Сколиоз йөрәккә дә бәрә

Сколиоз йөрәккә дә бәрә

Медицина тикшеренүләре күрсәткәнчә, бүген мәктәп балаларына иң еш куела торган диагноз – умыртка баганасы кәкрәю, ягъни сколиоз. Бу диагноз әйләнә-тирәбездә шул хәтле күбәйде ки, хәзер аны авыру дип тә кабул итмибез, дәваларга да тырышмыйбыз. Югыйсә, сколиоз азса, тагын да җитдирәк чиргә әйләнергә мөмкин бит.

Балаларыгызга игътибар итегез әле. Бала башын туры тотса, аркасы да туры булса, ә эче тартылыбрак торса, ике җилкәсе дә бер биеклектә һәм аз гына артка киткән, ә күкрәге бераз алга чыгып торган булса, димәк, бу баланың умыртка баганасы туры. Ә башы аска иелгән, җилкәләре алга төшеп торган (аларның берсе икенчесеннән биегрәк тә булырга мөмкин), корсагы кабарган, күкрәге яссы яки эчкә бөгелгән, аркасы бөкре баланың умыртка баганасы кәкрәйгән була. Төгәл диагнозны табиб куярга тиеш, әлбәттә. Ләкин үзегез дә сынап карый аласыз. Күнегелгән позада арканы стенага терәп басыгыз. Әгәр стена калак сөякләренә, арт санга, үкчәләргә тисә, умыртка дөрес була. Башка очракларда гәүдә тотышы тиешенчә түгел дигән сүз. Димәк, озакка сузмыйча, аны төзәтә башларга кирәк.

Сколиозның беренче билгеләре күренүгә неврологка мөрәҗәгать итсәң, чирне башлангыч чорында ук туктатырга була. Табиб, умырткалыкның ни дәрәҗәдә кәкрәйгән булуына карап, йә массаж билгели, йә йөзүгә йөрергә киңәш итә, йә дәвалау физкультурасы яза.

Ә инде сколиозның беренче билгеләренә игътибар итми йөрсәң, чирне азындырасың. Күпчелек очракта умыртка баганасы кәкрәю остеохондроз, диск бүсере, кабырга-ара невралгия кебек җитди чирләргә китерә. Арка даими рәвештә авырта башлый, бөтен организмда хәлсезлек барлыкка килә. Умыртка аркасында йөрәк, үпкә, ашказаны һәм башка эчке органнарның да эшчәнлеге бозыла. Өстәвенә, гәүдәнең тышкы кыяфәте дә үзгәрә. Бөкре белән йөрү кемгә генә ошар икән?

«Основа здоровья» – умырткалык белән бәйле авыруларны дәвалауда махсуслашкан клиника. Монда сколиозны һәм умыртка кәкрәюнең башка формаларын төрле алымнар кулланып дәвалыйлар. Мәсәлән, физиотерапия, остеопатия, кинезитерапия (дәвалау физкультурасының бер төре), энә терапиясе, сөлек салу, озон терапиясе, шулай ук капельница һәм уколлар. 10 елдан алып, 40 елга кадәр эш стажы булган табиблар, медицина фәннәре кандидатлары һәм докторлары эшли. Шунысын да әйтергә кирәк: биредә яше тулмаган сабыйларны да кабул итәләр. Клиника атнага җиде көн эшли. Процедуралар сезгә уңайлы булган вакытта үткәрелә.

Изображение удалено.«ОСНОВА ЗДОРОВЬЯ» үзәгенең адресы: Казан шәһәре, Себер тракты, 12а. Тулырак белешмәне (843) 562-00-90 телефон номерына шалтыратып яки www.medosnova.ru сайтыннан карап белә аласыз.

ИГЪТИБАР! «Безнең гәҗит»тә чыккан әлеге язманы тотып килүчеләргә «ОСНОВА ЗДОРОВЬЯ» неврология һәм ортопедия үзәгендә 10 процент ташлама ясала.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Реклама хокукында

Комментарии