Гөрләде ярминкәләр: продукция мул, хәтта... писүк та бар иде

Гөрләде ярминкәләр: продукция мул, хәтта... писүк та бар иде

«Шәһәр халкын чагыштырмача арзанлы һәм сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итү өчен!» Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруның максаты шулай аңлатыла. Әмма үткән шимбәдәгесе сыман ук исеме җисеменә туры килгәне булмагандыр. Ярминкәләргә агылган халык ташкыннан чыгып, башкача нәтиҗә ясау мөмкин түгел иде.

Һәрвакыттагыча, ярминкәләр авыл хезмәтчәннәре төяп алып килгән товарларның муллыгы, төрлелеге белән аерылып тора. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белдергәнчә, 19нчы марттагы ярминкәләргә дә Казан шәһәрендәге 15 ноктага 500дән артык йөк машинасы төялеп килгән. Ә сатуда нәрсәләр бар иде соң, дигән сорауга җавап итеп: «Шикәр комы һәм... башка продукцияләр дә сатылды», – дип әйтергә мөмкиндер.

ШИКӘР КОМЫ ТУРЫНДА

Дөрестән дә, узган шимбәдәге ярминкәләрдә шикәр комы беренче номерлы товар булды. Аграр министрлык белдерүенчә, ул башка вакыттагыга караганда ике тапкырга күбрәк сатылган (93,5 тонна).

Без «Казан» агросәнәгать мәйданчыгындагы ярминкәгә иртәнге сәгать алты тулганда килдек. Инде шул вакытта шикәр комы сатыласы ноктага тезелгән чиратның озынлыгы телсез калдырды. Сәгать алты тулгач, «сата башладылар», – дигән хәбәр таралды. Шул вакытта әкиятләрдә генә була торган хәтсез озын елан кебек бормаланып сузылган чират янә бер хәрәкәткә килеп, тартылып куйгандай итте. Көтелгән хәбәр ишетелгәч, алдан урын алып куеп, башка сату нокталарында кирәк-яракны күзләп йөрүчеләр дә кире чиратларына ашыктылар. Нәтиҗәдә «елан» тагын да тыгызлана, сузыла төште.

Без сату процессын күзәтергә чиратның иң башына таба атладык. Ә анда, тагын бер могҗиза, өч баһадир басып тора. Әйе, нәкъ әкият пәһлеваннары кебек, өч полиция хезмәткәре калкып чыкмасынмы каршыга. Өчесе дә форма кигән, йөзләрен махсус битлекле баш киеме белән каплаганнар. Үзләре бик итагатьле сөйләштеләр. Чиратсыз керүчеләр булмасын дип, тәртип саклау максатыннан җитәкчелек махсус бастырган икән аларны. Дөресен әйтик, әле полиция ярдәмендә чират саклап шикәр комы саткан очракны күргән юк иде.

– Бер кешегә ун килограммлы бер капчык кына бирәбез. Килограммы 60 сумнан, – диде сатучы ханым коры гына. Аның безнең белән сөйләшеп торырга вакыты бөтенләй юк, сатып алучыларга хезмәт күрсәтеп өлгерергә кирәк. Ә писүк алырга тезелешеп баскан халык, су ташкыны сыман, агыла да агыла.

Ике кулына шикәр комы тутырылган берәр капчык тотып янәшәдән үтеп баручы агайга: «Сез бүген бәхетле икән, хәтта ике капчык эләктергәнсез!» – дип төрттереп куйдык.

– Әйе, шөкер, писүкле булдык, – дип шатлыгы белән уртаклашты ул. – Хатын белән икебезгә бу ике капчык. Иртәнге бишенче яртыда чиратка баскан идек. Ниһаять менә, ике сәгать дигәндә чиратыбыз җитте. Уф, булды, арыдым. Хатын килгәнче машинага барып, утырып торам хәзер.

«Бәхетле» агай китте, ә без аның артыннан карап калган чиратта басып торучы «бәхетсезләр» белән аралашып алырга булдык.

– Сәгать ничәдән чиратта торасыз?

– Ой, иртәнге алты тулганда монда идек инде.

– Мин алтыда чират алдым, ә өлгерләр иртәнге дүрттән үк килеп баскан булганнар икән.

– Мин ярминкәгә иртәнге сәгать алтыда килгән идем. Башта күрше рәттәге товарларны карап үттем. Чират торып сөт, бәрәңге, кәбестә алдым. Ә писүк сатыла торган рәткә әлерәк кенә кердем. Шуңа чиратның ахырына калдым инде, – ди үзен Алсу Сәгъдиева дип таныштырган ханым. – Нигә аны бөтен ярминкәгә бер генә урында саталар икән? Чират шуңа бик озын сузыла бит. Менә итләрне, бәрәңгене әллә ничә урында саталар. Чират та алай зур түгел, тиз үтә. Ә монда писүк алам дип, ничә сәгать торырга кирәк! Миңа күп тә кирәкми ул, без шикәр комын аз ашыйбыз. Шул камыр ризыклары пешергәндә кушарга гына...

Без сөйләшкән арада, янәшәдән узып баручы бер өлкән яшьтәге хатын-кыз: «Әйтә алмассызмы, кайда шикәр комы саталар?» – дип русчалатып сорады. Аның соравы гаҗәп түгел, чөнки сәүдә рәтенең буеннан-буена өелешеп басып торган халык чираты аша писүк сату ноктасын ансат кына эзләп табу мөмкин түгел иде. «Бу халык барысы да шикәр комы алырга тора, дөрес килдегез, чират ахыры тегендәрәк», – дигәч, ул югалып калгандай булды.

– Өч көн элек камыр басканда күршедән ярты стакан алып торган идем, хәзер аны да кайтарырга кирәк бит. Кибетләрдә эзлим, дүшәмбедән бирле писүк күргәнем юк. Адмиралтия бистәсендә яшим мин. Ул тирәдәге бөтен кибеткә керәм, Воровский урамындагы «Лента»га да барам. Писүкне генә таба алганым юк, – дип сөйләнеп, ханым чират ахырына юнәлде.

Кыскасы, ярминкәдә шикәр комы иң популяр товар, мәхшәр инде! Ә бит халык сорауны дөрес күтәрә. Нигә шикәр комын сатуны бер генә урында оештырганнар? Әлеге сорау белән ярминкәне оештыруда катнашучы кайбер «нәчәльство»га (безгә очраганнарына) мөрәҗәгать итәбез.

– 2020нче елда үстерелгән чөгендердән Татарстанда 300 мең тонна шикәр комы җитештерелгән иде. Ә узган елгы уңыштан 175 мең тонна гына. Бу да бераз шикәр комына кытлык тууга сәбәпчедер, – дип, фикерен белдерде аграр министрлык белгече. – Әмма шикәр заводларының складларында продукция бар әле. Алар элек төзелгән килешүләр нигезендә, көн саен тиешле бер күләмдә генә кибетләргә чыгарыла. Ә хәзер халык дәррәү күтәрелеп, күпләп ала башлагач, ул күләмнәр генә җитми билгеле...

Ярминкәдә нигә бер урында гына сатыла соң, дигән сорауга якынрак килүне сорыйбыз. Ишетелгән җавап шаккаттырды безне. Баксаң, шикәр комы төяп алып килгән машиналар тагын ике ноктада бар икән. Тик алардан сатуны әле башламыйлар. Көтәләр. Нәрсә көтәләрме? Татарстан Президенты килгәнне... Әйе, бер ялгансыз, шулай диделәр. Иртәнге җыелышлардан соң, сәгать уннарда Президент ярминкә карарга киләсе икән. Бөтен «байлыкны» хәзер үк ачсалар, товар сатылып бетәчәк. Президентка буш киштәләр күрсәтеп булмый бит инде. Шуңа оештыручылар сабыр гына көтә. Ә бердәнбер шикәр комы сату ноктасына чират торган саен озыная бара. Әле сәгать иртәнге сигезенче ярты гына иде...

БАШКА ТОВАРЛАР...

«Башка товарлар» дигәнен бу ярминкәгә аеруча мулдан алып килгәннәр иде. «Казан» агросәнәгать мәйданчыгындагы сәүдә бәйрәмен узган атнада Арча, Кукмара, Мамадыш районнары оештырды. Шулай ук, «Татарстан кулланучылар җәмгыяте», «Рацин», «Татагролизинг», «Майский» оешмалары да актив катнашты.

Ашлыкны, ит, бәрәңге, ярмалар, сөт һәм сөт продуктларын көзге ярминкәләрдәгегә караганда ике тапкырга күбрәк алып килдек, – ди Кукмара районы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Чулпан Канәфина – Сорау бар, товарлар яхшы сатыла. Киләсе атнага тагын да мулрак олаулар белән килергә ниятлибез. Районда азык-төлек җитәрлек.

Арча районы хезмәтчәннәре дә зурлап килгәннәр. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ринат Гатиятов сүзләренчә, 3 Камаз машинасына төяп ашлык, 6 тонна ит, 20 тонна бәрәңге, ике тоннадан артык сөт алып килгәннәр. Алардан тыш, сырлар, кондитер ризыклар, бал, ит һәм балык продуктлары шактый.

– Бәяләрне Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткәннән арттырмадык, – ди Ринат Гатиятов. – Сыер итенең килограммы, мәсәлән, 420-450 сумнан, ашлык, төренә карап – 15-18, бәрәңге – 35 сумга сатыла. Бу хаклар шәхси эшмәкәрләр өчен дә файдалы, алар да үз товарлары белән ярминкәгә теләп килделәр.

Ә «Татагролизинг» җәмгыяте алып килгән кайбер яшелчәләрнең хакы тагын да арзанрак иде. Алар бәрәңгенең килограммын 30, кәбестәне – 50, кишерне – 43 сумнан саттылар.

Тулаем алганда, ярминкәдә бәрәңге, яшелчә сату нокталарының һәммәсендә, алай зур булмаса да, чиратлар да күренгәләде. Шулай да, шикәр комыннан кала иң зур чират, мөгаен, сөткә булгандыр. Юкса аны сату урыннары да шактый иде. Барысында да бер бәя – литрын 40 сумнан саталар. Ә көзге ярминкәләрдә 35 сум булган.

– Ул вакыттан соң тормыш ничаклыга кыйммәтләнде бит инде, – дип, журналист икәнлегебезне белгәч, фикерен җиткерде сөт алучы бер агай. – Кичә генә телевизордан сөт тагын 20 процентка кыйммәтләнә дип сөйләделәр. Янәсе, савытының бәясе арта икән. Безгә нигә аның савыты. Гадәти полиэтилен капчыкка тутырсыннар шунда. Бер литрга да тулмаган сөт кибеттә 60-70 сум тора. Әле мондый авыл сөте сыман сыйфатлы түгел. Ярминкәдә рәхәтләнеп 40 сумнан алабыз. Рәхмәттән башка сүз юк!

Арча районының Айван авылыннан ярминкәгә тавык түшләре алып килгәннәр. Фәтхуллиннар шәхси хуҗалыгында үстерәләр икән.

– Бер тавык түше, авырлыгына карап, 750-900 сумга чыга. Килограммын 280-300 сумнан сатабыз. Яңа елга хәтле ярминкәләрдә 260тан саткан идек. Хәзер 20 сумга арттырдык, – ди Рүзилә Фәтхуллина.

– Бу хаклар сезне канәгатьләндерәме?

– Алай ук түгел. Чөнки кошларга азык бик кыйммәтләнде. Хәтта пычкы чүбе бәясе дә күтәрелде. Тавыкларны үстерү өчен тотылган чыгымнар нык арта.

– Ул очракта нигә итнең килограммын 300-320 сум итмисез? Әллә бу хакларны күрсәтмә рәвешендә билгеләделәрме?

– Безгә фәлән бәядән арттырмыйча сатасыз, дип күрсәтмә бирүче булмады анысы. Хакларны күтәрсәк, сатып алучылар өчен артык кыйммәт булыр, дип уйлыйм. Ярминкә булгач, барыбер бәяләр гадәттәгедән арзанрак куелса, яхшы бит инде. Алып килгән товарыңны сатып бетерү дә кирәк әле

– Мондый ярминкәгә йөрү файдалымы сезнең өчен, әллә ихтыяри-мәҗбүри киләсезме?

– Юк, мәҗбүриләмиләр. Көтеп алып, үзебез төялеп киләбез. Безнең өчен сату урыны бит. Барыбер файдага гына...

– Кукмара районының Нырты авылыннан без, – ди янәшәдәге сәүдә киштәсе артында ит кисәкләрен әйләндергәләп, халыкның күзен кыздырып торучы алъяпкычлы ханым. Үзен Айсылу Хамизова дип таныштырды ул. – Тана ите алып килдек ярминкәгә. Терлекләрне үзебез үстерәбез. Гадәти шимбәләрдә сату белән Кукмара базарына чыга идек. Бу ярминкәләрне көтеп алдык инде. Чөнки монда халык күбрәк йөри.

– Ихтыяҗ бармы соң, кыйммәтсенмиләрме?

– Тана итенең килограммын уртача 450 сумга сатабыз. Сыйфатына карап, гел итле җирен 550 сумга да алалар. Ә сөяклерәк урыннарын 400дән дә бирәбез.

Кайберәүләр кыйммәтрәк, дип әйтә инде. Нишлисең бит. Безнең өчен 20-30 сумга арзанрак кебек әле. Чыгымнар арта бит. Ләкин бөтен җирдә уртача 450 сум булгач, без генә бәяне арттыра алмыйбыз.

Шулай да, бу ярминкәләр безнең өчен файдалы. Өч ел рәттән киләбез инде, товарыбызны сата алмыйча кире алып кайткан юк. Безнең өчен вакытында сату бик мөһим бит.

Шулай инде ул: алучыга – кыйммәт, сатучыга – арзан сыман. Әмма бу ярминкәләрдә халык аеруча күп иде һәм капчыклап, арбалап товар җыйды.

– Ит бәяләре кыйммәтрәк кебек инде, – диләр ирле-хатынлы Резидә белән Наил Газизовлар да. – Шулай да ярминкәләрне көтеп алдык. Монда хаклар барыбер арзанрак һәм продукция сыйфатлырак. Иртүк килеп җиттек менә. Ит, бәрәңге, сөт алырга исәп. Калганын йөргәндә карыйбыз инде.

Килегез, карагыз, дияргә генә кала. Дөрестән дә, ярминкәләрдә товарлар мулдан һәм алар һәр шимбә саен 23нче апрельгә чаклы оештырылачак.

 

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

 

Ярминкәләрдәге кайбер товарларның бәяләре:

(1 килосы)

Шикәр комы – 60 сум

Он – 35 сум

Сыер ите – 420-450 сум

Бәрәңге – 30-35 сум

Кишер – 45 сум

Кәбестә – 50-55 сум

Кызыл чөгендер – 35 сум

Суган – 35 сум

«Майский» помидоры – 110 сум

«Майский» кыяры – 70,4 сум

«Пестречинка» тавыгы – 160-169 сум

Авыл тавыгы – 280-300 сум

Карабодай – 90 сум

Борчак – 50 сум

Бодай – 17-18 сум

Арпа – 17 сум

Солы – 15 сум

Бал – 350 сум

Фабрика йомыркасы (дистәсе) – 70-87 сум

Авыл йомыркасы (дистәсе) – 100 сум

Сөт (1 литры) – 40 сум

Комментарии