеп чыгу мөмкин булачак.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии