«Кызыл шәрык»ка каршы торган Күгәй авылында янәдән җир өчен низаг куера

«Кызыл шәрык»ка каршы торган Күгәй авылында янәдән җир өчен низаг куера

Элек-электән төрле ыру-кабиләләр арасында низаглар, дәүләтләр арасында сугышлар чыгуның төп сәбәбе – җир булган, дип өйрәтә тарих. Аның шулай икәнен Яшел Үзән районындагы Күгәй авылы халкы аеруча яхшы белә. Чөнки әлеге авыл халкы XXI гасыр башында да «җир өчен сугыш» дигән төшенчә белән күзгә-күз очрашты. Күгәйлеләрнең 2003-2006нчы елларда «Кызыл шәрык» ширкатен үз җирләренә кертмәс өчен көрәшүләрен күпләр хәтерлидер әле. Ул вакытларда яулап алырга теләгән инвесторның машиналарга төялешеп килгән таза-таза сакчыларына каршы да чыгып басты Күгәй халкы. Алар куркып чигенмәделәр. Нәтиҗәдә, үз колхозларын саклап калып, мөстәкыйль хуҗалык буларак яшәүләрен дәвам итәләр. Бүгенге көндә әлеге җирлектә «Күгәй» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшләп килә.

Шулай булгач, теләкләренә ирешкәннәр, мөстәкыйль хуҗалыклары бар, әлеге җирлектә инде проблема юктыр, дияр идең. Әмма, алай түгел икән шул. Соңгы ике елда авыл халкының бер өлеше янәдән ризасызлык белдерә башлаган. Ни өченме? Сәбәп һаман да шул – җир бүлешү мәсьәләсе икән.

БЕРДӘМЛЕК ЮГАЛЫП БАРА

«Без үзебезнең пай җирләребезне Гарипов Равил дигән шәхси затка сатарга телибез. Ә «Күгәй» кооперативы җитәкчесе Ирек Хәйруллин рөхсәт бирми. Нәтиҗәдә, хәзер җирне саткан өчен акча да алып булмый, җир арендасы өчен кооператив дивиденд та түләми. Безгә нишләргә?..»

Менә шундый эчтәлектәге мөрәҗәгать килеп иреште редакциябезгә Күгәй авылыннан. «Бу шимбәдә кооператив җитәкчесе җир мәсьәләсе буенча эшчеләрне җыярга ниятли. Анда бюджет хезмәткәрләре, пенсионерлар кебек башка пайчылар чакырылмаган. Үзләре генә ни эшләргә җыеналардыр. Шул җыелышка килә алмассызмы?» – дип тә өстәделәр мөрәҗәгать итүчеләр.

Әлбәттә, шимбә көнне бардык Күгәй авылына. «Кооператив эшчеләре җыелышы» дип аталган вакыйгада да катнаштык. Хуҗалыкның машина-трактор паркы ишегалдында 10-15ләп кеше җыелды. Һәм алар кооператив эшчеләре генә түгел иде. Журналист киләсен дә белгәч, күрәмсең, чакырылмаган категория пайчылар да катнашырга булган. Арада берничә укытучы, пенсионер да бар иде.

Нигездә, редакциягә шалтыраткан вакытта әйтелгән сораулар күтәрелде җыелышта. Берәүләр җирләрен кооперативтан алып, Гарипов Равил дигән шәхси затка сатарга тели; икенчеләре аренда хакын даулый; өченчеләре ни сәбәптәндер җыелып килгән ике-өч еллык җир салымына гаҗәпләнә. Тагын кемнәрдер берни аңламагандай, авызларына су кабып торалар. Иң мөһиме, ярый әле заманында хуҗалыкны саклап калдык, пай җирләрен алга таба да кооперативта калдырырга телим, дигән бер генә кеше дә булмады җыелышта. Димәк, заманында «Кызыл шәрык» ширкатенә дә каршы тора алган Күгәй авылы халкы арасында бердәмлек төшенчәсе югалып бара.

Әлеге фикерем белән ялгышмыйммы дигәндәй, инанырга теләп, җыелган халыктан да сораштым.

– Эшлибез инде, тракторчылар бердәм, – диде янәшәдә басып торучы бер агай. Кооператив җитәкчесе Ирек Хәйруллин әйтеп исенә төшерә торгач, икенче механизатор: «Быел 287 гектар җир чәчтем, шуның өчен 32 мең сум чыкты», – дип кабатлады җитәкчесе артыннан.

Шулчак бер пенсионер апа дәртләнеп сөйләп китте:

– Менә, минем күршем Рафис тркторчы, гомер буе колхозда иртәдән-кичкә кадәр эшли. Икмәген дә ала, печәнен дә. Шуның белән малын үстереп сата. Тагын нәрсә кирәк инде, акча шунда бит...

Эш шартлары, хезмәт хаклары турында башка анык җавап әйтүче булмады. Төгәл ничә сум хезмәт хакы алуларын да, нигәдер, яшерделәр. Ә кооперативның сакланып калуы турында – «канәгать инде, читкә йөргәнче, үз авылыңда эш булу яхшырак», дигән фикер генә ишетелде.

– Пай җирләре өчен аренда хакы ел саен тиешенчә түләнәме? – дип, җыелыш темасына якынрак киләм.

– Пай өчен 6 гектарга бер центнер икмәк бирелде инде. Былтыр бөтенләй алмадык, – ди бер ханым. Хуҗалык рәисе шунда ук төзәтмә ясады:

– Икешәр центнер бирдек бит.

– Кая инде, берәр центнер... Былтыр да, быел да бернәрсә бирелмәде.

Тагын тракторчы Рафис турында сөйләгән пенсионер апа төгәллек кертеп китте:

– Аренда хакы моңарчы ел саен икешәр центнер икмәк белән бирелде. Менә хәзер мин дә пайларымны сатарга гариза язган идем, шунлыктан соңгы вакытта миңа да берни бирелмәде.

– Пайларын сатарга теләгән кешеләргә мин ничек аренда хакы түлим инде. Аларның җирләрен Равил Гарипов эшкәртә бит, – дип акланды кооператив җитәкчесе.

Бу урында, алгарак китеп шуны да искәртеп узыйк, Күгәй авылыннан Казанга кайту юлына чыгу белән, шалтыратып, шактый яңа мәгълүматлар әйттеләр. Кооперативта хезмәт хаклары берничә ай буена түләнми икән. Акча алу өчен, эшчеләрне ярты елдан-ярты елга эшсезлек биржасына бастыралар. Шалтыратып сорагач, әлеге мәгълүматны ферма эшчесе Илшат Гатиятуллин да раслады.

– Эшсезлек биржасында ярты ел торабыз да, аннан кооперативка күчәбез. Соңыннан тагын шулай кабатлана, – ди ул. Хезмәт хакының күбесенчә натуралата бирелүе турында да өстәде.

Кыскасы, күзгә-күз очрашу вакытында ачылып бетеп әйтмәсәләр дә, соңыннан кооперативта барысы да «ал да, гөл» түгеллеген белдерделәр күгәйлеләр. Бердәмлек тә шуңа югала башлаган, күрәмсең.

КЕМНЕ КҮРСӘТСӘ, ШУЛАРГА ТҮЛӘГӘННӘР...

Инде җыелышта халык тарафыннан күтәрелгән сорауларга килгәндә, аларга җавапларны кооператив җитәкчесе һәм җирлек башлыгы белән бергәләп табарга тырыштык.

Күгәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова сүзләренә караганда, җирлектә барлыгы 391 пайчы исәпләнгән. Пай җирләренең гомуми мәйданы 2393 гектар. Пайлар аерым-аерым түгел, ә бер тулаем массив буларак, барысы да уртак кадастр номеры белән теркәлгән. 2014нче елның 12 маенда әлеге җирләрне «Күгәй» кооперативына 2020нче елның 20нче маена кадәр арендага бирү турында килешү төзелә. Килешүгә пайчылар исеменнән гомуми җыелышта сайлап куелган вәкил Варис Әдиятуллин һәм, икенче яктан, кооператив рәисе Ирек Хәйруллин имзаларын куялар. Закон кушканча, килешү теркәү палатасында раслау уза. Шулай итеп, кооператив законлы рәвештә пай җирләреннән файдаланып килә. Тик менә, ни өчендер, пай җирләрен арендага алган өчен түләү мәсьәләсендә каршылыклы фикерләр ишетелде бит. Кемдер пай өчен берәр центнер икмәк бирелде, кемдер – икешәр центнер, ди. Ә кайберәүләр бөтенләй берни алмаган.

– Кулда пайчыларның төгәл исемлеге юк, ә ул арада кемдер паен сатып җибәрә, без белми дә калабыз. – ди Ирек Хәйруллин әлеге хәлгә аңлатма биреп. – Шуңа күрә, кем сорап килә, шуларга бирелде инде пайлар өчен аренда түләве. Күпме пай кооперативта арендада икәнне ел саен пайчыларның вәкаләтле вәкиле Варис Әдиятуллин әйтә иде. Шуларга түли идек.

Менә сиңа мә, бик сәер тәртип булган ул! Ничек инде арендага алган пай җирләренең төгәл исәбен дә белмәскә кирәк? Икенче яктан, җир пае өчен аренда хакын түләүдә төгәллек – ул бит хуҗалыкның финанс эшчәнлеге контроле, дигән сүз. Ә аны раслаучы документлар кооперативның кереме, чыгымы, салымнары күләмен билгеләүдә чагылыш таба. Димәк, биредә тулаем исәп-хисап эше төгәл алып барылмаган, дигән шик туа. Тиешле органнар өчен бу чираттан тыш тикшерү үткәрергә сәбәп булырга мөмкин.

«ИРЕКЛЕ» ПАЙЛАР КАЯН КИЛЕП ЧЫККАН?

Күтәрелгән сораулар буенча алга таба барыйк. Пай җирен кооперативтан алып, Равил Гариповка сатарга рөхсәт бирми, дип зарланучылар булды. Моның да сәбәбен Ирек Хәйруллин яхшы белә.

– 2020нче елның 20нче маенда безнең аренда килешүенең вакыты чыкса да, ул әле законлы көчендә, – ди кооператив рәисе. Һәм дөрес әйтә дә. Чөнки, вакыты чыкса да, килешүне өзү өчен, анда имзаларын куйган якларның берсе рәсми гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ирек Хәйруллин андый адымга барырга теләми. Ә пайчылар аерым-аерым гариза бирә алмый. Фәкать гомуми җыелышта сайлап куелган вәкаләтле вәкил генә андый хокукка ия. Шулай булгач, әлегә кооператив рәисе ризалык бирмәсә, бер пайчы да җирен аерып ала алмый, сату турында уйларга да түгел, дигән сүз. Ләкин, игътибар итегез, югарыда аренда өчен түләү турында аңлатканда, Ирек Хәйруллин: «Пайчыларның төгәл исемлеге юк, кемдер паен сатып җибәрә, без белми дә калабыз», – дигән иде бит. Ул рөхсәт бирмәгәч, кем сата алды икән соң? Әгәр рөхсәт биргән булса, димәк, күпме пайчы киткәнлеген белә, дигән сүз бит. Ирек Хәйруллинның фикерләре үз-үзенә каршы килә бу очракта.

Дөрес, шәхси зат Равил Гарипов, ниндидер могҗиза белән, пай җирләрен кооператив рәисе рөхсәтеннән башка да сатып алып, үз милкенә әйләндерә алган.

– Әйе, мин физик зат буларак, 60лап пайны сатып алдым. Теркәү палатасы аша үткәрелгән, алар хәзер законлы рәвештә минем шәхси милкем, – ди Равил Гарипов. Аңлатуынча, ул «Күгәй» кооперативы белән пайчылар арасында төзелгән аренда килешүенә кермәгән пайларны сатып алган икән.

Күгәй авыл җирлегендә андый пайлар каян барлыкка килгән икән соң? Монысы инде гаять кызыклы сорау. Җирлек башлыгы Фәния Хисаметдинова барлык пайлар да килешү буенча кооперативка арендага бирелде, дигән иде бит...

«Ирекле» булган пайларны сатып алганда туган тагын бер сәер хәл шик уята. Закон кысалары нигезендә, җирләрне сатып алырга теләү турында «Яшел үзән» гәҗитендә 2020нче елның 23нче декабрендә игълан чыга. Ә кооператив рәисе әлеге игъланда күрсәтелгән җирләргә дәгъва белдереп, 2021нче елның 18нче гыйнварында шикаять тапшыра.

– Игъланда күрсәтелгән җиргә бер ай эчендә дәгъва белдерүче бүтән зат булмаса гына, ул җир алырга теләгән затка бирелергә тиеш, – ди Ирек Хәйруллин. – Мин өч атна буена артыннан йөреп, шикаятьне барыбер тапшырдым, тиешле вакытка өлгердем. Аңа да карамастан, җирләрне барыбер Гариповка рәсмиләштергәннәр. Бу хәлне һич аңлый алмыйм.

Әйе, аңлашылып бетмәгән хәлләр шактый монда. Яшел Үзән районы хакимияте, андагы тиешле органнар ул сорауларга җавапларны табарга ярдәм итәрләр, дип ышанасы килә.

ҖИРГӘ ХУҖА БУЛУ МӨМКИНЛЕГЕ БАР ӘЛЕ

Гомумән, Күгәй җирлегендәге әлеге вазгыятьтә барыннан да бигрәк халык, пай хуҗалары билгесезлек алдында калган. Җирләрен Равил Гариповка сатып, аның өчен акчасын алырга өлгергән 60лап пайчының хәле аңлашыла. Аларны бу очракта бәхетлеләр, дияргә дә мөмкин. Сату-алу, дөрестән дә, закон кысаларында узган булса. Алардан тыш, әле бит тагын сатарга теләп гариза язган, ләкин кооператив рәисе рөхсәт бирмәү аркасында, ике арада эленеп калган пайчылар шактый. Сату-алу процессы рәсми төгәлләнмәгәч, Равил Гарипов акчаны бирми. Аларның җирләре белән Гарипов файдалана дип, Ирек Хәйруллин аренда хакын да түләми.

Хәер, ул «ике арада эленгәннәр» генә түгел, пай җирләрен кооперативта арендада тотучыларның да шактые хәзер шикләнә башлаган, берникадәр билгесезлек алдында торалар. Үз җиреңә үзең хуҗа була алмагач, сатарга яки аерылып чыгарга теләсәң, кооператив рәисенә ялынып барырга кирәк булгач, каян ышаныч калсын инде?! Билгесезлеккә нокта кую максатыннан, җирлек башлыгы пайчыларның гомуми җыелышын үткәрү тәкъдимен керткән. Фәния Хисаметдинова әйтүенчә, ул турыда матбугат чарасында игълан бирелгән инде. Җыелышны 4нче декабрьгә билгеләгәннәр. Анда пайчылар җыелышып, бердәм сүзләрен әйтә алсалар, үз җирләренең хуҗалары булу мөмкинлеге бар әле.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Яшел Үзән – Казан

Комментарии