Организм хәлсез – димәк, тимер җитми

Организм хәлсез – димәк, тимер җитми

Организмда тимер җитмәгәннән барлыкка килә торган анемияне дөнья күләмендәге проблема дип атарга була. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) статистикасы буенча, бүген аннан планета халкының яртысыннан күбрәге интегә. Анемия әкренләп, үзен сиздерми генә, көн саен кеше организмын җимерә бара. Аны ничек булдырмаска, тимер запасын ничек тулыландырырга соң – бу хакта «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге терапевты Татьяна Афиногентовадан сораштык.

– Организмда тимернең нинди функцияләр башкаруын аңлатсагыз иде?

– Тимер – организмда күп кенә алмашу процессларын көчәйтүче элемент булып тора. Әйтик, аннан башка без күкрәк тутырып сулый да алмас идек. Тимер күзәнәкләргә кислород керүне тәэмин итә, ирекле радикалларга (күзәнәкләрне җимерә, иммун системасын какшата, шул сәбәпле төрле инфекцияле һәм башка җитди чирләргә китерә торган атомнар) һәм авыру китереп чыгара торган бактерияләргә каршы көрәшергә ярдәм итә, иммунитет булдыруда катнаша. Шулай ук баш мие активлыгы да организмда тимер күләменә бәйле.

– Ә тимер җитмәсә?

– Тимернең организмда аз булуы анемиягә китерә. Бу эритроцит һәм (яки) гемоглобинның түбән булуы, нәтиҗәдә күзәнәкләргә кислород җитмәве белән бәйле. Шул сәбәпле организмның тиешле дәрәҗәдә эшләргә хәле калмый.

– Тимер җитмәүнең сәбәбе нәрсәдә?

– Бер сәбәбе – хатын-кыз һәм бала физиологиясе. Хатын-кызлар ай саен билгеле бер күләмдә кан югалта, бала таба, имезә – бу чорларда организмнан күп итеп аксым, тимер һәм витаминнар тотыла. Моннан тыш, хатын-кызлар еш кына диетада да утыра әле, ә диета вакытында организмга файдалы матдәләр тиешле күләмдә керми. Ә балаларда тимер җитмәү тиз үсүләре белән бәйле була ала.

Тагын бер сәбәп – туклану. Рафинация үткән продуктларда (фастфуд, колбаса, баллы, камыр ризыклары) туклыклы матдәләр бик аз була.

Организмда ниндидер хроник ялкынсыну булганда да тимер начар үзләштерелә. Тимернең эчәклекләргә сеңү процессы да бозылган булуы бар. Ул, әйтик, паразитлар булганда, организм кайбер продуктларны кабул итмәгәндә күзәтелә.

Яшерен хроник кан югалтулар (шешләр, геморрой) булганда да тимер җитми.

– Организмга тимер җитмәве нәрсәдән аңлашыла?

– Иң элек – энергия булмаудан. Хроник арыганлык, физик эш эшләгәндә тын кысылу, йөрәк кагу, йокы килү – шуның билгеләре.

Шулай ук иммунитет та какшый: ОРВИ белән еш авырыйсың, хроник инфекцияләр кабатлана, авыз кырыйлары чабырып чыга, яргалана, сөт авыруы (молочница) интектерә.

Нерв системасына да зыян килә: хәтер начарая, игътибарны туплый алмыйсың, тиз кызып китүчәнгә әйләнәсең, баш авырта һәм әйләнә, шомланасың, паникага биреләсең, депрессия кичерәсең, гел баллы ризык ашыйсы килә. Кич йоклап китеп булмый. Бәдрәфкә еш барасың.

Тышкы билгеләрдән чәчнең тоныклануын һәм сынучанга әйләнүен, коелуын, тән тиресенең корыган һәм аксыл, тырнакларның йомшак булуын, аларда ак таплар барлыкка килүен әйтергә кирәк.

– Кемнәр риск төркеменә керә?

– Йөкле һәм имезүче, диетада утыручы, күреме күп килүче, гәүдә авырлыгы җитмәүче хатын-кызлар; 5 яшькә кадәрге балалар, йөклелек вакытында әнисендә анемия булган үсмерләр; «камыр авыруы» (целиакия) булган, донор ир-атлар. Шулай ук веганнар һәм чи ризык белән тукланучылар да куркыныч яный торган төркемдә.

– Тимер җитмәү диагнозы ничек куела һәм нинди дәвалау билгеләнә?

– Тимер җитмәү билгеләре күзәтелгәндә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анемияне кан анализы ярдәмендә ачыклыйлар. Тикшерү нәтиҗәсе буенча, табиб дәвалау билгели. Терапия беренче чиратта организмны тимергә баетуны һәм төп күрсәткечләрне нормага китерүне күздә тота.

Сөмбел СӘЙФИ

Реклама хокукында

Комментарии