Тукай районы хакимияте гөрләп эшләгән хуҗалыкны бетертү яклы...

Тукай районы хакимияте гөрләп эшләгән хуҗалыкны бетертү яклы...

Суд арты суд... Инде дистәдән артык утырыштан торган «сират күпере»н үтеп, суд карарлары буенча «хаклы» дип табылганнан соң да, ниндидер яңа сәбәпләр белән янәдән хөкем процессы башланган. Әгәр җиңелә калсалар, йөзләп кешене эшле һәм ашлы иткән хуҗалык таркалырга мөмкин...

Сүз «Р-Агро» җәмгыяте турында. Дөресрәге, аның Тукай районындагы «Тукай-Яшелчәләр» филиалы буларак эшләүче хуҗалык язмышы күздә тотыла. Андагы гаҗәп хәлләрне бәян итеп узган елда «Безнең гәҗит»тә язган идек инде («Тукай районы хуҗалыгы эшчеләре: «Соңгы өметебез – Президентның гаделлегендә...» – 9 июнь, 2021 ел, №22). Ул вакытта Самарадагы апелляция суды «Р-Агро» җәмгыятен хаклы дип таныды. Ләкин редакциягә янәдән әлеге хуҗалык эшчеләре борчылып шалтырата башлады. Баксаң, бәхәскә нокта куелмаган икән әле. Каршы як – Тукай районы Башкарма комитеты «киртәләр»нең яңаларын булдырып тора.

«КАТЫ ЧИКЛӘВЕК»

Тукай районы хакимияте белән «Р-Агро» җәмгыяте арасында туган бәхәснең сәбәбенә тукталыйк. Бәтке авылы янәшәсендәге 5707 гектар басу-кырларда элек «Татплодоовощпром» ширкәтенә керүче «Ворошиловский» совхозы эшләгән. Соңыннан аның базасындагы хуҗалык «Тукай-Яшелчәләр» җәмгыяте дип үзгәртелгән. Ә 2016нчы елда ул яңа оешкан «Р-Агро» җәмгыяте филиалы буларак эшли башлый. Хуҗалыкларның исемнәре үзгәреп торса да, җисемнәре үзгәрми. Гомумән, шулай формаль яктан гына исем алыштырулар хәзерге заман өчен гадәти күренеш. Ә ул җирдә шул ук кешеләр хезмәт куя. Муниципаль милектәге җирләргә аренда хокукы берсеннән-икенчесенә күчерелеп бара. Бу очракта да шундый хәл күзәтелә. 2006нчы елда төзелгән килешү нигезендә җирләр 10 елга арендага «Ворошиловский» совхозына бирелә. Бераздан ул хокук икенчесенә, ә 2016нче елда – өченчесенә, ягъни «Р-Агро» җәмгыятенә күчә. Ләкин шул ук елда, төп килешүнең вакыты чыга. Аны озайту максатыннан «Р-Агро» җәмгыяте җитәкчелеге берничә тапкыр Тукай районы хакимиятенә мөрәҗәгать итә. Җәмгыять юристы Илья Комиссаров аңлатуынча, ул вакытта хакимият «борчылмагыз, шулай эшләп торыгыз, килешүне соңрак төзербез» дип җавап биргән. Әмма, эш һаман сузыла баргач, 2018нче елда «Р-Агро» җитәкчелеге аренда килешүе төзүне сорап район хакимиятенә рәсми гариза бирә. Ул очракта да процесс нигәдер нык сузыла. Башта Тукай районы хакимияте җирләрне арендага бирү өчен конкурс игълан итә. Соңыннан ул туктатыла. Федераль закон нигезендә җирләр «Р-Агро»га конкурссыз гына арендага бирелергә мөмкинлеген дәлилләп, җәмгыять җитәкчелеге кабаттан хакимияткә гариза тапшыра. Аңа рәсми җавап бер ай эчендә бирелергә тиеш булса да, берни килми. Нәтиҗәдә, Тукай районы хакимиятенең җавапсызлыгына, аренда килешүе төзү буенча бернинди чара күрмичә, вакытны сузуына канәгатьсезлек белдереп, аптыраганнан, «Р-Агро» җитәкчелеге эшне судка бирә. Менә шуннан башлана инде бер-бер артлы утырышлар. Җиңел генә хәл ителер сыман булган җирле мәсьәлә гаять «каты чикләвек»кә әйләнә.

БАР ДА АПТЫРЫЙ...

Әлбәттә, 6 мең гектарга якын җир аз мәйдан түгел. Аның нәтиҗәле эшләве мөһим. Тукай районы хакимияте иң элек әлеге максаттан чыгып эш йөртергә тиештер инде. Әмма «Р-Агро» җәмгыятенең «Тукай-Яшелчәләр» филиалы эшчәнлегенә килгәндә, җирне аларга арендага бирмәслек сәбәп булмаган бит. Идарәгә кергәндә үк мактау грамоталары белән тулы киштәләр шул турыда кычкырып тора. Гадәти елларда һәр гектар мәйданнан 34-35әр центнер иген уңышы, һәр сыерга 6шар мең литрга якын сөт саву – табигый хәлгә әйләнгән алар өчен. Хуҗалыкта рентабельлелек уртача 19-20 процент тәшкил иткән. Узган елда гына корылык һәм күп кенә энергоресурсларның, ашлама, техника, төзелеш материалларының кискен кыйммәтләнүе нәтиҗәсендә, ул тугыз процент булган. Шуңа да карамастан, салымнарны, хезмәт хакларын вакытында түләп, бер тиен кредитсыз, алга куелган барлык эш планнарын тормышка ашырып баралар.

– Менә быел да, язгы-кыр эшләренә хет бүген чыгып китә алабыз, – ди хуҗалыкның баш инженеры Илдус Газизов. – Нигездә тракторлар үзебезнең илнекеләр. Чәчү комплексы да – «Кузбасс» – Мөслимдә эшләнә. Шуңа күрә аларны төзекләндерү өчен запас частьләрнең читтән кайтканын көтеп ятмадык. Төп техникаларны инде, елдагыча, көзен үк әзерләп куйган идек.

Ашламалар, ягулык-майлау материаллары, чәчүлек орлыклар белән тәэмин ителештә дә кыенлыклар тумаган. Баш агроном Газинур Нурхамәтов сүзләренчә, элек алар орлыкчылык хуҗалыгы булганнар. Шунлыктан елның-елында чәчүлек орлыкларга нык игътибар бирелә. Быел да чәчү өчен супер элита һәм элита класслы, ягъни югары сыйфатлы орлыклар гына туплап куелган.

– Үзебез өчен генә түгел, аларны сатабыз да әле, – ди баш агроном. – Ашламалар өчен дә акчалары түләнгән инде. Кыр эшләре башлану белән, бездән 3 чакырым тирәсе генә читтә урнашкан «Круглое поле» тимер юл базасыннан туры басуларга ташый башлыйбыз. Уртача алганда, быел да һәр гектар чәчүлек мәйданга 70әр килограмм тәэсир итү көчендә ашлама кертәчәкбез...

Кыскасы, хуҗалыкта тулы куәткә җитештерүчән хезмәт алып барыла. Филиал җитәкчесе Ришат Хатыйпов әйтүенчә, җир мәсьәләсе буенча низаг чыккач та, республиканың аграр министрлыгыннан тикшерергә ике тапкыр махсус комиссия килгән. Ике тапкырында да комиссия вәкилләре җәмгыятьнең эшчәнлеген уңай бәяләп, «шушындый хуҗалыкны район җитәкчелеге бетерергә җыенамы?» – дип, шаккатып киткән.

САВЫМЧЫ БУЛЫРГА ЧИРАТ...

Авыл хуҗалыгы оешмасында эшләрнең ни дәрәҗәдә уңышлы алып барылышын ачык чагылдыручы күрсәткечләрнең берсе ул – кадрлар белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе. Хезмәт өчен яхшы шартлар булмаса, лаеклы күләмдә акчасы вакытында түләнмәсә, андый хуҗалыкта кемнең эшлисе килсен? Ә «Р-Агро» җәмгыятенең «Тукай-Яшелчәләр» филиалында, янәшәдә генә авылның эшче көчләрен үзенә тартып торучы Чаллы, Түбән Кама, Зәй шәһәрләре булуга карамастан, кадрлар проблемасы бөтенләй юк, диләр. Баш инженер Илдус Газизов сүзләренчә, механизатор-шоферлар җитәрлек һәм аларның яртысы 35 яшькә чаклылар икән.

Без очрашып сөйләшкәндә механизаторларның кәефләре күтәренке иде. Һәммәсе дә бер авыздан хуҗалыктагы шартларның яхшы булуы турында сөйләде.

– Терлекчелектә дә кадрларга кытлык юк, – ди ферма мөдире Вера Пескунова. – Эшкә керергә хәтта чират торалар, атна саен шалтыратып сорыйлар. Чөнки хезмәт шартлары яхшы монда: читтән килүчеләргә йорт бирелә, акчасы вакытында түләнә. Шәхси хуҗалыгыңда терлек асрыйм дисәң, җитәкчелек бозавын, танасын да бирә, терлек азыгы белән дә ярдәм итә.

Ферма белгеч кадрлар белән тулысынча комплектлашкан. Анда барлыгы 1500 баш мөгезле эре терлек асрала, аларның 600 башы – савым сыерлары.

– Терлек азыгы җитәрлек, барысы да хуҗалык көче белән әзерләнгән. Аксымлы-витаминлы катнашмаларны гына сатып алырга туры килә.

Хуҗалык җирләрен тартып алырга йөриләр дигән хәбәр инде өч елга якын тынгылык бирми әлбәттә. Ләкин без күңелне төшермәскә тырышабыз, яхшыга өметләнәбез. Җитештерү күрсәткечләре әле дә узган елдагыдан ким түгел, – дип нәтиҗәли ферма мөдире.

ЙОРТЛЫ БУЛГАННАР, ТИК...

Хуҗалыкта эшләүче халык өчен шартларны яхшырту, кызыксындыруны арттыру максатыннан җәмгыять җитәкчелеге йортлар төзеп бирү тәртибен дә булдырган. Соңгы 17 елда 67 йорт төзелеп, биредә эшләүчеләргә тапшырылган. 10 сутый җире белән бөтен уңайлыклары тудырылган йортка хуҗа булу өчен бары бер шартны үтәү сорала: ул да булса – 15 ел дәвамында шушы хуҗалыкта эшләргә. Әлбәттә, эшләгәнгә хезмәт хакы да бирелә. Ә әзер йортта яшәгән өчен бары коммуналь хезмәтләргә генә түләргә кирәк.

Йортлы булу теләге белән Бәтке бистәсенә, әлеге хуҗалыкка эшкә кайдан гына килмәгәннәр! Очрашып сөйләшкән кешеләр арасында да, Гөлнара Галиуллина мәсәслән, Чаллыда сәүдә үзәгендә сатучы булган. Оксана Коршунова исә, Уфа кызы икән, хәзер биредә сыер сава. Иң яшь механизаторлардан – Айдар Котлызаманов та хатыны һәм балалары белән дүрт ел элек Башкортстаннан күчеп килгән. Механизатор Нәзир Хөснетдинов – Аксубайдан. Иң соңгы килүчеләр – Бөгелмәдән, Алина Миңнекәева ире белән узган елда гына төпләнгәннәр һәм җиң сызганып эшкә дә керешкәннәр.

– Мондый шартлар булганда, рәхәтләнеп эшлибез. Хуҗалык кына бетә күрмәсен, йортны шәхси милеккә әйләндергәнче 15 ел эшләргә тиеш бит әле без, – дип борчыла алар. Һәм ул борчылулар урынлы да. Чөнки әле 25 гаилә йортларына хуҗа булырга өлгермәгән. Әгәр Тукай районы хакимияте җирләрне арендага бирмәү сәбәпле «Р-Агро» җәмгыяте ябылуга дучар ителсә, йортлы булырга дип килгән халыкның якты хыяллары да челпәрәмә килергә мөмкин.

ГАҖӘПЛӘНМӘ, РУСИЯ БУ!

Җир өчен инде өч елга якын дәвам итүче бәхәскә килгәндә, «Р-Агро» җәмгыяте юристы Илья Комиссаров сөйләвенчә, башта суд утырышларында Тукай районы хакимияте вәкилләре: «Без ул җирләрдә кемдер эшләвен белмәдек, «Р-Агро» законсыз файдалана», – дип аңлатмакчы булган.

– Әкият! Ничек инде 5 мең гектардан артык җирдә 5 ел буе эшләп килгән хуҗалыкны белмәскә? – дип гаҗәпләнә юрист. – Ул җирләрдән файдаланган өчен «Р-Агро» ел саен аренда хакын түләп барды бит. Аннан, җәмгыять эшчәнлеге күрсәткечләре һәрдаим район авыл хуҗалыгы хисапларына кертелгән, ул исә республика министрлыкларына җибәрелгән. «Р-Агро» эшчәнлеген исбатлаучы тагын бер мөһим дәлил: ел саен район җитәкчелеге раславы нигезендә, җәмгыятькә дәүләттән субсидияләр бирелде. Һәм ниһаять, шул ук район җитәкчелеге үткәргән төрле чараларда «Р-Агро»га яхшы эшләве өчен күпсанлы грамоталар тапшырылган...

Төрле югарылыктагы суд бусагаларын таптый торгач, Самарадагы апелляция мәхкәмәсе «Р-Агро» җәмгыятен хаклы дип таный. Ә күпчелек очрак өчен әлеге инстанция соңгы баскыч булып тора. Тик бу юлы гына түгел. Чөнки Тукай районы Башкарма комитеты Самара судының ул карарына шикаять белдерә һәм нәтиҗәдә, алдан «Р-Агро» җәмгыятен хаклы дип тапкан суд, шул ук хөкемдарлар, үзләренең беренче карарларына капма-каршы яңа карар чыгара.

– Бу практикада бик сирәк очрый торган сәер хәл, – ди Илья Комиссаров гаҗәпләнеп. – Чарасызлыктан, без Русия Федерациясенең Югары судына мөрәҗәгать иттек. Тик ул эшне караудан баш тартты. Аның баш тартуы ни дәрәҗәдә нигезле икәнен тикшертү өчен хәзер инде шикаятьне Русия Федерациясе Югары суды рәисенең икътисадый бәхәсләр буенча урынбасарына юлладык. Аннан җавап көтәбез. Уңай җавап булса, хәл үзгәрергә мөмкин. Шул ук вакытта, без дәүләт субсидиясе алып эшләүче авыл хуҗалыгы оешмасы буларак, Тукай районы Башкарма комитетына яңа гариза бирдек. Бу юлы булган килешү вакытын озайтырга дип түгел, яңа аренда килешүе төзергә. Канунда андый мөмкинлек тә бар. Район хакимияте бер ай эчендә җавап бирергә тиеш иде. Ә җавап тагын юк. Хәзер инде аның буенча да шикаять әзерлибез...

Менә шулай, саламга ябышып булса да, берәүләр хуҗалыкны саклап калырга омтыла. Ә район хакимияте теш-тырнагы белән каршы тора. Ни өчен? Әлеге сорауга бу юлы да анык җавап ишетә алмадык. Гөрләп эшләп килгән хуҗалыкны таркалырга мәҗбүр итүне, халкын эшсез калдыруны ничек аңлатып була соң? «Безнең илдә барысы да мөмкин шул, Русия бу!» – дип тел шартлатырга гына кала инде...

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Тукай районы – Казан

Комментарии