- 11.11.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №10 (октябрь)
- Рубрика: Хәтер-хатирә
Авылдашларыбыз Байрон белән Фаилгә дә 70 яшь тулып китте. Байрон баянын кулына алса, безгә бәйрәм була иде. Байрон белән баян әйтерсең икесе бертуганнар! Музыкант, гармунчы, баянчы буларак, ул авылда йолдыз булып янды.
Бер тапкыр Фаил «Белорусь» тракторында эшләгәндә урманга утынмы, печәнме алып төшәргә мендек. Трактор кабынмый гына бит. Хәлне аңлап, Фаил авылга йөгерде. Черки ашый, түзә торган түгел. Шул арада озак та тормыйча, Фаил әйләнеп тә килде, тракторны кабызып та җибәрде. Армиядән чибәр егет булып кайтты ул. Әлфия белән матур тормыш кордылар.
Камалов Мансур белән Казанда бергә 16нчы заводта эшләдек. Чапшар диюгә, аның күзләреннән яшьләр атылып чыга иде. Шулкадәр яратырга кирәк бит туган авылыңны!
Энем Фәнис Барый абый белән кордашым Рафиснең машинасында стажер-ярдәмче булып эшләде. Ул аларны сагынып искә ала. Казаннан барда ташуларын сөйли башласа, туктый алмый иде. Рафис башын әз генә читкә борып, күзләре белән тутырып елмаеп караса, аннан ниндидер җылылык бөркелә, дөньялар яктырып киткән кебек була иде. Ул әнә фотода да шулайрак карый сыман. Нурания балалары, оныклары белән аны ничек кадерләп карап, соңгы юлга озатты! Алар авылыбызның, безнең чорның булдыклы, уңган егетләре иде шул!
Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН,
Казан шәһәре

Комментарии