- 02.11.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №44 (31 октябрь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Җәй көне күп кешенең аяклары шешү – гадәти күренеш. Моны эссе һава торышына, яшькә, кысып торган аяк киеменә сылтыйбыз. Аңлашыла инде, табибка барырга ашыкмыйбыз. Ә аякның шеше кимеми, киресенчә, арта гына.
Аяклар нәрсәгә шешә соң? Бу шешләр нинди авыру турында кисәтә? Аны ничек дәваларга? Бу сорауларны югары категорияле терапевт, «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге табибы Эльмира АХУНОВАга бирдек.
– Аяклар ни өчен шешенә соң?
– Бу аяк тукымаларына килә торган сыеклыкка (кан яки лимфа) бәйле: йә ул сыеклык тоткарлана, начар йөри, йә, киресенчә, сыеклык артык күп күләмдә барлыкка килә. Шуңа күрә аяклар шешә дә инде.
– Шешенү нинди чирләр турында «сөйли»?
– Иң беренче сәбәбе варикоз булырга мөмкин. Шулай ук тромбоз барлыкка килгәндә яки йөклелекнең икенче яртысында да аяклар шешүе ихтимал.
Ләкин моның белән генә бетми. Аяклар шешенү йөрәкнең начар эшләве турында да «сөйләргә» мөмкин, чөнки йөрәк мускулларының начар эшләве аяклардагы кан йөрешен әкренәйтә. Мондый очракта аяк кына шешеп калмый, йөрәк турысы авырту, тын кысылу, кайвакыт иреннәрнең һәм тырнакларның зәңгәрләнүе, йөрәк тибеше көчәю дә күзәтелә. Гадәттә, йөрәк авырту белән бәйле булганда, ике аяк та бер төрле шешә, ул шеш кичкә таба барлыкка килә, шешкән турыга баскалап карасаң – батынкы эз кала.
Бөер авыртканда аяклар бик еш шешә, шулай ук бил авырта, тән температурасы күтәрелә, бәвелнең төсе үзгәрә, күз төпләре шешмәкләнә.
Гипотиреоз (калкансыман бизнең тиешле күләмдә гормоннар эшләп чыгара алмавы) булганда да аяклар шешәргә мөмкин. Ләкин андый очракта шешкә бассаң, ул чокыр булып батып керми.
Аяк буыннары ялкынсыну да, гадәттә, шеш булып тышка чыга. Бу очракта шеш шул ялкынсынган буын турысында була. Буын авыртып тора, ул турыда тән температурасы да югарырак була.
– Ә ничек дәваланырга?
– Аяктагы шешне дәвалау өчен, беренче чиратта аның ни өчен барлыкка килүен ачыкларга кирәк. Шешне «тамырыннан» корыту яхшы, ягъни шеш барлыкка килүгә сәбәпче булган чирне табып, шуны дәвалау ягын карарга киңәш ителә. Шуңа күрә аяк шешсә, аны өйдә генә дәваларга, белер-белмәс ниндидер мазь сыларга яки бәйләп куярга ярамый. Табибка күренергә кирәк. Ул дөрес итеп диагноз куяр һәм тиешле дәвалау ысулын билгеләр.
Аяклар шешсә, аш тозы куллануны һәм эчә торган сыеклыкны киметергә кирәк. Үлән чәйләре эчәргә мөмкин, аның составында лимон, ясмин, бөтнек, мүк җиләге яки нарат җиләге булса – бигрәк тә яхшы. Ләкин кайбер кешедә теге яки бу әйбергә аллергия дә булырга мөмкин, анысына игътибарлы булыгыз.
Аяк шешкәндә үкчәле аяк киеме кимәскә, өйдә булганда күбрәк ятып ял итәргә кирәк. Ятканда аяклар йөрәк турысыннан өстәрәк булсын. Бәвел кудыра торган препаратларны фәкать табиб кына билгели ала.
Эльмира Ахунова «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә кабул итә. Тулырак мәгълүмат алу өчен клиниканың телефоны: (843) 2-101-106.
Фәнзилә МОСТАФИНА
Реклама хокукында
Комментарии