Бал алганда ничек алданмаска?

Бал алганда ничек алданмаска?

Җәйнең шушы чорында умартачылар бал аерта башлагач, бал сатучылар күбәеп китә. Аеруча чит төбәкләрдән күп килә башлыйлар. Алар арасында кайсы алыпсатар, кайсы чын умартачы – аңламассың да. Әле ярый алган әйберең чын бал булып чыкса… Араларында ялганын сатучылар да җитәрлек. Ничек алданмаска соң? Әлеге язма шул хакта.

МОШЕННИКЛАРНЫҢ ФАНТАЗИЯСЕ БАЙ

Узган атнада Әлмәт районына Краснодар ягыннан, Аникеевлар умарталыгыннан бал сатучылар килгән. Мондый читтән килүчеләр белән көрәшне күптән башларга кызыгып йөргән булган үзебезнең умартачылар. Чөнки читтән килүчеләрнең нәрсә белән сәүдә итүе билгесез. Араларында мошенниклар да күп. Ә фальсификат сатучылар гади халыкка гына түгел, Татарстан умартачыларына да зыян сала. Аларның ялган балы арзанрак, ә җүн бәя дигәннәре һәркемне кызыктыра. Авыл агаеның чын балын кыйммәтсенеп, яңгыравыклы исемнәренә кызыгып, халык арзанрагын ала. Исегездә калдырыгыз – чын балның бәясе килограммына 400 сумнан да арзанрак тора алмый! Эше авыр булганга гына түгел, умартачылыкта кулланыла торган әйберләрнең, әйтик шул ук кәрәзнең бәясе соңгы елларда шактый күтәрелү сәбәпле шулай. Шуңа күрә, әгәр сезгә 3 литр балны 800 сумга гына тәкъдим итәләр икән – алганчы ук шикләнер урын туа.

Шул ук вакытта, әллә нинди тузга язмаган исемнәр куеп, дөньяда булмаган бал сортлары уйлап чыгарып, шуны ат бәясенә сатучылары да очрый әле. 21нче гасырда кемнең гап-гади чәчәк яки юкә балы ашап утырасы килсен инде… Колак ишетмәгән күз күрмәгән балны авыз итеп каласы килә. Ә мошенникларның фантазиясе бай, аларга акча гына бир, исемен уйлап табу – чүп мәсьәлә.

Мәсәлән, «Кандык балы» бар. Халык белми: ә бу үсемлек Кызыл китапка кертелгән. Бик сирәк очрый, чәчәкне апрель-май айларында гына ата. Нектарны аз бүлеп чыгара. Шуңа күрә бу үсемлектән литрлап чиста бал алулары – әкият. «Маточное молочко» – ягъни ана корт сөте кушылган бал саталар. Ана корт сөте – бик кыйммәтле һәм бик аз микъдарда граммлап кына алып була торган продукт. Балга куша алырлык күләмдә була да алмый ул. Сырганак (облепиха), кедр, ромашка, лотос баллары дигәннәре дә – уйдырма. Бу үсемлекләр нектар бүлеп чыгармый, алардан бал кортлары серкә генә алырга мөмкин.

Әлмәт районындагы читтән килгән «кунак»ларның да фантазиясе яхшы эшләгән – халыкка сатарга 18 төрле бал алып килгән булганнар. Чынлыкта нәрсә белән сату итүләрен белү өчен безнең бер төркем умартачылар «контрольная закупка» ясаган. Балны анализга Уфага җибәргәннәр, әлегә нәтиҗәләрен көтәләр.

Зәй районы умартачысы Алексей Андреев әлеге чарада катнашучыларның берсе. Узган ел кырларны гербицид белән агулаулары аркасында 37 баш умартасыннан 2се генә исән калган. Шулай булса да, яраткан шөгылен ташларга теләми, хәзерге вакытта умарталарының баш санын торгызу белән шөгыльләнә. Шул ук вакытта, үз эшләренең дәрәҗәсе төшмәсен, халыкка ялган товар сатмасыннар өчен көрәшкә чыккан батырларның берсе дә ул.

– Һәр ел саен Татарстанга чит төбәкләрдән киләләр дә, бал сатып йөри башлыйлар. Менә бу Краснодар ягыннан килүче Аникеевлар нәрсә белән сату итә икән, дидек. Ике төрле бал алдык: берсе – килограммы 800 сум торган дүләнә (боярышник) балы, икенчесе – килограммы 1000 сумлык кедр чикләвекләре белән кушылган бал. Безнең белән Әлмәт районының Ветеринар күзәтү идарәсе вәкиле дә килде, ул документларын тикшерде. Гадәттә мондый кешеләрнең документлары белән бар да тәртиптә була, тик бәйләнер урын бар иде. Мәсәлән болар сатуга зур контейнерлар белән 18 төрле (!) бал алып килгән. Барлыгы 500 килограмм продукция. Җитмәсә әле балларын быелгы дип саттылар. Ә үзләренең кәгазьләрендә 20 баш умарталары гына бар дип язылган. Бу бик сәер тоелды. Дүләнәдән кортларның бал алуына шикләнәбез. Аннан соң «Тау үләннәре балы» дигәне бар иде. Аларның умарталары кәгазьдә күренгәнчә Волгоград өлкәсендә урнаштырылган. Минәйтәм, «Волгоградта нинди таулар бар соң ул? ». «Ә без умарталарны Краснодарга күчереп торган идек, шунда җыйдылар», – ди. Теле телгә йокмый. Ышануы авыр. 20 баш умартаны тегендә-монда йөртерләр микән соң? Шуңа күрә сатып алган балларыбызны Уфада урнашкан Русия Фәннәр Академиясенең федераль тикшеренү үзәгенә җибәрдек. Анда серкә анализлары алачаклар. Балда кайсы үсемлекләрнең серкәләре ничә процент, шуны карап, чынлыкта нәрсә булуын ачыкларга телибез. Моның фальсификат булуына 95 процент иманыбыз камил, ләкин кулда дәлил булуы да кирәк. Киләсе юлы сатарга киләчәкләр икән, Экономик җинаятьләр белән көрәш идарәсе вәкилләрен чакыртачакбыз, – дип сөйли ул.

АВЫЛ АГАЕ МАКТЫЙ БЕЛМИ

Татарстан умартачыларының Региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Хәйруллин Шәүкәт Нуриәхмәт улы халыкка үзебезнең республика балын алырга киңәш итә.

– Менә бу төрле исемнәр белән сатылган балларны ничек ясыйлар, беләсезме? Алалар иң арзанлы һәм түбән сыйфатлы бал – көнбагыш балын. Кайбер регионнарда көнбагышны күп итеп чәчәләр, шуңа аның балы да күп була. Ул төбәкләрдә бер килограммы 60-100 сумнан йөри. Шушыңа төрле тәмләткечләр, Е хәрефле кушылмалар өстиләр дә, килеп чыга каштан яки умырзая балы. Яки яшел, кызыл, зәңгәр төстәгеләре. Шушыны мактый-мактый саталар. Әллә ниләр сөйләп бетерәләр. Берсе простатитны дәвалый, ди. Берсе бронхиттан файдалы… Берсе аягың сызласа, икенчесе – башың авыртса… Шунда ук читтә натураль балын сатып авыл агае утыра. Аннан килеп сорыйлар: «Юкә балы нәрсәдән шифалы?» – диләр. «Бал файдалы инде ул», – диюдән башканы әйтә белми авыл умартачысы, чөнки ул мактауга, алдашуга оста түгел. Ул эшли, бал аерта, ә тел осталыгы юк. Сатып алучы карап тора да, аяк сызлавыннан булыша дип сатылган теге ялган зәңгәр балны ала. Читтән килеп шушылай халык башын әйләндерүчеләр нык артты. Чын бал сатамы кеше, юкмы, тагын бер тикшерү юлы бар. Ничә төрле бал алып килгән – карагыз. Авыл агае саткан бал ике өч төрле генә була: карабодай, юкә, чәчәк балы. Көнбагышныкын алып киләләр. Күпчелек умартачы белми дә – кортлары кайдан җыйган… «Белмибез, канатына утырып очмадык бит», – диләр. Гадәттә бал катнаш була. Иртәнге дүрттән алып кояш кыздыра башлаганчы карабодайга оча кортлар, ә көн кызып, карабодай неткар бирми башлагач, чәчәкләргә куналар. Аерым бер үсемлектән генә бал җыйдырыр өчен бик зур осталык кирәк. Юкә чәчәк атканда юкә балы гына алыр өчен кайбер умартачыларыбыз умарталарын Мари иленә, Кировка кадәр үк алып барып, урманнар эченә кертеп куялар. Тик бу һәр кеше кулыннан килми. Шуңа безнең умартачылар күбрәк чәчәк балын сата. Аңа барысы да катнашкан була. Ә читтән килүчеләр әллә ничә төрле бал сата: әйтерсең, кортларын сакчылар куеп, карап торып шул үләннәрдән махсус җыйдырганнар… Мөмкин хәл түгел ул, бер үсемлектән генә чиста бал алу бик авыр эш, – дип аңлата Шәүкәт әфәнде.

– Кеше өстәлендә бүгенге көндә калган иң чын, табигый ризык – ул бал. Хәзер сөт тә табигый түгел, уйлап карасаң. Чөнки төрле ашламалар сибеп үстерелгән үсемлекләрдән сөт җитештерә сыер – ул чиста сөт түгел. Ни өчен кәҗә сөте тәмле, диләр? Кәҗә гел иң яхшысын, иң тәмлесен ашый, башыннан гына өзеп ала ул үсемлекләрне. Әгәр дә кәҗәгә кырда үскән, катып беткән печәнне ашатсак, аның да сөте файдасын югалта. Кортлар да кәҗәләр кебек, иң яхшысын, иң табигыен гына җыя. Халык шуны аңламый. Югыйсә бит балны чират торып алырга тиешләр. Юк, килосы өчен 400-500 сум түләп, кәнфит ала, ә шул ук бәягә бал алырга теләми. Кешеләр балаларына кечкенәдән бал ашарга өйрәтсә, яхшырак булыр иде, чөнки аннан да шифалы нәрсә юк – иммунитетны күтәрә. Нәрсәгә умартачыларны сәламәт һәм озын гомерле диләр? Чөнки алар бал ашый. Үземнән дә сизәм мин аны. Умарта белән шөгыльләнә башлаганчы аякларым сызлый иде, Аллага Шөкер, сызлавы бетте, – ди әңгәмәдәшем.

Шәүкәт абый, әгәр балның сыйфаты турында сөйләшәбез икән, шундый сорау да туа. Кибетләрдә ел әйләнәсе сыек бал саталар. Ә умартачылардан бал аласың – бер-ике ай эчендә утыра. Моның кайсы әйбәт соң? Бал тиз утырса сыйфаты начаррак дигән нәтиҗә ясарга мөмкинме?

– Дөрестән дә, була шундый баллар – иртә утыралар. Бал утырырга тиеш. Ләкин бар шундый баллар да – озак вакытлар утырмый. Хәзерге вакытка кадәр төгәл белеп бетермиләр: нишләп кайбер бал утыра, кайберсе юк. Бу бал кортларының нектарны кайсы үсемлектән җыюына бәйле. Кайбер үсемлекләрнең нектары балның тизрәк утыруына сәбәпче була. Әйтик рапсныкы. Кибеттә ел әйләнәсе сыек сатылган балның эретелгәнгә күрә шундый булуын аңласын иде халык. Кулланучылар сыек бал ашарга тели, сатучы да аңа сыекны сата. Ләкин балны 37 градустан арттырып эретәсең икән, бөтен файдалы матдәләре юкка чыга. Димәк, ул файдалы булмый инде.

ЯҢГЫРАУЛЫ ИСЕМГӘ КЫЗЫКМА

Әлмәттә яшәүче Венера ханым Вәлиева буыннан-буынга күчеп килә торган умартачылык кибете хуҗасы. Бу кибетнең эшли башлавына быел 50 ел булган. Башта әбисе, аннан әнисе, хәзер үзе сату итә. Ул да читтән килгән алыпсатарларның халыкка ялган продукция тәкъдим итүенә эче пошуын сөйләде:

– Минем ирем дә күптән умартачы. Шунысы кызганыч, үзебезнең умартачылар баллларын сата алмый, «кеше алмый», диләр. Шул ук вакытта читтән килүчеләр арзанрак кына итеп ялган балларын рәхәтләнеп сатып китә. Бу ярминкәләр безнең умартачыларга үз балын сатарга комачаулый. Без район хакимияте белән сөйләшергә телибез, районыбыз умартачыларына ясасыннар алар мондый ярминкәләрне. Умартачылык кибетемә карт бабайлар килә дә: «Кызым, умарталарны бетерәм инде, сатып булмый бит балны», – диләр. Бик күпләр ташлый бу шөгылен, чөнки реализация юк. Авыл кешеләре кызганыч. Алар бит тырыша – умартачылык авыр эш ләкин сату юк. Ярминкәләрдә үзебезнең Татарстан балы сатылсын. Теләсә кемнән эзләнеп йөрмәсен иде халык балны. Бер таныш карчык бар, ул гел бездән бал ала иде. Былтыр алмады. Урамда күргәч, сорыйм, минәйтәм, ник бер дә сорамадың быел бал? «И-и, кызым, алдандым бит мин. Чегәннәр өч литрлы банкасын 800 сумга гына сатып йөргәч, кызыгып алган идем. Астына карамель төшеп утырды, өстенә су аерылып чыкты», – ди. Өенә барып карадым: почмакта берничә банкасы шулай утыра әрәм булып – өстенә су чыккан. Шуннан соң яхшы бал алырлык акчасы калмаган да инде, – ди ул.

Кыскасы, умартачылар үзләре үк әйтеп тора: Башкорт балы, Алтай балы дигән яңгыравыклы исемнәренә кызыгып, читтән килгәннәрдән алганчы, үзебезнең Татарстан умартачыларының продукциясен алсагыз, яхшырак. Авыл агае алдаша белми, чөнки аңа даими клиентлар кирәк, ул барыбер сыйфатлы әйбер сатачак. Ә читтән килүчеләр – бүген бар, иртәгә – юк.

Укучыларыбызга балның яхшы сыйфатлымы, түгелме икәнен ачыклауның башка сыналган ысулларын да киңәш итәбез.

Яхшы балны банкадан банкага агызган вакытта, тау булып өелә, куе була. Аның җәелеп, әйбәт итеп савытта таралуын әзрәк көтеп торырга кирәк. Шулай ук, калак тыгып алсагыз, ул сузылып тора. Ә фальсификат калактан тамачак.

Яхшы бал төчерәк була һәм бераз тамакны әчеттерә. Ә әгәр балда ачы тәм булса, бу аның җитлекмәгәнлеген күрсәтә.

Тәнегезгә сөртеп карап та сыйфаты турында белә аласыз: яхшы бал тән тиресенә җиңел сөртелә һәм сеңә. Ә өстәмә кушылмалар салынган бал төерләнәчәк.

Шуны да онытмагыз – файдалы үзлекләре күбрәк булган саен бал тизрәк утыра. Чын бал җәйге чорда гына сыек була. Әгәр базарга көз көне яки кышын барасыз һәм сыек бал күрәсез икән – димәк аны эреткәннәр.

Балның әйбәтлеген ипи ярдәмендә дә сыныйлар. Ипи кисәген 10-12 минутка балга салып куегыз. Әгәр ул йомшара икән – димәк сироп сатып алгансыз. Ә натураль балда ипи катып китә.

Кыскасы, бал сатып алганда да игътибарлы булуыгыз кирәк. Бу язмада берничә тапкыр телгә алынган киңәшне кабатлап, балны авыл агаеннан, үзебезнең умартачылардан алсагыз яхшырак диясе килә. Читтән килгәннәрнең әкияти исемнәрдәге фальсификатына алданмагыз!

Айгөл ЗАКИРОВА

Редакциядән: сыйфатлы бал сатып алырга теләүчеләр 89393751928 телефонына шалтыратып өстәмә консультация ала ала

Комментарии