Фермерлар борчуы: банклар суза, ә табигать көтми...

Фермерлар борчуы: банклар суза, ә табигать көтми...

Авыл хуҗалыгы тармагында эшләп килүче кече формадагы хуҗалыклар – фермерлар, кооперативлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар тарафыннан җитештерелгән продукция күләме узган елда республика аграр тармагындагы тулаем җитештерүнең 51,3 процентын тәшкил иткән. Ягъни, яртысыннан күбрәк өлеше дигән сүз. Юкса, алар чәчүлек мәйданнарының 22 процентын гына били. Җитмәсә, төрле формада бирелә торган дәүләт ярдәмнәре дә кече хуҗалыкларга мәртәбәләрдә азрак эләгә икән. Узган ел нәтиҗәләре буенча исәпләгәндә, Русия фермерларының табыш өлешендә дәүләт ярдәме 8, ә эре агрохолдингларда – 40 процент булган.

Шундый шартларда да, Татарстанда кече хуҗалыклар җитештерү күләмен киметмиләр, ә киресенчә – арттыра баралар. Кишер, кәбестә, аш чөгендере кебек яшелчәләр һәм бәрәңге үстерүдә дә аларның өлешләре зуррак. Тик, шулай булуга да карамастан, әлеге төр продуктларның запасы инде республикада бетеп бара. Һәрхәлдә, ул юнәлеш белән ныклап шөгыльләнүче фермерлардан сорашу нәтиҗәсе күрсәткәнчә, хәзер сатуга чыгару өчен берсендә дә бәрәңге һәм яшелчәләр калмаган. Алдагы көннәрдә ул продуктларга кытлык тумасмы һәм киләчәктә мәсьәләне ничек хәл итәргә җыеналар? Фермерларның чираттагы съездында шул сорауларга да җавап табарга тырыштык.

ЯШЕЛЧӘ - БӘРӘҢГЕГӘ КЫТЛЫК ТУМАС, ЛӘКИН...

Кибет киштәләрендә хаклары соңгы вакытларда арткалап торса да, борщ җыелмасына кергән яшелчәләрнең һәм бәрәңгенең әлегә бөтенләй күздән югалганы булмады. «Югалмас та», – дип ышандырырга ашыгалар Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, экспертлар. Тел төбеннән аңлашылганча, яңа уңышка чаклы үзебезнең яшелчәләр җитәрлек булмаса да, Урта Азия, шул ук Төркия, Мисыр тарафларына өмет баглана сыман. Узган елның да язында һәм җәй башында, нигездә, шул яклардан кергән продуктлар коткарды бит. Белоруссия бәрәңгесенә дә ияләндек инде.

Ә республика җитәкчелеге халыкны чагыштырмача арзанлырак бәядән сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итү максатыннан, 19нчы марттан шәһәрләрдә язгы ярминкәләрне башлап җибәрергә җыена. Ул ярминкәләрдә нинди яшелчә һәм бәрәңге сатылачак, дигән сорауга төгәл җавапны гына ишетә алмадык. Бары шул мәгълүм булды, аграр министр ведомство белгечләренә әлеге товарларның республика хуҗалыкларында калган күләмен ачыкларга кушкан. Ә ул күп түгелдер, дигән шик бар инде. Чөнки республикада иң зур мәйданнарда бәрәңге үстерүче Кырлай агрофирмасында да инде көзен үк: «Без барлык бәрәңгене алдан килешүләр нигезендә исәпләп, бүлеп куябыз. Артыгы калмый», – дигәннәр иде. Шулай ук, яшелчәчелек белән шөгыльләнүче кайбер хуҗалыклар продукцияләрен кибетләргә сатуга чыгарудан туктап, махсус ярминкәләр өчен мая саклап калулары турында да билгеле. Ә яшелчәләрне күпләп үстерүче фермерларга килгәндә, алар да саклагычларның бушап калуын гына раслады.

– Без ел саен 110 гектарда бәрәңге, 50 гектар мәйданда калган яшелчәләрне үстерәбез, – ди Түбән Кама районы фермеры Владимир Аппаков. (Әлеге культуралар өчен бик зур мәйданнар инде бу – Р.Г.) – Хәзер яшелчә складлары буш, сатуга чыгарырлык товар калмады.

Тукай районы фермеры Минталип Миңнеханов һәм Түбән Камадан – Илнур Зәйнуллин да шундый ук сүзләрне кабатлады. Ә Алексеевск районы фермеры Илшат Гомәров үзенең күңел ярасын да ачып салды:

– Пандемия башлангач, 2020нче елда күп бюджет оешмалары – мәктәп-бакчалар ябылып торды бит. Ә без сыйфаты ягыннан балалар азыгы өчен яраклы яшелчә үстерәбез. Ул турыда лицензиябез дә бар. Күбрәк продукциябезне шул бюджет оешмаларына сата идек. Алар ябылып тору сәбәпле, 180 тонна бәрәңгене, 60 тонна кәбестәне чыгарып түгәргә туры килде хәтта.

Фермер фикеренчә, илдәге агросәнәгать тармагында планлы рәвештә эшләү юк, шуның нәтиҗәсендә җитештерүчеләр зыян күрә.

Әлеге фикер белән барлык фермерлар да теләктәш иде дисәк, һич ялганлау булмас.

– Без бит сыйфатлы яшелчәләрне үстерә беләбез. Аларны озак саклау өчен заманча корылмалар җитми. Җитештергән продукцияне саклау һәм сату мәсьәләсе ачык кала бирә. Дәүләт планы нигезендә, заказ белән үстерсәк, яшелчә саклагычлар, логистик үзәкләр төзелсә, рәхәтләнеп барлык ихтыяҗны тәэмин итә алабыз. Ә хәзерге шартларда яшелчәне арзанрак хактан тизрәк сатып бетерү файдалырак безгә, – ди Владимир Аппаков.

Шулай булгач, хәзер яңа уңышка чаклы булган ихтыяҗны каплау өчен, Русиягә санкция игълан итмәгән якын чит илләрдә өлгергән бәрәңге-яшелчәгә өмет артачагын чамалау кыен түгел инде.

КҮЛӘМЕН АРТТЫРГАНЧЫ, АЛДАН САКЛАУ ҺӘМ САТУ МӘСЬӘЛӘСЕН ХӘЛ ИТӘРГӘ КИРӘК

Татарстанга чит илләрдән елга 70 миллиард сумлык яшелчә һәм җиләк-җимеш кертелә торган булган икән. Республиканың фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары, кооперативлар Ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтимеров шундый мәгълүматны әйтеп, ничаклы акчаның читкә китүе турында ассызыклый. Чагыштыру өчен: узган елда кече формадагы хуҗалыкларга 856,2 миллион сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелгән. Ә ул импорт товары өчен тотыла торган 70 миллиард сумның күбрәк өлешен үзебезнең җитештерүчеләрдән сатып алуга юнәлтергә тырышканда, аграрчыларга бик зур ярдәм булыр иде бит. Җитмәсә, фермерлар: «Без үстерә беләбез», – дип әйтеп торалар һәм эшләре белән исбатлыйлар да. Алар әйткән шартларны гына тудырырга – яшелчә складлары һәм логистик үзәкләр төзергә кирәк. Аеруча хәзерге санкцияләр чорында үзебезнең бәйсезлекне ныгытуга сизелерлек адым буласы бит.

Хәер, ул юнәлештә эш башланырга тора да кебек. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов белдергәнчә, быелгы сезонда бәрәңге һәм яшелчә мәйданнарын 20 процентка арттыру турында килешенгән икән. Алдан килешенү бер хәл, ә хәзер, Украинадагы хәрби операциягә бәйле рәвештә башланган вазгыять күп төрле планнарны үзгәртергә мәҗбүр итә бит. Шул уңайдан без яшелчәчелек белән шөгыльләнүче фермерларның быелгы кырчылык сезонына булган уй-ниятләре белән дә кызыксындык.

– Әйе, яшелчә, бәрәңге мәйданнарын күбәйтү турында аграр министрлык тарафыннан тәкъдимнәр бар, – ди Владимир Аппаков. – Дәүләт ярдәмен дә арттырырга ниятлиләр. Узган елгы күләмдәге яшелчә мәйданнарының гектарына 25әр мең сум, ә арттырып утырткан гектарларга – 40ар мең сум субсидия биреләчәк, диләр. Тик аның таләпләре катгый шул. Беренчедән, мәйданнар кимендә 10 процентка артырга тиеш. Икенчедән, һәр гектар мәйданга 70әр килограмм тәэсир итү көчендә ашлама кертү мәҗбүри. Ә хәзерге бәяләр белән кайсы фермерның шул чаклы ашлама сатып алу мөмкинлеге бар икән? Аннан, һаман да шул сораулар ачык кала бит әле: ул артык мәйданнардан күбрәк уңыш җыеп алдык ди, аны кайда сакларга һәм ничек сатарга? Ул мәсьәләләр хәл ителмәде бит әле.

Тукай районыннан аксакал фермер Минталип Миңнеханов та әлеге фикерне куәтләп, мәсьәләнең тагын бер җитди ягын искәртә:

– Быелга корылган планым буенча, бер яшелчә склады төзү нияте дә бар иде. Барлык максатларны тормышка ашыру өчен миңа 30 миллион сум кредит кирәк була. Ә Үзәк Банк төп ставканы 20 процентка күтәреп куйгач, куллану кредитлары проценты 30 процентка чаклы сикерде. Өстәвенә төзелеш материаллары хакы шулай ук артты. Берничә банк белән сөйләшүләр алып барабыз, әле һаман сузалар. Кредит бирерләрме, юкмы, бирсәләр нинди процент белән? Берни әйтмиләр, тормозга куйдылар. Ә вакыт көтми бит.

Хәер, әгәр 20 процентлы һәм аннан да кыйммәтле кредитлар була икән, аны алуның файдасы калмый. Ул очракта без бернинди үсеш турында сүз алып бара алмаячакбыз.

Өстәрәк сөйләшкән әңгәмәдәшебез – фермер Владимир Аппаковның да 20 миллион сум күләмендә кредитка ихтыяҗы булган. Ул да хәзер банклардан хәбәр көтеп, аңа бәйле рәвештә план-максатларына төзәтмә кертергә әзер тора.

Ә Түбән Кама фермеры Илнур Зәйнуллинга һәм Алексеевскидан – Илшат Гомәровка быелгы кыр эшләре өчен кредит кирәкми икән. Тик алар барыбер яшелчә-бәрәңге мәйданнарын арттырырга җыенмаулары турында әйттеләр.

«РУСИЯ АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ БАНКЫ БЕЗГӘ ФАЙДАЛЫ ТҮГЕЛ...»

Аңлашылганча, кече бизнес вәкилләре хәзер кредит сазлыгына батмыйча, булган ресурслар белән генә эшне алып барырга тырыша. Җитештерүне арттырам дип югары процентлы кредит алганчы, элеккечә тыныч кына эшләп торуың яхшырак, ди алар. Әлбәттә, андый мөмкинлек тә бөтенесендә түгел шул. Ә инде кемнәр кредитсыз икътисадый мәсьәләләрне җиңә алмый, алар хәзер бөтен игътибарны банклар тарафына юнәлткән. Банклар исә, кызганычка каршы, фермерлар съездында да өметләндергеч, күңел күтәрерлек анык фикер әйтмәде әле.

Дөрес, соңыннан Республиканың фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары, кооперативлар Ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтимеров белдергәнчә, дәүләт ярдәме булган очракта, Русия авыл хуҗалыгы банкы аграрчылар өчен кредитларны 4 һәм аннан югары процентлы гына итеп калдырырга мөмкин икән. «Ә башка банкларга андый дәүләт ярдәме көтелми, шуңа күрә аларның процентлары 20дән югары булыр кебек», – дип нәтиҗәли Камияр Байтимеров. Ләкин бу урында шул ук фермерлар съездында күзәтелгән гаҗәп хәл турында ассызыклап китми мөмкин түгел. «Узган елда ничә фермер Русия авыл хуҗалыгы банкы аша кредит алды, кулларыгызны күтәрегез», – дигән мөрәҗәгатькә, залда нибары ике кеше кулы күтәрелде. Ә күпчелек фермерлар ул банкның эшләү тәртибенә, үзләренә карата булган мөнәсәбәткә ризасызлыкларын белдерделәр. «Безнең өчен файдалы банк түгел ул, аны бөтенләй ябарга кирәк», – дигән фикерләр дә ишетелде. Түбән Кама фермеры Илнур Зәйнуллин үзенең башыннан үткән хәлләр мисалында дәлилләп тә сөйләде:

– Узган елның язында ашлама алу өчен бер миллион сум кредит кирәк иде. Русия авыл хуҗалыгы банкының Татарстан бүлегенә мөрәҗәгать иттем. Тик кредитны бирмәделәр. Сбербанкка бардым, шунда ук биреп кайтардылар. Аннан соң көз көне җиһазлар сатып алырга тагын бер миллион сум кредит кирәк булды. Кабат авыл хуҗалыгы банкына барган идем, янә бирмәделәр. Ә Сбербанк тагын бик тиз акчалы итте. Тегендә нигә бирмиләр? Бактың исә, минем элек алган кредитымның бераз өлеше графикта күрсәтелгән вакыттан соңгарак калып түләнгән булган икән. Шул сәбәпле, янәсе минем кредит тарихым бозылган. Соң мин аны барыбер түләп бетердем бит. Аннан, минем ул кредит тарихы Сбер өчен дә шундый ук юкса. Анда кредит бирәләр, ә безне якларга тиешле авыл хуҗалыгы банкында хәлне аңларга тырышу бөтенләй юк. Шулай булгач, андый банк нигә кирәк безгә?..

Бу фикер залда утыручылар тарафыннан алкышлар белән каршы алынды. Камияр Байтимеров та әлеге чынбарлыкны раслагандай: «Узган елда фермерларның якынча 4 проценты гына Русия авыл хуҗалыгы банкы аша кредит алуга ирешкән, калган 96 процент фермерлар башка банклар белән эшли», – дип билгеләп үтте. Аграрчылар тарафыннан «файдасыз» дип табылган банкка дәүләт ярдәмнәре биреп, арзанлырак кредитны нәкъ аның аша бирергә җыенулары бу очракта һич сәламәт мантыйкка сыймый билгеле.

Ни генә булмасын, кредит ресурслары тулаем аграр оешмалар өчен дә, фермерларга да әле бик кирәк. Аграрчылар кредитларга мохтаҗ. Хәзерге шартларда бигрәк тә. Тик аңлашылганча, еллык өстәмә түләү күләме 20 процент һәм аннан да югары булган кредитлар авыл бизнесы өчен «күтәрә алмаслык» булырга мөмкин. Андый очракта җитештерүне арттыру турында «авыз ачарга» җөрьәт итүчеләр күп була алмас шул.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии