Ашказаныңны эндоскопка ышанып тапшыр!

Ашказаныңны эндоскопка ышанып тапшыр!

Кендектән өстәрәк эч авырта башласа, «тагын ашказаны борчый инде» дип уйлап дару кабып куябыз да, шуның белән вәссәлам. Кая инде ул табибка күренү?! Тик барысы да рекламада күрсәтелгәнчә җиңел генә узып китмәскә дә мөмкин шул: чирнең сез уйлаганнан күпкә җитдирәк булып чыгуы ихтимал.

Бүген медицинада заманча диагностика җиһазлары кулланыла. Шуларның берсе – эндоскоп. Ул юка сыгылмалы көпшәдән гыйбарәт, аның очына объектив беркетелгән. Эчке органнарны, бигрәк тә үңәчнең лайлалы тышчасын, ашказанын, уникеилле һәм юан эчәкне тикшерү өчен әлеге җайланмадан файдаланалар да инде. Эндоскоп башка төр диагностика чаралары «күрмәгәнне» дә күрергә сәләтле: аның ярдәмендә күп кенә чирләрне, шул исәптән яман шешләрне дә башлангыч чорында ачыклыйлар.

Хроник гастрит, язва, юан эчәкнең ялкынсынуы кебек авырулары булган кешегә елына бер-ике тапкыр эндоскоп ярдәмендә тикшерүгә барып кайту киңәш ителә. Әгәр чир көчәеп китсә, авырту билгеләре ешайса, табибка күренүне тизләтергә кирәк.

«Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә югары квалификацияле белгечләр эндоскопия тикшерүләре үткәрә. Аның ярдәмендә диагноз гына куеп калмыйлар, дәвалау чарасын да күрәләр. Моның өчен һаман да шул юка сыгылмалы көпшә, аңа беркетелгән кечкенә генә җайланмалар файдаланыла. Объективлы эндоскоп белән коралланган табиб, органнарга зыян китерми генә, ашкайнату трактының зарарланган тышчасын тикшерә ала. Мондый диагностика төрен колоноскопия дип атыйлар. Бүген колоноскопия юан эчәклектәге яман шеш башлангычын, язваны, Крон авыруын һәм башка чирләрне иң төгәл күрсәтә торган ысул булып санала, аның ярдәмендә юан эчәкнең 80-90 процентын энә күзеннән үткәргәндәй тикшереп була.

Изображение удалено.

Эндоскоп белән тикшерү төрләре турында тулырак мәгълүматны «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгенә шалтыратып белешергә мөмкин. Телефоны: (843) 2-101-106.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Реклама хокукында

Комментарии