Яшелчәләр кыйммәтләнә, аннан кем кесә калынайта?

Яшелчәләр кыйммәтләнә, аннан кем кесә калынайта?

Быел илдә, шул исәптән Татарстанда да, күтәрелеш чоры, дияргә мөмкин. Бәяләр югарыга үрмәләвен күздә тотып әйтүем. Алар быел аеруча ниндидер бер зур омтылыш, ашкыну белән өскә сикерәләр бит. Мисал өчен, Татарстан дәүләт статистикасы хезмәте мәгълүматларына караганда, куллану кәрҗиненә кергән азык-төлек хаклары ел башыннан 7,5 процентка арткан. Ә кайбер төр продуктларның кыйммәтләнүе мәртәбәләрдә күзәтелә. Әйтик, борщ җыелмасына керә торган яшелчәләрдән кәбестә хакы – 156, бәрәңгенеке – 92, кишернеке – 55 процентка күтәрелгән.

Бер яктан караганда, азык-төлеккә дә хаклар арту табигый хәл. Газ, электр энергиясе, нефть һәм аннан ясалучы ягулыклар, фатирлар, техникалар, тулаем тормыш туктаусыз кыйммәтләнә барганда, башкача булу мөмкин дә түгел. Икенче мәсьәлә – ни өчен әлеге яшелчәрнең бәяләре хәзер кинәт өскә сикерде һәм ул кемгә файдалы?

ӘЛЕ ЯРЫЙ ЯРМИНКӘЛӘР БАР

Эре гипермаркетларда, кибетләрдә бүген бер килограмм кәбестә 37 – 45 сум тора (берсендә генә 27 сумга таптык – Р.Г.). Бәрәңгенең килограммын уртача 35-50 сумга алырга мөмкин. Юып, өчәр килограммлы итеп сеткаларга тутырып куелганын алам дисәң, 170 сум түләргә кирәк. Килограммы 56,6 сум дигән сүз. Ә кишерне кибетләрдә 27-34 сумнан сатып алу мөмкинлеге бар. Әле узган елларда гына кибет киштәләрендә тулып торган бу яшелчәләрнең килограммын 8-15әр сумнан алып була иде бит. Кышның икенче яртысында, язга якынлашканда, үзебезнең запаслар бетү сәбәпле генә, кайбер яшелчәләргә бәяләр, күп булса, 25 сумга кәдар менә иде. Быел, дөрестән дә, кинәт кыйммәтләнде алар. Әле ярый ярминкәләр оештырыла. «Чагыштырмача арзан бәядән һәм сыйфатлы азык-төлек сатып алу урыны» дип әйтергә күнегелгән ярминкәләр быел ул мәгънәнең асылына аеруча нык туры килеп тора. Шулай булмый ни, әлеге дә баягы яшелчәләрне генә чагыштырып карыйк. Кәбестәнең килограммы ярминкәләрдә 25 сум тора, кибетләрдәгеннән 12-20 сумга арзанрак бит. Бәрәңгене дә 23 сумнан гына сатып алырга мөмкин. Кибет киштәләрендәгенә караганда 12-27 сумга очсыз дигән сүз. Кишер һәм суган бәяләре дә ярминкәләрдә 25 сумнан артмый...

Инде гадәт буенча һәр атна шимбәсе саен үткәрелә торган ярминкәләрнең узганында Агропарк мәйданчыгында Саба, Нурлат һәм Балтач районнары аграрчылары сәүдә иттеләр. Шулай ук, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Ленар Гарипов әйтүенчә, авыл хуҗалыгында эшләүче инвесторларга аерым рәттә урын бирелгән.

– Аграрчылар алып килгән товарларга бәяләр арзанрак булса да, ажиотаж юк. Ярминкәләрне оештыра башлаган беренче вакытларда халык күбрәк килә иде, хәзер агым сизелерлек кимеде, продукцияләргә сорау да азайганнан-азая бара, – дип нәтиҗә ясады министр урынбасары.

Башка еллар белән чагыштырганда, ярминкәләрдә халык агымының инде хәзер кими башлавы гаҗәбрәк тә. Чөнки узган елларда халык соравы буенча ярминкәләрне үткәрү вакытын озайтып, ничә тапкыр яңа елдан соң да оештырырга туры килде. Ә быел, дөрестән дә, инде ноябрь уртасында халык кими. Панедемия сәбәпле, QR-кодларга бәйле чикләүләр шулай тәэсир иттеме, әллә инде халыкның ярминкәләрдә чагыштырмача арзанрак продукцияләрне дә сатып алырлык акчасы калмадымы, аңламассың. Минемчә, икесе дә бар бугай.

АГРАРЧЫЛАР ШӘҺӘР ХАЛКЫНА СОЦИАЛЬ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮНЕ ДӘВАМ ИТӘ

Ничек кенә булмасын, ярминкәләрдә продукцияләрнең арзанрк торуы бәхәссез. Ә ул яшелчәләрне үстерүче аграрчылар өчен юнь бәядән сату файдалымы соң? Бөркәүле машина янында кишер сатып торучыларга шундый сорау белән мөрәҗәгать итәм. Абыйлы-энеле Илдар һәм Руслан Сафиннар Саба районының Юлбат авылыннан килгәннәр икән.

– Безнең крестьян-фермер хуҗалыгы әтиебез исемендә, быел беренче тапкыр 7 гектар мәйданда кишер үстереп карарга булган идек. Яхшы гына килеп чыкты кебек, гектардан уртача 50шәр тонна җыеп алдык уңышны. Ярминкәдә куелган бәяләр дә канәгатьләндерә, килограммын 25 суманан сатабыз, безнең өчен файдасы кала, – дип аңлатты Руслан. Туганы Илдар сүзләренә караганда, бүген базарда кишергә сорау җитәрлек икән. Килограммын 15-18 сумнан күпләп сатып алырга теләүчеләр дә бар. Ләкин андый бәядән җибәргәндә, табыш калмый диярлек. Шуңа күрә егетләр ярминкәләргә йөреп, үзләре ваклап сатуны кулайрак күрәләр. «Сакыннар җитсә дә, аптырамыйбыз», – ди алар, кышын кишерне саклау урыны да булуына ишарәләп.

Ә менә Саба райпосы сатучысы Ләлә Сабирова берникадәр борчылуын яшермәде:

– Кәбестәләрне безнең районда бер фермер үстерә, аннан килограммын 28 сумнан сатып алдык. Ә ярминкәдә халыкка 25 сумнан җибәрәбез. Бәрәңгене дә «Саба» җәмгыятеннән 25әр сумга алдык, биредә 23әрдән таратабыз.

Бу нинди кәсеп, кыйммәткә алып, арзангарак сату – нинди бизнес инде ул, дигән аптыраулы сорау туа, билгеле. Дөрес, соңыннан Саба районы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Илнур Котдусов әлеге хәлгә үз аңлатмасын бирде:

– Шәһәр халкының сатып алу мөмкинлеген аңлап, аларның хәленә керергә тырышу максатыннан, кибетләрдә аеруча кыйммәтләнгән кайбер төр продуктларга без хакларны махсус арзанрак куйдык. Аның аркасында гына тулаем зыянга эшләмибез. Чөнки башка товарлар табышны күбрәк бирә. Икенче яктан, хөкүмәтнең дә райпо системасына күрсәткән ярдәмнәре аякта басып торырлык мөмкинлек тудыра әле.

Ягъни, икенче төрле әйткәндә, кәбестә, бәрәңге, кишергә кибетләрдә бәяләр кискен күтәрелгән халәттә, аграрчылар ярминкәләрдә шәһәр халкы өчен чагыштырмача арзанлырак продукцияләр тәкъдим итеп, социаль ярдәм күрсәтүче ролендә дә кала бирәләр.

ЯШЕЛЧӘЧЕ КЕСӘСЕН КАЛЫНАЙТА АЛМАГАН

Аңлашылганча, халыкны кулай бәядән яшелчә белән тәэмин итүдә ярминкәләр шактый сизелерлек роль уйнаса да, мәсьәләне тулаем хәл итми. Ел дәвамында өзлексез рәвештә яшелчәле булу өчен кибетләр, гипермаркетларсыз булмый. Ә аларда, искәртелгәнчә, хаклар «тешли» торган. Бәяләрнең быел шулай аеруча кинәт күтәрелүен сәүдә челтәрләре беренче чиратта җитештерүчеләрдән күрәләр. Янәсе, фермерлар хакларны арттырды. Әйе, аграрчылар андый адымга барырга мәҗбүр булдылар. Чөнки, энергоресурслар, металл, техника, ашлама, логистика – барысы да быел кискен кыйммәтләнде бит. Һәм аларның бәяләрен беркем дә контрольдә тотмады. Бу дәүләтнең әлеге юнәлештә булдыксыз сәясәт алып баруы нәтиҗәсе. Шул кыйммәтле ягулыкны ягып, ашламаны сибеп, техника белән эшләп үстергән яшелчәнең үзкыйммәте дә артачагын аңлау өчен әллә ни акыллы булырга кирәкми, югыйсә. Җитмәсә, быелгы корылык та тискәре тәэсирен шактый сизелерлек ясады. Болар барысы да аграрчы җилкәсенә өстәмә авырлык булып өелде. Нәтиҗәдә, республикада иң күп мәйданда (1010 гектарда – Р.Г.) бәрәңге үстерүче «Кырлай» агрофирмасында мәсәлән, быел уңыш күләме 30 процентка кимрәк җыелган. Дөрес, узган елда бәрәңгенең килограммын 15 сумнан саткан булсалар, быел ул 25 сумга менгән. Ләкин тулаем чыгымнар арту һәм уңыш күләме кимрәк булу хисабына, тармакның табышлылылыгы үсмәгән.

– Ашламалар ике тапкырга кыйммәтләнде. Бәрәңге алу комбайнының хакы ел дәвамында 3 миллион сумга артты. Евро уйнап тору аркасында, хәзер запас частьләр бәясе 10 процентка үсәчәк икән. Мондый шартларда ничек табышлылык артсын инде? – дип аптырый агрофирма директоры Марат Кәримов «Бизнес Онлайн»га биргән интервьюда.

Озак еллар яшелчәчелек белән шөгыльләнүче Тукай районы фермеры Минталип Миңнеханов та проблемаларның арта гына баруын искәртә:

– Чыгымнар бик күп булды. Долларга элиталы орлыклар алган идек. Бер сука 2,5 миллион сум тора бит. Барлыгы 12,5 миллион сумлык техникалар, 9,5 миллион сумга бәрәңге аеру комплексы алдык. Аларның кредитларын капларга, салымнарны, хезмәт хакларын түләргә кирәк, – ди ул. Ә яшелчә бәяләре кыйммәтләнү сәбәбен фермер кыенлыклар арту аркасында аны үстерүчеләр кими бару һәм, нәтиҗә буларак, җитештерү күләмнәре азаю белән дә аңлата.

Илдәге бәяләр гаделсезлеге Түбән Кама районы фермеры, яшелчәче Владимир Аппаков хуҗалыгының тез астына да нык суккан. Аннан тыш, быелгы корылыктан да гаять зур зыян күргән ул.

– Быел яшелчәләрдән уңышны өч тапкырга кимрәк алдык, – дип көрсенә фермер. – Кәбестә уңышы биш тапкырга азрак булды, кызыл чөгендер дә начар уңды. Җыеп алынган яшелчәләрдән бәрәңге, кәбестә, чөгендер инде сатылып бетте. Кишер генә 5-6 тонна тирәсе калды әлегә.

Әйе, хаклары быел яхшы булды кебек. Бәрәңгенең килограммын уртача 25 сумнан, кәбестәне – 23, кишерне, кызыл чөгендерне – 20 сумнан саттык. Тик аңа карап табышлылык артмады. Чөнки яшелчә күләме аз булды. Өстәвенә, җитештерү чыгымнары гел үсә бара.

Владимир Аппаков аңлатуынча, быел яшәлчәләргә бәя кыйммәтрәк булу – аларга очны-очка ялгау мөмкинлеге биргән. Ләкин һич кенә дә кесләре калынайтмаган.

РУСИЯДӘ БӘЯЛӘР БИЛГЕЛӘҮ ТӘРТИБЕ САКЛАНМЫЙ

Бәян ителгән мисаллардан күренгәнчә, фермерлар яшелчәләрне күпләп алучыларга үзләре турыдан-туры җибәргән хаклар да, ярминкәләрдә билгеләнгән бәяләр дә әллә ни аерылмый. Ягъни, бәрәңге, кәбестәнең килограммы 23-25, кишер – 20 сумнан сатыла. Ә Татарстан дәүләт статистикасы хезмәте мәгълүматлары буенча, сәүдә нокталарында кәбестәнең килограммы 37, бәрәңгенеке – 39,3, кишернеке – 34,2 сумга җиткән дип бирелә. Аңлашылганча, бу очракта кибет бәяләре күздә тотыла. Димәк, яшелчәләр кыйммәтләнүдән сәүдә челтәрләре ота кебек.

Яшелчәче фермер Владимир Аппаков әйтүенчә, бөтен дөньяда «яшелчә хакы фермер саткан бәядән ике тапкырдан артыкка үсәргә тиеш түгел» дигән закончалык үтәлә икән. Мәсәлән, фермер бәрәңгенең килограммын ун сумга сатса, кибет киштәсендә аның бәясе 20 сумнан артмаска тиеш. Әлеге сумманың 50 проценты фермер өлеше, 30 проценты – эшкәртүченеке һәм 20 проценты – сатучыныкы. Менә шундый таләп Русиядә генә сакланмый, нәтиҗәдә бәяләрне билгеләү тәртибе бозыла, ди Владимир Аппаков. Дөрестән дә, әлеге кагыйдә кертелгән очракта, җитештерүче белән эшкәртүче һәм сәүдә челтәре арасында гадел мөнәсәбәт урнаштыру җиңел булыр иде. Бәяләр кинәт артканда да, сәбәп чылбырның кайсы өлешендә икәнлеген ачыклау гадиләшә.

Бу пропорция нигезендә исәпләп караганда, бүген кибетләрдәге яшелчәләрнең хакы нигезсез артык кыйммәт дип әйтерлек урын юк та сыман. Барысына да энергоресурсларның, ашламаларның, техникаларның хаклары контрольсез арту гаепле. Монысы хак һәм дәүләт бу юнәлештә әллә кайчан тәртип урнаштырырга тиеш иде инде. Кызганыч ки, ул турыда һаман нидер башкарырга җыеналар, дигән хәбәрләрнең генә ишетелгәне юк. Шулай да, Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы борщ җыелмасына кергән яшелчәләрнең бәясен киметү максатыннан, бу көннәрдә генә яңа чаралар күрергә планлаштыра, дигән яңалык мәгълүм булды. Әлеге чаралар буенча, 2025нче елга чаклы илдәге бәрәңге, кәбестә, кишер, кызыл чөгендер үстерү мәйданнарын 14 процентка арттыру күздә тотыла. Шулай ук, яшелчә саклау биналарын төзү дә ниятләнә. Әлегә Русиядә елга 5,5 миллион тонна яшелчә үстерелә икән. Ә аларны саклау биналары 1,5 миллион тонна сыйдырышлы гына. Яшелчәләрнең бер өлеше көзен үк сатылганны искә алганда, белгечләр тагын кимендә бер миллион тонна сыйдырышлы саклау биналарын төзү мөһим дип саныйлар.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии