Хәниф Тимербаев бренды – беткән авылларда бәйрәм үткәрү

Хәниф Тимербаев бренды – беткән авылларда бәйрәм үткәрү

Республика авыл-районнарында сабантуйлары гөрләп узып та китте. Елдагыча җыр-моңлы, күңелле булды алар. Авыллар колачларын җәеп төрле почмакларга очырган ул-кызларын каршы алды. Нигезләрдә буыннар очрашты, гореф-гадәтләр белән бергә күңелләрдә хатирәләр яңарды.

Тик, кызганычка каршы, барлык авылларда да андый мохит хөкем сөрә алмый шул. Кешесез калган, ярым-җимерек берничә йорты белән генә боегып утыручы авылларыбыз да шактый бит. Ә ничаклысы инде бөтенләй юкка чыккан...

Менә шундый авылларга җан өрергә тырышучы, милли моңнарыбыз, гореф-гадәтләребез аша ятим калган нигезләрдә буыннар чылбырын тезүче шәхес ул Хәниф Тимербаев. Саба районы мәдәният йорты каршындагы күчмә клуб мөдире булып эшләүче әлеге шәхес белән аралашкач, күңеленең киңлеген, сафлыгын һәм максатының изгелеген аңлап, сокланырлык. Әңгәмәне сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез:

– Хәниф әфәнде, ни өчен бетеп бара торган яки инде юкка чыккан авылларда бәйрәм оештыруны максат итеп куйдыгыз?

– Мин җитәкләгән «Саба чишмәләре» иҗат берләшмәсенә 30лап кеше – җыр-моңга, биюгә һәвәс үзешчәннәр керә. Без гармунга, баянга кушылып, микрофонсыз җырлыйбыз. Фонограммаларны һәм тавыш үзгәртүче башка төрле заманча җайланмаларны бөтенләй файдаланганыбыз юк. Шуңадыр да, халык бик ярата безне. Максатыбыз – борынгы җырларны, гармун моңнарын кайтару. Шул өммәттә уңышлы гына эшлибез, дияр идем. Эре авыллардагы мәдәният йортларында, зур чараларда гына катнашып калмыйбыз, ә халык йөрми торган, яшәүчеләре дә бик аз булган кечкенә авылларга барып җыр-моң бәйрәмнәре оештыруны гадәткә керттек. Андый очракта концертларыбызны бушлай куярга яратабыз.

Башка районнардагы сыман ук, бездә дә клублары бөтенләй булмаган 4-5 авыл бар. Алар кечкенә, берничә йортлы гына. Андыйларны, гадәттә, «бетүгә таба баручылар» диләр. Нишләп әле аларда яшәүчеләр мәдәнияттән читтә калырга тиеш, дип уйладым да, үзебезнең «Саба чишмәләре» иҗат берләшмәсе белән җыр-моң бәйрәмнәре оештыру фикеренә килдем. Аның өчен клубның булуы-булмавы гына сәбәп түгел бит. Нигә әле бер көнне алдан билгеләп куеп, бөтен авылдашларны чишмә буендагы матур табигатенә җыеп, самавыр кайнатып, казанын асып, бер бәйрәм үткәрмәскә? Шул юнәлештә эшли башладым.

– Иң беренче бәйрәм 2015нче елда Түлешкә дигән авылда үтте. Анда бер генә йортта – бабай ике улы белән яши иде. Башта өлкәннәр көнендә шул бабайны котлау өчен махсус концерт куярга бара идек ул авылга. Берничә ел рәттән шулай йөрдек. Ә инде 2015нче елда, әйткәнемчә, зурлап беренче бәйрәмне оештырдык.

Бәйрәм һәр авылга аерым багышланып, шул авыл көне буларак үткәрелсә дә, аны халык сабан туе кебек кабул итә. Чөнки үткәрелеш тәртибе дә охшаш. Нәкъ сабан туе алдыннан йөргән сыман, бирнәләр җыеп чыгабыз. Аннан мәйдан уртасында бәйрәм гөрли. Татарча көрәше дә, башка уеннары да сабан туендагыча оештырыла. Әлбәттә инде, сәхнә уртасында татар моңы тантана итә. Анда безнең «Саба чишмәләре» иҗат берләшмәсе артистлары да, кайткан кунаклар арасыннан үзешчәннәр дә бик теләп чыгыш ясый.

Түлешкә авылында тәүге тапкыр оештырылган бәйрәмдә көрәш ике үлчәмдә узды. Халык бик күп җыелган иде. Аларның күбесе шул авылдан чыккан кешеләр бит.

– Гаҗәп, бер генә йорты калган авыл бәйрәменә шул чаклы халыкны, авылдашларны ничек табып, бергә җыеп бетерә алдыгыз?

– Ул авылдан чыккан кешеләрне барлый башлагач, үзем дә шаккаттым. Америкага чаклы барып җиттем бит. Андагы университетта укытучы бер галимнең нәсел тамырлары Түлешкә авылына тоташкан булып чыкты.

Читкә сибелгән авылдашлардан тагын – Австралиядә яшәүче Рамил дигән кеше бәйрәмгә гаиләсе белән кайтты. Англиядән оныклары белән җыелышып кайттылар ата-бабалары нигезенә. Балтик буенда яшәүче Нәҗип абый, ул хәрби очучы булган икән...

Гомумән, әлеге авыл көне бәйрәмнәре якташларны – 4әр буын вәкилләрен туган җирдә таныштыра, берләштерә.

Икенче шундый бәйрәмне Бахшанды дигән авылда үткәрдек. Анда даими яшәүчеләр бөтенләй калмаган. Җәйгә генә бер йортка кайтып торалар. Ә башка йортлар ташландык хәлдә.

Чираттагы бәйрәм оештырылган Шмидт авылы җирлегендә исә, бер йорт та калмаган. Тарихи чыганакларга караганда, соңгы кешеләре аннан 1970нче елда күченеп киткән. Хәзер авылның нигезе дә юк дияргә була, басуга әйләнгән. Без шул авыл урыны янәшәсендәге печән җирендә басу капкалары ясап, бөтен дөньяга сибелгән авылдашларны табып, бик зурлап үткәрдек бәйрәмне. Чама белән 400ләп кеше катнашкандыр.

Аннан соң шундый ук тамаша Көек дигән авылда гөрләде. Икенче атамасы – Салтыган-Ключ. Заманында эре генә авыл булган ул. Соңгы йорт 1980нче елларда бушап калган. Ул авыл бәйрәме галәмәт булды, без бер чакырым озынлыктагы урам буйлап бирнә генә җыйдык.

– Ничек алай була инде ул?

– Һәр авылда ул урамнар виртуаль рәвештә тулыландырыла. Ягъни тарихи чыганакларга нигезләнеп, авылның карта-планын сызабыз. Кайда нинди тыкрык булган, кайсы йорт артыннан кемнәрнеке урнашкан, барысы да билгеләнә анда. Кунакка кайтучылар һәрберсе гаиләләре белән үзләренең әти-әниләре, әби-бабалары яшәгән йорт нигезе урынына чыгып баса. Шунда ук самавырын куеп җибәрәләр, коймагы пешеп тора. Ә без – милли киемнәрдән егет-кызлар гармуннар белән авыл башыннан бирнә җыя башлыйбыз. Һәр нигездә тукталыш, җырлап-биеп алу, чәй-коймактан авыз итү ямь өстенә ямь була. Матур итеп бизәлгән җигүле ат арбасы бәйрәмгә дип авылдашлар махсус алып кайткан төрле бүләкләр белән тула. Аннан соң инде әзерләнгән мәйданда бәйрәмнең төп өлеше башлана. Нәкъ Сабан туендагы сыман, җыелган бүләкләр шул бәйрәм ярышларында катнашучыларга өләшенә.

Һәр авыл бәйрәмен оештырганда, аның тарихын өйрәнәбез, ул авылдан чыккан кешеләрне барлыйбыз бит. Әллә ничаклы яңа мәгълүмат туплана. Аларның барысын да туган якны өйрәнү музеена тапшырып барабыз. Мисал өчен, Йомгалак дигән авыл ике урамнан торган булган. Бер ягында урыслар, икенче ягында татарлар яшәгән. Ләкин урыслары – татарча, татарлар – урысча белгән, үзара бик дустанә тормыш иткәннәр. Шулай ук 1970нче елларда бу авыл беткән. Урысларның күбесе Ульяновск, Тольятти ягына киткән. Бәйрәмгә Тольяттидан гына да бер зур автобус тулып кайттылар. Без милли киемнәрдән каршы алдык, мул табыннар корып сыйладык. Шул вакыттан элемтәләр ныгып калды һәм алар хәзер дә туган төбәккә кайтып йөриләр.

– Шундый күркәм, эчтәлекле бәйрәмнәрне инде күрше Теләче районында да оештыра башлагансыз икән.

– Әйе, авыл көннәре үткәреп, Саба районы җирлегендә югалган авылларны барлап чыктык кебек инде. Мин балыкчы да бит. Бер вакытны кышкы балыкта утырабыз. Ерак түгел бер җимерек йорт күренеп тора. Теләче районының Казаклар исемле авылы икән. Кышын анда берәү дә яшәми, дип аңлаттылар җирле балыкчылар. Халык 2000нче елда күчеп китеп беткән. Җәйгә чыккач, ул авылда бәйрәм оештырам, дим. Тегеләр елмаеп кына куйдылар. Арадан бер сипкелле малай: «Минем әни шул авылдан», – ди. Китапханәче булып эшләгән, бик актив апа булып чыкты әнисе. Аның белән авыл планын сызып, активистлар катнашында 3-4 ай эчендә уннан артык җыелыш үткәреп, оештырдык без ул бәйрәмне. Гаҗәп күңелле килеп чыкты. Баласы-чагасы, әбисе-бабасы – бер нигезгә 60 кеше кайткан иде, икенчесенә – 48 кеше. Шулай итеп берничә генә ярым-җимерек йорты калган Казаклар авылы халык белән тулып, гөрләп торды. 500ләп кеше җыелгандыр. Башта бергәләшеп өмә ясадык. Кычытканлыкларны чаптык, җимерек корылмаларны сүтеп, әйләнә-тирәне җыештырып, тәртипкә китердек. Ул бирнә җыюлар шул чаклы матур үтте, хикмәт бәйрәм булды ул.

Икенче елда Теләче районының Игенче дигән авылында оештырдык шундый ук чараны. Анысы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, безнең Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановның нәсел башлангычы – Миңнехан бабай җирләнгән авыл. Ул да 1970нче елларда беткән. Авыл урыны, йорт нигезләре дә сакланмаган инде. Ә зиратын Рәис Миңнеханов Саба урман хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләгән вакытында ук, әтисе Нургали абый белән барып, алты рәт утыртылган агач белән ураткан булалар. Анда хәзер парк сыман. Башта җыйнаулашып шул зиратны тәртипкә китердек. Авыл урыны рапс басуы иде. Аны өлешчә чабып, йорт урыннарын, виртуаль урамнарны ясадык. Басу капкасын бастырып куйдык. Һәр нигезгә шуннан чыккан нәсел вәкилләре кайтып тулды. Ул җыр-моң, һәр нигездә кабынган учак, кызган ит, коймак исләре авылны яңадан тулы канлы тормыш белән яшәгән чорга кайтарган сыман булды.

– Күрше булса да, чит районга кергән авылларда андый чаралар оештыруга Теләче җитәкчелеге ничек карый соң? Кычытмаган җиреңне кашып, мәшәкать тудырып йөрмә әле, дип әйтмиләрме?

– Үзебезнең Саба районында да ул ниятемне бик хуплап каршы алдылар. Һәрвакыт төрле яклап булышырга әзер торалар. Теләчедә дә район башлыгы Нәҗип Хаҗипов бик уңай кабул итте. «Теләче районында 21 авыл беткән. Барысы урынында да бәйрәм үткәр, миннән булышлык, яшел ут сиңа», – диде. Без чираттагысын – Үрнәк авылы көнен оештырырга әзерләнеп кенә беткән идек, пандемия килеп чыкты. Зиратны тәртипкә китердек, авыл планнары сызылды, урыннары билгеләнде, оештыру чыгымнары өчен акчалар да җыелган иде. Коронавирус үз төзәтмәсен кертте шул. Чиратта тагын Борчаклы Яз авылында оештыру планы да бар бәйрәмне. Теләче районына кергән әлеге авылларының берсендә булса да бәлки быел үткәрә алырбыз. Шул ук вакытта Саба районындагы Югары Утар авылында да бу җәйдә оештырасы килә иде.

– Беренче авыл көне бәйрәмен 2015нче елда үткәргәнсез. Аннан соң ул авылларда традиция дәвам иттеме соң, әллә шуның белән тәмаммы?

– Түлешкәдә ике ел рәттән бергәләп оештырдык. Калганнарында берәр тапкыр гына. Ләкин шул вакытта бер-берсе белән табышып, дуслашып калган авылдашлар үзләре җыелыша, кечерәк масштаблы булса да, очрашу бәйрәмен үткәрәләр. Ә без биш елга бер зурлап оештырабыз, дип сөйләштек. Ел саен бөтенесендә дә андый киң колачлы бәйрәм үткәрү кыенгарак туры килә шул. Менә быел Салтыган-Ключ авылына кайтабыз дип тагын Красноярск өлкәсеннән 6 гаилә хәбәр биреп куйды. Димәк анда тагын кечерәк булса да бәйрәм оешмый калмас.

Бу бәйрәмнәрне оештырырга мине беркем дә мәҗбүриләми. Әмма кешеләр фәлән авылда кайчан бәйрәм үткәрәсең дип гел сорап тора. Бервакыт Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургалиевич шалтырата. Азнакай районы башлыгы Саба бренды буенча авылларда шундый бәйрәмнәр үткәрә башлавы турында әйтә, ди. Сабаныкы түгел, Хәниф, бу синең бренд инде, диде Рәис Нургалиевич.

Оештыру планнарын сорап алып, тәртибен өйрәнеп, Чүпрәле районында да бер авылда үткәрделәр андый чараны. Шулай итеп минем башлангычым матур үрнәк буларак тарала икән, аңа куанам гына. Хөкүмәткә, районнарга бер зыяны килми бит, чөнки бюджет акчасы тотылмый. Шуңа ошаталардыр да. Сүкмәсәләр, минем өчен иң зур мактау – шул. Ә тарихыбызны барлау, авылларны саклау һәм буыннар бәйләнешен булдыруда зур этәреш булып тора.

Әңгәмәдәш Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии