Игенченең еллык хезмәт хакы хоккейчының ике көнлегеннән ким...

Игенченең еллык хезмәт хакы хоккейчының ике көнлегеннән ким...

«Улым, дәрес әзерләп утырма, бар, урамга чыгып туп тип, хоккей уйна!» – дигән ди бит әтисе, футболчы – хоккейчыларның күпме акча алуларын белгәч... Әлеге мәзәк тиктомалдан тумаган, билгеле. Ул хәзерге тормышның чынбарлыгын ачып сала. Аеруча авыл хуҗалыгы тармагында бер ялсыз маңгай тирен тамызучыларның хезмәт хакын чагыштырганда, игенче-механизатор, терлекче түгел, ә футболчы, хоккейчы булу теләге арта шул. «Ак Барс» клубында кайбер хоккейчыларның елга 75-80шәр миллион сум алулары турында белгәч, бигрәк тә...

БӘЯЛӘНМӘГӘН УҢЫШ

Суктырып алынган ашлык күләме буенча бу атна башында Татарстан игенчеләре 5 миллион тонна чиген уздылар. Сүз дә юк, мул уңыш, авыл хезмәтчәннәренең олы җиңүе ул! Һәм, гадәттәгечә, «игенчеләргә дан, хөрмәт!» дигән канатлы шигарьләр зур сәхнәләрдә быел да еш яңгырар әле.

Әлбәттә, кирәкле һәм тиешле гамәл. Тик югары мөнбәрләрдән әйтелгән данлау, хөрмәтләүләрнең лаеклы чагылышын авыл хезмәтчәннәре көндәлек тормышта тоя алырлармы соң? Монысы зур сорау тудыра. Чөнки «рәхмәт» сүзен колак белән ишетү бер нәрсә, тормышта очны-очка ялгап бара алу өчен хезмәтеңнең нәтиҗәсен кесәдә шыштырдап торган акча купюралары формасында тою да мөһим бит. Ә анысы аграрчыларга бик санап кына бирелә шул. Аларның уртача хезмәт хакы, башка тармакта эшләүчеләрнеке белән чагыштырганда, иң азлардан икәне сер түгел инде. Агымдагы елда да хәл үзгәрмәде. Мисал өчен, гыйнвар-февраль айларында республикада уртача хезмәт хакы күләме 46 165 сум дип күрсәтелсә, авыл хуҗалыгында ул 31 367 сум гына иде. Чагыштыру өчен, финанс хезмәте өлкәсендә – 69 945, файдалы казылмалар табучыларныкы – 70 179 сум булган.

Хәзер уңыш җыю чоры – аграрчыларның кесә калынайта торган вакытлары, дип әйтергә мөмкин кебек. Тик, искәрткәнебезчә, уңышы мулдан җыелса да, авыл хезмәтчәне кесәсе сизелерлек калынаер дигән өметкә быел да ышаныч юк дәрәҗәсендә. Чөнки ничаклы чыгымнар сарыф итеп, көн-төн эшләү бәрабәренә үстереп җыеп алган икмәкне сату хаклары бик түбән. Уйлап кына карагыз, ашламалар һәм химик препаратлар, металл һәм техникалар, төзелеш материаллары мәртәбәләрдә кыйммәтләнде, дип аптырауларын белдерә аграр хуҗалык җитәкчеләре. Болар барысы да уңышны үстерү өчен тотылган чыгымнарның артуына китерә. Ә әлегә ашлык бәяләре узган елгыдан ике тапкырга түбәнрәк. Шул сәбәпле аграрчыларның кәефләре шәптән түгел хәзер.

– Уңыш яхшы, гомер булмаганны районда суктырып алынган бөртек инде 106 мең тоннадан артты. Әле тагын ун процент мәйданда җыеп аласы бар, – ди Апас районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов. Ләкин бүген райондагы хуҗалыклар икмәкне кая куярга белми аптырыйлар икән. Амбарлар, Каратун һәм Колангы элеваторлары тулган. Буаныкында бераз урын бар, диләр. Тик ашлыкны анда ташу өчен тимер юл юк, шунлыктан апаслылар өчен уңайсыз.

Артык икмәкне лаеклы хактан сатып җибәрү мөмкинлеге дә юк, дип зарлана районның аграр тармагы җитәкчесе. Дөрес, күршедәге Тәтеш элеваторында арпаның килограммын 8 сум 50 тиеннән (НДСсыз) турыдан-туры баржага кабул иткәннәр. Соңгы көннәрдә анда да тоткарлык туган. Ә алыпсатарлар бодайның килограммын нибары 6 сумнан гына алырга риза икән. Радик Гыйсмәтов белдерүенчә, аның үзкыйммәте дә быел районда 12 сум тирәсе тәшкил иткән бит. Продукцияне җитештерү өчен тотылган чыгымнарына караганда да ике тапкырга арзанракка сатуның ни мәгънәсе кала соң?..

«БЕЗНЕ КЫЧКЫРТЫП ТАЛЫЙЛАР... »

Быел республикада уракны иң беренчеләрдән тәмамлаган хуҗалык – Чүпрәле районының «Цильна» ширкәте булды. Уңышы да рекордлы – гектардан уртача 66,5әр центнер җыеп алганнар.

– Икмәк күп, сыйфаты да яхшы, тик бәяләре юк, – дип, әлеге хуҗалыкның легендар җитәкчесе Барис Гафуров та сүзен борчылудан башлады. – Монда уйларга да калмады. Чикләр ябык, ашлыкны кая, кемгә сатарга белмибез. Бездән берни тормый. Әнә, алыпсатарлар йөри, бодайның килограммын 6 сумнан сорыйлар. Быелгы чыгымнар белән исәпләгәндә аның үзкыйммәте дә, шул чаклы югары уңыш алуга карамастан, безнең хуҗалыкта кимендә 8-9 сумга чыга бит. Шушы уңышны үстерү өчен һәр гектарга 4әр центнер ашлама гына керттек, аны барлыгы 52 миллион сумлык сатып алган идек. Ә икмәкне хәзер 6 сумнан сат инде. Бу талау бит, безне хәзер кычкыртып талыйлар...

Әлбәттә, мондый шартларда хуҗалыкның табышлы икътисады турында сөйләшү кыенлаша. Эшчеләргә хезмәт хакы түләү дә турыдан-туры шул табышка бәйле бит. Аларга күбрәк түләр идек, мөмкинлек калмый, ди «Цильна» җәмгыяте җитәкчесе. Дөрес, республика күләмендә үрнәк итеп куярлык хуҗалыкта хезмәт хаклары моңарчы да начар булмаган, уртачасы 45 мең сум тәшкил итә. Башка аграр оешмаларныкы белән чагыштырганда, күп сыман инде бу. Ләкин бүген мохтаҗлык күрмичә яшәү, балаларны укытып кеше итү өчен уртача гаилә өчен ул акча да җитәрлек диярлекме соң? Салымнар, коммуналь түләүләр, кием-салым, азык-төлекнең туктаусыз кыйммәтләнеп торуын искә алганда, юрган аякны әллә-ни сузарлык калмый шул. Дөрес, сезон вакытында – чәчүдә, урак чорында механизаторлар хезмәт хакын күбрәк эшлиләр анысы. Ләкин, аңа карап кына, еллык эшләгән акчалары барыбер нефтьчеләр, газчыларныкы белән чагыштыра торган түгел, дип нәтиҗәли Барис Гафуров...

Тәтеш районындагы «Нур» агрофирмасы директоры Радик Нургалиев та әлеге фикер белән килешүен белдерә.

– Быел урак чорында безнең комбайнчылар 300 мең сумга чаклы акча эшләделәр, – ди ул. – Ашлык ташучы шоферлар да аз алмады. Үсемлекләрне корткычларга, чирләргә каршы препаратлар белән эшкәртүче механизаторның хезмәт хакы 3 ай дәвамында 70-80шәр мең сум чыкты. Бер яктан караганда, яхшы суммалар инде. Ләкин алар кышын андый зур акчалар эшли алмыйлар шул. Еллык хезмәт хакларын исәпләп караганда, 600 мең сумнан артмый. Иң күп алучыларның да уртачасы айга 50 мең сум тирәсе килеп чыга. Ә аның өчен бер ялсыз, ел дәвамында атнага җиде көн эшләргә кирәк. Хуҗалык буенча уртача хезмәт хакы исә, 40 мең сум тәшкил итә. Бу да начар түгел кебек. Тик кайсы тармак белән, ничек чагыштырасың бит?!

Икенче проблема, дип искәртә Радик Нургалиев, быел икмәккә бәя булмау. Шул сәбәпле хәзер хезмәт хакларын арттыру түгел, алдан билгеләнгән тариф буенча түләү дә кыенлашкан. Ашлыкны сатып булмый, хакы түбән дип, эшчеләрнең акчаларын да кисеп булмый бит инде, аңа алар гаепле түгел, ди агрофирма җитәкчесе, хәлне ничек тә җайларга тырышуларын искәртеп.

Тагын без сорашкан хуҗалыклардан – Теләче районындагы «Агролак» җәмгыятендә дә, Арча районының «Корса МТС»ында да охшаш хәл турында бәян иттеләр. Шунысына да игътибар итү урынлы булыр: хәлләрен белешкән хуҗалыкларның һәрберсе республикада алдынгылардан саналучылар. Шуңа да аларда уртача хезмәт хаклары чагыштырмача югарырак – 40-45 мең сум, дип әйтәләр. Ләкин аларда да бүгенге тормыш шартлары өчен лаеклы акча алалар дияргә кыен әле. Әгәр инде бүген көч-хәл белән яшәп килүче аграр оешмаларга карасак, андыйларда утырып еларлык! Моңарчы да хезмәткәрләренә 20-22шәр мең сум тирәсе генә акча биреп барган хуҗалыклар өчен, хәзер ничек кредитларның чираттагы түләвен капларга, көзге чәчү өчен каян акча табарга, дигән сораулар баш авыртуына әйләнде.

ЧУМА ВАКЫТЫНДА МӘҖЛЕС

Кыскасы, быел уңышның мул булуы – ул әле икмәк бушка килде дигән сүз түгел. Киресенчә, аны үстерү өчен чыгымнар бермә-бер артты. Хәзер аграрчылар корылык чорында күккә төбәлеп яңгыр көткән сыман, игътибарларын хакимияткә таба юнәлтеп, ашлыкны сату бәяләре турында хәбәр көтәләр. Һичьюгы тотылган чыгымнарны кайтарырлык суммада булса да гадел хаклар урнаштырылырга тиештер бит, дип өметләнә алар. Ә хакимияттән игенче күңелен күтәрерлек хәбәр һаман юк.

– Министрлык тарафыннан киңәш ителгән хакларны җиткерсәгез, яхшы булыр иде дип, видеоконференция вакытында аграр министрның үзеннән сорадылар. Тик өметләндергеч берни ишетмәдек, – ди бер районның аграр тармагы җитәкчесе (исемен күрсәтмәүне үтенде). – Без инде ике ел дәвамында ашлыкка бәяләрне билгеләмибез һәм киңәш тә итмибез, кем ничек булдыра ала, шулай сатсын, диде министр. Димәк, без беркемгә дә кирәкмибез, кыргый базар кочагына ташлаганнар, дәүләт аграрчыны яклау турында уйламый да, – дип өзгәләнә ул. Мондый вазгыятьтә хуҗалыклар кредитларын ничек каплый алырлар да, салымнарны, хезмәт хакларын ничек түләрләр? Гаять җитди проблемага әйләнә шул. Игенчегә кадер-хөрмәтне арттыру, күбрәк акча түләү мәсьәләләре янә икенче планга кала инде.

– Башка тармаклардагы хәл белән чагыштыра да торган түгел бит, – ди билгесез калырга теләгән әңгәмәдәшебез, күңелен бушатуны дәвам итеп. – Безнең авылда элек бер газчы эшләде, халыкка газ балоннары биреп торды инде. Пенсиягә чыккач, ел саен газчылар көнендә бәйрәм пакеты һәм санаторийда ял итәргә юллама тапшыралар иде үзенә. Ә гомере буе колхозда эшләгән кешегә берни юк. Менә тагын бер мисал: күптән түгел нефтьчеләр көнен билгеләп үттеләр. Шул тармакта эшләүче танышым әйтүенчә, барысына да айлык хезмәт хакы күләмендә премия биргәннәр. Безнең дә һөнәри көнебез бар югыйсә, тик гади колхозчы гына онытылып кала.

Дөрестән дә, хәзер авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне тантаналары да санаулылар өчен генә үткәрелә шул. Ә барлык аграрчыларга премия өләшү турында әйткән дә юк. Өстәвенә колхозчыларның пенсияләре дә иң түбән тариф белән билгеләнә бит әле...

Сүз башында искәрткәнебезчә, мондый шартларда яшьләргә авыл хуҗалыгы һөнәрен сайларга түгел, ә футболчы яки хоккейчы булырга омтылырга кала инде. Хәзер ил өчен алар кирәгрәк бит. Чөнки колхозчының хезмәтенә дә, үзенә дә караш бармак аша гына. Ә туп тибүчеләр, шайба сугучылар почетта. Һәм ничек кенә әле! Август азагында «Спорт-Экспресс» газетасы үзебезнең газиз «Ак Барс» клубы хоккейчыларының алдагы сезонга хезмәт хаклары турындагы мәгълүматны бастырып чыгарды. Аны күргәч, аграрчылар егылып китә язгандыр. Егылырлык та шул! Мисал өчен команданың һөҗүмчесе Александр Радулов бер елда 80 миллион сум (!) акча эшләячәк. Команда җиңәме, юкмы, хоккейчы нәтиҗәле уен күрсәтә аламы, алары да мөһим түгел. Контракт төзелгән һәм ул үзгәрми. Радуловның айлык хезмәт хакы 6 миллион 666 мең 666 сум килеп чыга. Шаккаткыч зур сумма, хәтта куркыныч саннар – гел алтылыклар бит. Мондый хезмәт хакының колхозчының – шул ук игенче-механизаторның яки терлекченең төшенә дә кергәне юктыр. Бер елда, түгәрәкләп алганда, 250 эш көне дип санасак, Александр Радулов һәр хезмәт көне саен 320шәр мең сум акча ала дигән сүз. Димәк, ул нибары ике көндә ялсыз, ел әйләнәсендә бер караңгыдан икенче караңгыга чаклы тир түккән аграрчыга караганда күбрәк акча эшли. Ә ил табыны муллыгын тәэмин итүче тырыш комбайнчының бөтен урак буена эшләгәне хоккейчының бер көнлек акчасы. Менә ничек бәяләнә бит бездә игенче хезмәте! Шул ук «Ак Барс»ыбызның икенче уенчысы Вадим Шипачев мәсәлән, елга 75 миллион сум алачак хезмәт хакын. Алардан кала 65әр, 55-40ар миллион сум алучылар шактый. Иң аз хезмәт хакы – 10 миллион сум күләмендә, ике уенчыга билгеләнгән...

Хоккейчыларның хезмәт хакы ведомосте белән чагыштыргач, илне туйдыручы агарчының әһәмияте, кирәклеге ни дәрәҗәдә икәнлеге тагын да яхшырак аңлашыла төшә. Димәк ил өчен азык-төлек куркынычсызлыгы түгел, ә спорт уеннары, күңел ачу мөһимрәк. Чума вакытында мәҗлес үткәрү сыман килеп чыга инде бу.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии