Яңа әкият: Балтачта җирләр аякланган...

Яңа әкият: Балтачта җирләр аякланган...

«Берничә көн элек авыл җирлеге җыелышы узды. Анда ачыкланганча, безнең Көек авылының Ибраһимов исемендәге урамында урнашкан дистәләп йорт урман полосасына, ягъни урман хуҗалыгы җирләренә кергән икән. Хәзер ул хилафлыкны төзәтү өчен 5әр мең сум акча түләргә һәм участок чикләрен яңадан билгеләп, теркәтергә кирәк, диләр. Ә каян чыккан ул урман полосасы, шуны аңлата алмадылар.

Безнең йортлар 40-50шәр ел элек салынган бит инде. Аңарчы да нигезләр буш булмаган. Инде ничә буын яшәгән ул нигезләрдә. Без гомер буе салымын түләп киләбез. Ул җир мәйданнарында беркайчан урман түгел, кәкре каен да үсмәгән. Хәзер ничек урман җиренә кергәнбез, һич аңламыйбыз. Шул сорауга ачыклык кертергә ярдәм итсәгез иде...»

Редакциягә юлланган әлеге мөрәҗәгатьне укыгач, иң элек әкиятләрдәге тавык аяклы убырлы карчык йорты күз алдына килде. Балтач районының Көек авылындагы йортлар да шундый аяклы микәнни соң? Элек «дөрес» урынга салынган өйләр хәзер урман хуҗалыгы җирләренә кергән, дип аңлатканнар бит. Мәсьәләне ачыклый торгач, йортларның бернинди аяклары булмавы аңлашылды анысы. Сүз, гомумән, өйләргә кагылмый, ә алар урнашкан участок чикләре турында икән. Ягъни мәсәлән, убырлы карчыкныкы сыман йортлар аякланмаган, бакча башындагы җир мәйданнары күчкән. Ә күчеп йөрүче җир турында әлегәчә әкият юк иде кебек. Шуңа, Балтачтагы чынбарлык мисалында, яңа әкияти хәлне үзебез бәян итәргә булдык.

ИКЕ АГАЧ АРАСЫНДА АДАШКАННАР...

Борын-борын заманда... дип башлый алмыйбыз бу әкиятне. Чөнки ул хәзерге көнгә, прогресс заманына карый. Кем әйтмешли, мәзәге, гыйбрәте дә шунда: җирнең түгәрәк икәнлегенә тәгаен инанып, күктә яшен яшьнәвен Алла бабайның чыбыркы шартлатудан түгеллеген белгән алдынгы карашлы XXI гасырда, фән-техника казанышлары нәтиҗәсендә әллә нинди роботлар, катлаулы компьютер программалары белән эш иткән чорда булган хәл бу. Җир мәйданнарының чикләрен махсус приборлар ярдәмендә координатлар белән күрсәтү дә фән-техника алгарышының бер чагылышы. Хәзерге техник җайланмалар ызаннарны бик төгәл билгеләү мөмкинлеге тудыра. Ләкин, Балтачтагы сыман мәзәк очраклар да булгалый икән шул әле. Гади генә әйткәндә, анда әллә ялгыш, әллә махсус, урман хуҗалыгы җиренең чикләрен билгеләүчеләр ике туера арасында буталган, дияргә мөмкин. Чөнки шәхси хуҗалыкларның бакча башларындагы урман дип күрсәтелгән урыннарда берничә тал-туерадан гайре агач үсми...

Хәзер әлеге әкияти хәлне вакыйгалар агышыннан чыгып бәян итик. Югарыда искәртелгән мөрәҗәгатьне Көек авылыннан кабул иткәч тә, без Балтач җирлегенең Башкарма комитетына шалтыраттык. Чөнки район үзәгеннән ике чакырым чамасы читтә урнашкан әлеге авыл Балтач шәһәр җирлегенә керә икән. Җирлекнең Башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов мәсьәлә турында хәбәрдар булуын белдерде:

– Район үзәге якын-тирәдәге авыллар хисабына киңәя бара. Шуңа күрә Балтач шәһәр җирлегенең яңа генераль планын төзү эшен башладык. Яңа планда каралган җирлек чикләре экология, урман хуҗалыгы кебек министрлыклар белән килештерелергә тиеш. Менә шул процесс вакытында Көек авылы территориясе чикләре белән урман хуҗалыгы ызаны чагышмавы мәгълүм булды, – дип аңлатты ул туган хәлне. Гомер-гомергә Көек авылының Ибраһимов урамындагы шәхси хуҗалыклар бакчалары булган, бернинди агач үсмәгән җир мәйданнары ничек урман хуҗалыгына кергән, үзебез дә һич аңлый алмыйбыз, дип гаҗәпләнүен әйтте. Аның өстенә, без дә шул ук сорауны куертабыз, булып чыга.

Балтач шәһәр җирлегенең Башкарма комитеты җитәкчелеге үзенең хезмәт вазыйфаларын үтәү максатыннан һәм Көек авылы халкы үтенече буенча безнең аптырату тәэсире нәтиҗәсендә дә, мәгълүм сорауны Татарстан урман министрлыгына рәсми хат белән юллый. «Закон буенча 30 көн эчендә урман министрлыгыннан җавап килергә тиеш. Аңарчы үзебез дә хәлгә бернинди аңлатма бирә алмыйбыз», – дип, безгә дә көтәргә тәкъдим итәләр. Нәтиҗәдә, без дә, Балтач шәһәр җирлеге җитәкчелеге дә ай буе министрлыктан җавап көттек. Хәлгә аңлату сорап Көек авылыннан редакциягә шалтыратулар гына ул вакытта да тынмады.

АРКАНЛАМАГАЧ, ҖИР ДӘ КАЧА ИКӘН

Әйткәнебезчә, Балтач район үзәгеннән ике чакырым тирәсе генә читтә урнашкан Көек авылы үзе зур түгел. Күп булса, утызлап йорты бар, Ибраһимов исемендәге шул бер урамнан гына тора икән. Аның каравы, без хәзер шәһәргә керәбез, ди авылның өлкән кешесе Васыйл Галиев. Ул гомере буе шушы җирлектә яшәгән.

Бакчасының бер өлеше урманга качканга аптыраган Васыйл Галиев

– 1990-92нче елларда яңа йорт төзеп чыктык. Йорты яңа булса да, нигезе иске, борынгы инде. Биредә ничә буын гомер иткән бит. Элек-электән шушы бакчаны эшкәртеп, бәрәңгесен, башка вак-төякне утыртып килдек. Йорт та, җир дә рәсмиләштерелеп теркәлгән, салымнарын түләп киләбез. Ә быел шул җиребезнең урманга кергәнлеген әйтеп, өнне алдылар. Ничек алай була икән ул? – дип гаҗәпләнә Васыйл агай. Һәм билгеле инде, гомер буе үз бакчасы дип санап килгән җирне урман хуҗалыгы файдасына бүлеп бирергә риза түгел ул. Әле ул бакча эшкәртелмичә буш торган булса бер хәл. Бер аршинын да буш яткырмыйбыз, ди бит. Хәзер дә аның сөреп калдырылганлыгы әллә каян күренеп тора. Башкача булу мөмкин дә түгел. Чөнки Васыйл Галиевлар әле дә шәхси хуҗалыкларында терлекне шактый асрыйлар икән. Ә аларга ашату өчен бакча тутырып бәрәңгесен, чөгендерен, һичьюгы печәнен үстерми мөмкин түгел бит.

Гомумән, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы Илдар Габдрахманов Көек авылында яшәүчеләрне бик уңган һәм тырыш халык, дип шәрехләде. Аның шулай икәнлеге авылга килеп керүгә үк күзгә ташлана. Бердәнбер урам буйлап тезелеп киткән йортларның барысы да иркен, төзек, берсеннән-берсе матур булуы шуны дәлилли. Ә шәхси хуҗалыкларда чын авыл уклады белән, таза тормыш алып барылуын абзарлардагы терлекләр күрсәтеп тора. Мисал өчен, без күрешеп аралашкан Айдар Гәрәевлар сараенда 22 баш мөгезле эре терлек бар. Аларның 10ысы савым сыерлары, ди йорт хуҗасы. Һәм бу әле рекорд түгел икән. Айдарның абыйсы Әхмәтхан хуҗалыгында 40тан артык ат асрала.

– Шуңа күрә, безнең өчен җир аеруча кадерле. Ташландык булып, агач үсеп яткан бакча-кырлар гомергә булмады биредә. Мин бу нигездә туганнан, 50 ел яшим инде. Шул вакыттан гел шушы бакчаны эшкәртеп, бәрәңге утырттык. Бакча башында күренеп торучы ерганак элек инеш иде. Соңгы дистә елда гына ләм утырып, саегып, тараеп бетте. Кырыйларына куаклар, туералар үсеп чыга башлады. Алардан кала, анда бернинди агач үсми иде, беркайчан урман булмады, – ди Айдар Гәрәев. Шул ерганак буйларына төшкән бакча башлары хәзер генә ничек урманга кергәнлегенә ул да аптырый. Ә чынлап та урман дигән агачлык ерганакның икенче ягында, авылдан шактый читтә әле.

Кыскасы, күз белән күреп тә шәхси хуҗалыкларның бакча башларында бернинди урман булмаганлыгы аңлашыла. Рәсми документлар буенча да элек ул җирләрнең ниндидер урман хуҗалыгына кергәнлеге турында мәгълүмат булмаган. Соңгы нәтиҗә исә, мәгълүм: җирләр урманга качкан! Эх, качкын бозауны арканлаган сыман, бәлки ул кишәрлекләрне дә арканлап куясы булгандыр да... Ни эшлисең бит, хәзер соң инде...

УРМАН ХУҖАЛЫГЫ МИНИСТРЛЫГЫНЫҢ ҮЗ ЗАКОНЫ?!

Ниһаять, Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгына без дә шалтырата торгач, берничә көн элек зарыгып көтелгән хәбәр килде. Балтач шәһәр җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахмановның соравына министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов имзасы салынган җавап алынды.

Гомумән, дәүләт органнарына төгәл сорау белән рәсми мөрәҗәгать иткәч, алардан алынучы җавап хатында төгәл җавап булмау – гадәти күренешкә әйләнеп бара бугай инде. Чиновникларны аңа махсус өйрәтәләр сыман. Бу юлы да шундый хәл күзәтелде. Урман хуҗалыгы министрлыгы җавабын кат-кат укып, юллар арасында язылмыйча гына әйтергә теләгән фикерләрне дә аңларга тырыштык. Тик төгәл җавапны гына таба алмадык. Үзегез уйлап карагыз инде: «Беркайчан да урман үсмәгән шәхси хуҗалык бакчаларының җир мәйданнары ничек урман хуҗалыгына кергән? Шуны аңлатуыгызны сорыйбыз», – дип, төгәл сорау бирелә бит Балтач шәһәр җирлеге хатында. Ә Урман хуҗалыгы министрлыгы җавабы түбәндәге эчтәлектән гыйбарәт (кыскартып бирәбез – Р.Г.): «...РФ хөкүмәтенең №736нчы карары белән расланган «Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы турында» документ нигезендә, урман хуҗалыкларын, урман паркларын проектлаштыру, аларның чикләрен билгеләү Русия Урман хуҗалыгы министрлыгы вазыйфасына керә...

Дәүләт урман реестры мәгълүматларын Бердәм дәүләт реестрыныкы белән чагыштырганда, кайбер җир кишәрлекләренең чикләре тәңгәл килмәү очраклары бар...

2001нче һәм 2014нче елгы урман төзелеше материаллары буенча, 151нче кварталның 2, 8 һәм 11нче кишәрлекләре урман үсә торган мәйданнар булып торалар».

Аңлашылдымы инде? Менә ни өчен аерым җирләр урманга кертелгән икән бит. Баксаң, кәгазьдә ул җирләрдә урман үсә, дип күрсәтелгән. Бюрократ чиновниклар өчен бик җитди сәбәп шул! Монысы бер. Икенчедән, Дәүләт урман реестрыныкы белән Бердәм дәүләт реестры мәгълүматлары чагышмый икән. Шуңа күрә Урман хуҗалыгына ничек файдалы, шулай билгеләгәннәр булып чыгамы инде ул чикләрне? Нигә соң алдан җирле хакимият, муниципаль берәмлекләр идарәсендә булган мәгълүматлар белән чагыштырмаска, килештермәскә? Юк, Урман хуҗалыгы министрлыгының, әйтерсең, үз законы гына түгел, үз конституциясе бар! Алар гына хаклы һәм дөрес. Шуңа аларча булырга тиеш. Ә шәхси хуҗалык җирләре урманга кергән халык теләсә ни эшләсен. Аларның, ягъни гражданнарның хокукларын яклаучы конституция булса да, Урман хуҗалыгы министрлыгы мәнфәгатьләре өстенрәк булып чыга. Шуңа бүген болай, иртәгә тегеләй үзгәртергә мөмкиннәр. Әнә бит, Балтач районының кадастр инженеры Алексей Панков та моңарчы урман хуҗалыклары чикләре беркайда күрсәтелмәгән булуы турында әйтеп тора:

Көек авылы халкының уңганлыгы йортлардан ук күренә

– Көек авылында хәзер 9 шәхси хуҗалык җиренең чикләре бәхәсле булып кала. Аларның 7се декларацияләү ысулы белән, ягъни ызаннары якынча билгеләнеп кенә теркәлгән. Ә икесенең чикләрен координатлар буенча төгәлләп билгеләдек. Ул вакытта дәүләт теркәү реестрында бернинди урман хуҗалыгы чикләре күрсәтелмәгән иде. Әгәр күрсәтелгән булса, без ызанны урманга керми торган итеп билгеләр идек, – ди кадастр инженеры.

Һәм ул гына да түгел, Балтач районы милек һәм җир мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе Эльвир Фәтхетдинов белдерүенчә, җир кишәрлекләренең чикләре шундый могҗиза нәтиҗәсендә урман хуҗалыгына кергән тагын 4-5 очрак бар икән районда. Димәк, бу әкияти хәл актуаль мәсьәлә булып чыга. Бәлки башка районнар өчен дә көнүзәктер әле? Әгәр шулай икән, ул турыда хәбәр-мәгълүматлар көтеп калабыз. Ә аякланган җирләр турында әлеге язманы Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы үзенә рәсми мөрәҗәгать буларак кабул итүен сорыйбыз. Чөнки Балтач шәһәр җирлеге идарәсенә җибәрелгән хатта җавап таба алмау сәбәпле, без ведомствога янәдән шалтыратып карадык. Анда тагын рәсми хат язарга куштылар. Менә бу язманы рәсми мөрәҗәгать буларак юллыйбыз да. Анда күтәрелгән сорауларга Урман хуҗалыгы министрлыгыннан тулы җаваплар көтеп калабыз.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Балтач – Казан

Комментарии