Ник Флүнне сорый икән бу?

Күп еллар бергә эшләгән Бикмитов Хәким Якуп улы дигән иптәшем бар минем. Хәким үзе Минзәлә районы Калморза авылыннан. Су баса дип, заманында аларның авылларын күчергәннәр. Гаиләләре Азнакай районы Мәсгуть авылына күчеп урнашкан. Хәким озак еллар авыл хуҗалыгында хезмәт куйган кеше. Мәсгутькә күченгәч тә авыл советы рәисе булган. Ә колхозлар таркалгач, Җәлил бистәсенә килеп, цехта мастер булып эшләп, пенсиягә чыкты. Мин ул чакта шушы ук цехта директор урынбасары идем. 

Хәким 1968-1971нче елларда Минзәлә совхоз-техникумында укыган. Сигезенче классны тәмамлагач та, үз гомерендә бер урыс кешесе күрмәгән татар авылы балалары шул техникумга укырга барып кергәннәр. Хәким ветеринария юнәлешен сайлаган, зоотехник белгечлеге алган. Совхоз-техникумны бүген дә бик яратып искә ала ул. «Укытучылар шулкадәр әйбәт кешеләр иде, минем сөйләгәннәрем аларга бер дога булып барсын. Безгә карата аеруча миһербанлы булган укытучыларның исемнәре дә күңелдә сакланып калган: ветеринария белгече Млюков Чулпан Хәсәнович, Щеглова Калерия Викторовна, анатомия укытучысы Носова Татьяна Максимовна. Ә класс җитәкчебез Загорская Нина Степановна иде. 

Мәктәптә әйбәт кенә укысак та, без урысча барыбер юньләп белми идек бит инде. Чын урысларны шушы совхоз-техникумга килгәч кенә күрдек. Барыбыз да уналты, унҗиде, унсигез яшьлек малайлар-кызлар. Әйдә инде, әйт инде, дип, укытучыларыбыз безнең җавапны авызыбыздан тартып алалар иде. Безнең белгәнне, ләкин аңлата гына алмаганны укытучыларыбыз аңлаган, билгеле. Аларның һәрберсе шулкадәр тирән белемле шәхесләр иде. Күбесе Мәскәүнең Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган булган. Минзәлә совхоз-техникумында да укыту системасы шулкадәр акыллы итеп оештырылган иде. Техникум үзе белгечләр дә әзерләп чыгара: зоотехниклар, ветеринар, агрономнар, механиклар, умартачылар. Шунда ук үзләренең базасы да бар иде – Воровский исемендәге совхоз гөрләп эшләде. Классларда, аудиторияләрдә теория үзләштерсәк, шул совхозда без, яшьләр, практика үтә торган идек». 

Кама арты ягы өчен шушы совхоз-техникумда чын белгечләр әзерли торган булганнар. Күбесе әле шуннан соң институтларга, академияләргә кереп, зур-зур эш урыннарында хезмәт куйган. Хәким дә бик озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән. Алар группадашлары белән барысы да үзара элемтәдә, бер-берсен югалтмыйча, гомерлек дус булып яшиләр. Кызганыч, группаларыннан 12 кеше бакыйлыкка күчкән инде. Шушы язганнар аларга да дога булып барып ирешсен. 

Минзәлә совхоз-техникумында күбрәк малайлар укыган. Шул ук Минзәләдә педагогика һәм медицина училищесы да бар. Аларында күбрәк кызлар укый. Шушы барлык уку йортларындагы егетләр-кызлар бергәләп укыганнар да, эшләгәннәр дә, шулай ук бергәләшеп ял да итә белгәннәр. Күбесе шунда үзләренә гомерлек яр да тапкан. 

Урысча юньләп белмәгәнлектән, кызыклы хәлләр дә килеп чыга торган булган. Хәким сөйләгән шундый бер хатирәне сезгә дә язмакчы булам. «Берсендә практикага бардык. Совхоз җирендә бәрәңге алабыз. Бәрәңгене казып алгач, урнаштырып бетермичә булмый. Караңгы төшкәнче эшли идек. Яңгыр яуганга да, салкынга да карап тора алмыйсың. Моның нәтиҗәсе шунда ук күренә: кайсысының аягы сызлый башлый, кайсысы ютәлләргә тотына. Ә минем салкыннан тешем шеште. Практикадан соң икенче көнне аудиторияләргә кайттык, дәресләргә кереп утырдык. Минем яңак шешеп кабарган, төне буе сызлап чыкты. Укытучыбыз, класс җитәкчесе Нина Степановна шулкадәр игътибарлы кеше иде, сиңа ни булды, дип сорады. «Менә тешем шеште, төне буе сызлап чыкты», – дидем. Шуннан соң Нина Степановна кәгазьгә справка-юллама шикелле язу язып бирде. «Син бүген дәресләрдән азат. Шушы кәгазь белән врачка барасың», – диде. Шуннан теш табибына киттем. Анысы да шулай ук урыс кешесе, Минзәләдә бик атаклы Панкратов фамилияле табиб иде. Минем әле беренче генә курста укыган чагым, урысча бөтенләй диярлек белмим. Врач минем тешләрне карады, шактый дәвалады да, аннары «тэкир, тэкир», дияргә тотынды. Мин аның ни әйткәнен аңламыйм гына бит. Аптырагач, ул урысчалатып: «Плюнь, плюнь!» – дип тә әйтеп карады. Ә минем Таһир исемле дә, Флүн исемле дә дусларым бар, врач абый шуларның исемнәрен кабатлаган кебек ишетелә миңа. Врач абый ник Флүнне сорый, ник Таһирны искә ала икән, дип, тик аптырап утырам. Ә ул һаман да үзенең «плюнь», дигәнен кабатлый. Шулай шактый гына бер-беребезгә карашып тордык. Әле ярый кырыйдан бер санитарка үтеп бара иде. «Авызыңдагы мамыгыңны төкерергә куша ул сиңа», – дип аңлатып бирде. Тегеләр дә көләләр, мин дә рәхәтләнеп көлдем. Менә шундый кызыклы хәлләр була торган иде». 

Мансур ЗИННӘТУЛЛИН, 

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии