Кәҗә сөтеннән сыр ясыйбыз

Кәҗә сөтеннән сыр ясыйбыз

Беркөнне редакциябезгә даими укучыбыз һәм авторыбыз – Яшел Үзән районының Усаклык бистәсендә яшәүче Илгизәр Акъегет килеп керде. Кәҗә сөтеннән ясалган сыр алып килгән! Тәмләп ашаганнан соң, туктале, газета укучыларыбыз да «сыйлансын» дип, сырның рецептын да белештек.

«Майский» комбинатында 29 ел эшләп, лаеклы ялга чыккан Илгизәр абый бүген дә бер минут эшсез утырмый. Йә бакчасында мәш килә ул, йә яраткан кәҗәләре янында, йә «менә, яздым әле» дип, редакциягә язма алып килә, йә милли хәрәкәт уздырган митингларда – беренче рәттә.

Илгизәр абый белән хатыны Гөлшидә апа 30 еллап кәҗә асрыйлар. Аларның сарайларында нинди генә токымлы кәҗә тормаган – Илгизәр абый әле дә аларның һәрберсенең исемнәрен хәтерли. 17 кәҗә асраган вакытлары да булган! Олыгайгач, кәҗәләр санын киметергә туры килгән. Бүген өч кәҗәләре бар, барысы да исемле: «Шиколад», «Дарина», «Чәчкә». Соңгы икесе – токымлы кәҗәләр. Илгизәр абый Дарина белән аеруча горурлана, сөтне күп бирә, ди.

Аларга, кәҗә сөте сорап, Казан больницаларында дәваланучы балаларның әти-әниләре дә еш килә. Табиблар үзләре үк, шунда барыгыз дип, Илгизәр абыйларның адресын биреп җибәрә икән.

– Сөт сорап татары да, урысы да, чуашы да килә. Без бит мөселманнар – изгелек эшләргә тиешбез: берсен дә кире борып җибәрмибез. Кайвакытта машиналарына балаларын утыртып киләләр, сөтне савып бетергәнне көтеп торалар. Парлы сөтне эчеп, «рәхмәт» әйтеп кайтып китәләр. Кәҗә сөтен эчеп терелгән балаларыбыз байтак, Аллаһка шөкер! – ди Илгизәр абый.

Сүз башы бит кәҗә сөтеннән ясалган сыр иде. Анысын Илгизәр абыйның җәмәгате – Гөлшидә ападан сораштык. Кайчандыр «Приусадебное хозяйство» журналыннан укыган булган ул аны. Ясый торгач, рецептка үзенчә үзгәрешләр керткән, экспериментлар эшләп караган һәм менә хәзер кешегә «иң тәмле сыр» дип тәкъдим итеп була торган рецептны белә.

КИРӘК:

– 3 литр кәҗә сөте;

– бер аш кашыгы 70 процентлы серкә (уксус);

– серкә кулланасы килмәсә, бер аш кашыгы лимон кислотасы булса да ярый;

– чама белән тоз;

– өч савыт: берсе зуррак, калган икесе бер төслерәк булсын;

– сырның суын сөзәргә марля;

– 9 кг авырлыкта йөк.

ЭШ БАРЫШЫ (Гөлшидә апа сөйли):

– Башта 3 литр сөтне кайнатып чыгарасың. Кайнап чыккач, суынганын көтмәстән, бер аш кашыгын тутырып, 70 процентлы серкә саласың. 9 процентлы аш серкәсен бер литр салып бетерсәң дә, андый тәмле сыр килеп чыкмый, шуңа нәкъ менә 70 процентлысы кирәк.

Берара, кеше серкәне зыянлы дип әйтмәсме икән дип, серкә урынына бер аш кашыгы лимон кислотасы сала башладым. Аның белән дә шундый ук тәмле сыр килеп чыга. «Пищевая лимонная кислота» һәр кибеттә диярлек сатыла.

Сөт кайнаган арада өч савыт әзерләп куям: берсе зуррак табак, калган икесе бертөслерәк тирән тәлинкә йә кечерәк эмаль табак булсын. Зур савытка кечкенәсен утыртам да шуңа марля җәям. Марля сырның өстен дә капларга җитәрлек булырга тиеш – шулай чамалап аласы. Хәзер безнең сөттә эремчекле масса хасил булды бит инде. Шуны «шумовка» (вак-вак тишекле яссы кашык) белән алам да марляга тигезләп салам, аннан соң бармак очына эләктереп тоз сибәм. Шуннан тагын бер катлам эремчек салам, тагын тоз сибәм. Шулай беткәнче катлам-катлам итеп саласы, һәр катына тоз сибәсе. Салып бетергәч, марляны дүрт почмагыннан эремчек өстенә каплыйм, уртасына чиста пакет кыстырам, шуның өстенә теге өченче савытны куям. Шуңа 9 кило йөк бастырып калдырам, сыр шуның басымы астында тыгызлана. Әгәр 3 кило гына бастырсаң, сыр сыек була, кискән вакытта таралып китә. Сырны йөк астында бер тәүлек тотам. Журналда 3 сәгать тотарга дип язылган иде. Ашыккан вакытта 3 сәгать кенә дә тотарга була.

Әле күптән түгел Актаныштан шалтыратып әйттеләр: 3 литр сөт кайнап чыккач, бер пакет кефирны сәгать угы уңаена болгата-болгата саласың да эремчек барлыкка килә, сырны шулай да ясап була, ди. Анысын үзем ясап карамадым әле.

Сырның чикләвек белән ясый торганы да бар. Анысын «Мәдәни җомга» газетасыннан күчереп язып алдым. Ясавы мәшәкатьлерәк, тик бик тәмле була.

КИРӘК:

– 1 литр кәҗә сөте;

– 1 кило эремчек (Гөлшидә апа анысын да кәҗә сөтеннән ясалганын ала);

– 100 грамм атланмай;

– 2 йомырка;

– әстерхан чикләвеге;

– 1 бал кашыгы чәй содасы;

– 1 бал кашыгы тоз.

ЭШ БАРЫШЫ:

Сөтне кайнатып чыгаралар, шуңа эремчек салалар. Кайнап чыккач ук, уттан алып, дуршлагта сөзәләр. Атланмайны эретеп, шуңа эремчек, йомырка, сода, тоз салып яхшылап болгаталар, 20 минут пешерәләр. Катнашма эрегән сыр рәвешен ала башлагач, вакланган чикләвекне салып болгаталар. Мин чикләвекне башта майда кыздырып алам, ул матур төскә кереп кызара. Шуннан соң формага салып, тыгызлап, өстенә йөк бастырып, салкын урынга куялар. Сыр озаграк торган саен тыгызлана, тәмләнә. 2-3 көн тотарга кирәк.

КӘҖӘ СӨТЕНЕҢ ФАЙДАСЫ

* Кәҗә сөте сыер сөтенә караганда җиңелрәк үзләштерелә. Кәҗә сөтендә лактоза сыерныкыннан 13 процентка кимрәк. Димәк, аны лактозаны кабул итә алмаучылар да эчә ала.

* Кәҗә сөте – гипоаллерген, шуңа күрә аны аллергиядән тилмерүчеләр дә курыкмый эчә ала. Анда аллергия китереп чыгаручы альфа-1s-казеин матдәсе юк.

* Составында бик күп микроэлементлар һәм витаминнар булган кәҗә сөте һәр яшьтә искиткеч файдалы санала, шул сәбәпле аны бөтен чирдән диярлек профилактика чарасы буларак эчәргә киңәш итәләр. Ашказаны авырулары, салкын тию, неврологик патологияләр һәм башка чирләр булганда да кәҗә сөте эчәргә кушалар.

* Кәҗә сөте ашказаны согы кислоталылыгын нейтральләштерә. Шунлыктан аны гастрит, ашказаны җәрәхәтен дәвалау өчен кулланалар, сару кайнаганда һәм спазмнар булганда эчәләр. Шулай ук кәҗә сөте агуланганда һәм интоксикация булганда да ярдәмгә килә.

* Кәҗә сөте тынычландыру үзлегенә ия, ди белгечләр. Анда йөрәк ритмын җайга салырга ярдәм итүче калий күп. Шуңа күрә аны баш еш авыртканда, йокысызлык борчыганда, кирәгеннән артык борчылганда, нервыланганда эчәргә киңәш итәләр.

* Кәҗә сөте онкологик чирләрдән интегүчеләр өчен дә файдалы. Химия терапиясе алганнан соң, организм хәлсезләнеп кала. Химиядән соң 10-15 көн кәҗә сөте эчәргә кушалар.

* Кәҗә сөте хатын-кызлар өчен бик файдалы. Аның составындагы компонентлар бик тиз үзләштерелә, организмның май катламына «ябышып калмый». Хатын-кызлар аена 80-100 мл кан югалта, ә фосфорга һәм тимергә бай кәҗә сөте шул юклыкны тутырырга булыша.

* Ирләргә кәҗә сөтен потенцияне яхшырту өчен эчәргә киңәш итәләр. Аның составындагы магний һәм кальций кан әйләнеше системасын яхшырта, нервларны ныгыта, организмга өстәмә энергия бирә.

ИГЪТИБАР! Кәҗә сөтенең файдасы бик күп булса да, зыяны да юк түгел. Иң мөһиме – чаманы белергә кирәк. Күп итеп эчеп ташласаң, эчәклекләргә, ашказанына һәм ашказаны асты бизенә авырлык килергә мөмкин. Шулай ук эндокрин системасы белән проблемалар булганда һәм шуның фонында симерү күзәтелгәндә дә кәҗә сөтенә саклык белән генә карарга кушалар.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии