Прививкага мәҗбүр итәләр

Прививкага мәҗбүр итәләр

Мин Арча районыннан. Мәгариф өлкәсендә эшлим. Безне коронавирустан мәҗбүри прививка ясаттыралар. Бернинди сәбәп тә табарга ярамый, диләр. Ризалашмасаң, эштән китәргә тиешсең. Юкса, балалар белән эшләүче буларак, аларның сәламәтлеге өчен куркыныч тудырабыз икән. Бу дөресме? Безне мәҗбүр итә алалармы? Прививкадан соң да авырырга мөмкин, аның зыяны күп, дип әйтәләр бит. Исемемне дә, кайда эшләгәнемне дә әйтмим. Бездә эш табу кыен. Шуңа сүз әйтергә куркып яшибез.

***

Редакциябезгә шалтыратучы әлеге укучыбыз соравына шуны җиткерәбез. Прививка ясату ирекле. Аңа беркем дә, үз җитәкчегез дә, район җитәкчелеге дә мәҗбүр итә алмый. Әгәр теләмисез икән, коллективыгыз белән каршы чыгыгыз. Ул чагында җитәкче ни теләсә, шуны кылана алмас. Прививка киңәш ителмәгән очраклар да бар. Сәламәтлек белән бәйле үз проблемаларыгызны дәвалаучы табибка җиткерегез. Вакцина сезгә ярыймы, сездә иммунитет юкмы, инде авырып алмадыгызмы? Бу бик җитди сораулар, табиб аларга игътибар итәргә, бары шуннан соң гына прививка ясау мөмкинлеген ачыкларга тиеш. Сәламәтлегезгә зыян килү ихтималы булганда, прививка ясарга ярамый. Бу ковид вирусына карата гына түгел, башка төр инфекцион авырулардан ясала торган вакциналарга да кагыла. Ә инде сез җиткергән фактка килгәндә, хәзер алдашу, күзгә төтен җибәрү бүгенге тормышыбызның көндәлек халәтенә әверелде. Ул сайлаулардан башлап, яшәешебезгә ныклап кереп урнашты. Сайлау участокларында, нәкъ менә сез, мәгариф хезмәткәрләре эшли һәм шундый театрны оештыра. Бертөрле уйлап, сөйләп, икенче төрле яшибез. Сез җиткергән фактны тикшерү мөмкин түгел, җитәкчегез мондый хәлнең булу ихтималын инкарь итәсен белеп торабыз. Ул, вакцинацияләү ирекле, дип аңлатачак. Шуңа шалтыратып та тормыйбыз, безнең, алай түгел, менә бит факт, дип әйтергә дәлилебез юк. Сез бит эш урыныгызны да әйтергә куркасыз.

Бүген вакцинага ышаныч арта барса да, илебездә мәгълүмати хәбәрдарлык бик түбән дәрәҗәдә. Рәсми чыганаклар ышандырырлык, дәлилле мәгълүматлар җиткерми. Булганнары да шик уятырлык дәрәҗәдә. Нәтиҗәдә, төрле имеш-мимешләр туа һәм тарала. Мәсәлән, битлек кию буенча нинди генә бәхәсләр булмады. Әле дә бу саклану чарасына тиешле игътибар юк. Кеше аны саклану өчен түгел, бары тик штрафлардан куркып кына иягенә элә. Гомумән, интернет киңлекләрен ачсаң, бар да табиб-профессор: нинди генә «белгечләр» юк. Хәзер төрле препаратларны челтәрле таратучылар үрчи. Башлыча, артистлар, журналистлар бу эш белән шөгыльләнә – үзләренә булган ышанычны, популярлыкны явызларча файдалана. Пирамида нигезендә оешып эшләүче әлеге таратучыларны тыңласаң, алардан да белемле биологлар, химиклар, табиблар юктыр, дип уйлыйсың. Алар кеше организмының һәр күзәнәген аңлап, һәр күзәнәкне аерым-аерым чистартып, дәвалый. Акчаң гына булсын… Мондый ялган дәвачыларга ышануның яман нәтиҗәләре булырга мөмкин, ә таратучы сезнең сәламәтлектә байлык туплый. Әнә шуңа да ышанычлы, үз һөнәрләренең белемле ияләренә генә ышаныйк.

Чын табиблар исә ковидка каршы прививка ясатырга киңәш итә. Мин үзем дә җыенам. Бары тик ураза тәмамланганын гына көтәм (сезгә дә хәл китү ихтималы, кәефсезрәк булганда прививка белән сабыр итеп торырга киңәш итәм). Чөнки бу чир бик мәкерле: бик күп дусларымны, танышларымны алып китәргә өлгерде инде. Күбебез авырып алды, ләкин иммунитетыбыз җитәрлек түгел. Мин дә авырдым, ләкин иммунитет юк дәрәҗәсендә. Димәк, саклануның бер генә юлы – прививка. Моңарчы иммунитет бөтенләй булмыйча, яисә бик көчсез булганда, ул вакцинадан соң көчәя, дип белдергән «АиФ» гәҗитенә йогышлы авыру табибы, «Лидер-медицина» клиникасының баш табибы, медицина фәннәре кандидаты Евгений Тимаков. Кайсы очракта иммунитет көчлерәк үсә – прививка ясалганнан соңмы әллә коронавирус белән авыргандамы? Табиб шушы сорауга ачыклык керткән.

– COVID-19 очрагында вакцина кадатканнан соң иммунитет көчлерәк. Мисал өчен кызамыкны алсаң, анда авырып терелүчеләрнеке көчлерәк. Коронавирус инфекциясе булганда, киресенчә. Бу вирус иммунитетыбызга яраклашырга сәләтле. Шуңа да бик еш аңа карата иммунитет тиешле дәрәҗәдә барлыкка килми, бигрәк тә авыру җиңел формада үткән булса. Иммун системасы коронавирус инфекциясенең барлык төр агрессия факторларына реакция күрсәтә алмый. Узган ел авырган кайбер кешеләрнең хәзер кабат авырый башлаулары моңа дәлил. Шуңа күрә, иммунитет тулы булсын, чирне кабат йоктырудан сакланырлык итеп формалаштыру өчен, прививка ясау яхшырак. COVID-19 вакцинасы коронавирус өчен организм күзәнәкләренә керергә кирәк булган S-аксымга иммунитетны үстерә. Шуңа күрә вакцина куркынычсызрак һәм көчлерәк иммунитет бирә, – дип аңлаткан табиб.

Димәк, «белер-белмәс белгеч»ләрне тыңламаска, бары тик профессиональләр белән генә киңәшләшергә киңәш итәм. Коронавирус безнең тормышка карашыбызны, яшәү, тормыш кагыйдәләребезне үзгәртте. Мөгаен, пандемиягә кадәрге булган тормышыбыздагы яшәү рәвешебез бүтән кабатланмас инде. Әмма, сәламәт булсак, барысы да булыр. Исән-имин булыйк. Ә инде артык тикшереп тормыйча, сезнең сәламәтлегегез торышына игътибар бирми генә прививка ясатырга җыенучылар булса – ризалашмагыз. Моңа сезнең тулы хакыгыз бар. Бу эш җиде кат үлчәп, бер кат кисә торган гамәл. Прививкаларның берсе дә файдалы түгел. Әмма һәр начардан яхшыракны сайларга кирәк: ул гомерләрне саклап калырга ярдәм итә торган бердәнбер чараларның берсе. Бу ковидка гына кагылмый, дифтерия, рахит, шул ук кызамык булсынмы, башка куркыныч инфекцияләрме… Алардан да кеше йә гарип кала, йә вафат була ала.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ әзерләде

Комментарии