Тукайлы төбәк авыллары ничек яши?..

Тукайлы төбәк авыллары ничек яши?..

Табигый ки, халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай бу көннәрдә аеруча игътибар үзәгендә. Киң җәмәгатьчелек аның олуг юбилеен билгеләп үтә. Тукай ул милләт, туган тел, ватан төшенчәләреннән аерылгысыз. Татар дөньясына Тукайны бүләк иткән Арча төбәге дә күпләр өчен татарлыкның рухи мәркәзе буларак кабул ителә.

Әлеге төбәк – Арча районы бүген ни хәлләрдә яшәп ята соң? Тукай яшәгән чордан хәзергәчә төбәк нинди үзгәрешләр кичергән? Шул сорауларга җавап эзләп, Арча районы буенча сәяхәткә кузгалдым.

ТУКАЙ САКЛЫЙ

Кушлавыч, Өчиле, Кырлай… Нәни Апушның яланаяклы бала чагы, нигездә, шушы авылларның тузанлы урамнарын таптап үткән. Бүген дә алар Тукай эзләрен, аның рухын саклый. Ә аннан да бигрәк, Тукай үзе аларны замананың авыллар тамырын корытуга юнәлтелгән вәзгыятеннән саклый дияр идем. Мисал өчен Яңа Кырлай авылын гына алыйк. Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров әйтүенчә, нәни Апуш яшәгән чорлардан соң авыл 3-4 тапкырга үскән, киңәйгән. Нәкъ менә Тукай язмышы белән бәйле булганга күрә Кырлайга иң беренчеләрдән газы, асфальт юлы кертелгән. Заманасы өчен менә дигән икешәр катлы социаль-көнкүреш биналары төзелгән, тиңе булмаган музей эшләп тора. Кыскасы, Кырлай авылына цивилизацияне Тукай алып килгән. Әлбәттә инде, шундый заманча үсеш үзәгенә әверелгән авылдан халык та китәргә ашкынмый. Нәтиҗәдә, Яңа Кырлайда йортлар саны акрынлап булса да арта бара икән. Бүген анда 191 йорт бар, 496 кеше яши, ди җирлек башлыгы. Шуларның 74е 18 яшькә чаклылар булуы куандыра. Ә Өчиледә яшәүче 228 кешенең 44е – 18 яшькә хәтлеләр икән.

– Өчиледә дә, Кушлавычта да йортлар саны бер тирә тора, – ди Газинур Сәфәров. – Ләкин ул авылларда читкә китәргә омтылучы яшьләр күбрәк. Ә Кырлайда калалар әле.

Яшьләрнең авыл җирлегендә чагыштырмача калуы, беренче чиратта, Тукай китерткән социаль уңайлыклар, тормыш-көнкүреш шартларына бәйле, билгеле. Икенче яктан, эш урыннары булу мөһим роль уйный. Яңа Кырлай җирлегенә кергән 8 авыл халкы бу яктан да бәхетле. Җирлектә уңышлы гына эшләп килүче «Сервис-Агро» җәмгыяте бар. Ул 300гә якын кешене эшле итеп тора. Хезмәт хаклары да начар түгел, айга уртача 26-27 мең сум түләнә икән. Яшьләрне авылларда калдыру максатыннан, җәмгыять соңгы 3 елда ун йорт та салып куйган. Аларны аренда килешүе нигезендә ширкәттә эшләүче гаиләләргә бирәләр.

Шулай итеп, бөек Тукаебыз үзенең даны, рухы белән, ә аның оныклары эш-гамәлләре аша нәни Апуш туган төбәктәге авылларны саклауга зур өлеш кертәләр. Ләкин… замананың авылларга карата булган аяусыз вәзгыяте барыбер дә үзенең тирән эзләрен сала тора. Соңгы 25 ел эчендә Кырлай урта мәктәбендә укучылар саны икеләтә кимү – шуның бер ачык чагылышы.

АВЫЛЛАР СИРӘГӘЯ, КАДРЛАР ОЛЫГАЯ…

Арча районы ул – электән авыл хуҗалыгы төбәге санала. Заманында нәни Апуш җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән, урган булса, хәзер дә шул юнәлештә эш бара. Әмма авыллар язмышына янаучы урбанизация процессы һәм илдәге авылларга карата булган битарафлык сәясәте Арча районы йөзен дә үзгәртә бара шул. Соңгы 100 елда районда 82 авыл юкка чыккан икән бит. Хәзер барлыгы 126 авыл исәпләнә. Бүгенге көндә йөзләгән арчалыларның көн саен эшкә Казанга йөрүе дә авылларның өметле киләчәге турында сөйләми әлбәттә…

Районның төп җитештерү юнәлеше булган авыл хуҗалыгын карыйк. Агросәнәгать комплексында бүген 1800 кеше эшли икән. Аларның 118е, ягъни нибары 7 проценты гына 30 яшькә чаклылар.

– Биш хуҗалыкта агрономнар юк, ветеринария табиблары, зоотехниклар, ассиминаторлар җитми, – ди Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ринат Гатиятов кадрларга булган ихтыяҗны аңлатып. – Тулаем алганда, районда авыл хуҗалыгы белгечләренә кытлык якынча 30 процент тирәсе. Бер-ике хуҗалыкта механизаторлар-шоферлар да җитешми. Хәтта алар җитәрлек булган очракта да, авылга эшкә килергә теләүчеләрне без бишкуллап каршы алабыз. Чөнки булганнары олыгая баралар бит. Алмаш әзерләргә кирәк.

Әлеге юнәлештә район җитәкчелеге кулдан килгәнне эшләргә тырыша икән үзе. Дәүләт программалары ярдәмендә авылда эшләүче яшь гаиләләрне тораклы итүгә зур игътибар бирәләр. Соңгы 4-5 елда мәсәлән, хуҗалыкларда аренда шарты белән бирелүче 21 йорт төзелгән. «Корса», «Северное» хуҗалыкларында үз көчләре белән дә эшчеләренә ел саен яңа йортлар төзү гадәте яшәп килә.

Килешү нигезендә яшьләрне стипендия түләп авыл хуҗалыгы белгечлегенә укыту, диплом алгач хуҗалыкка эшкә кайтарту буенча да актив шөгыльләнәләр районда. Аграр тармак җитәкчесе Ринат Гатиятов аңлатуынча, бүген төрле авыл хуҗалыгы уку йортларында районнан 95 студент белем ала икән. Аларның 24е махсус юллама нигезендә, өстәмә стипендия алучылар. Дипломлы булгач та, һәрберсе хуҗалыкта 3-5әр ел эшләргә тиеш. Шундый шарт белән соңгы 6 елда район хуҗалыкларына 77 яшь белгеч кайткан инде. Аларның күпмеседер авыл җирендә бөтенләйгә дә калырга мөмкин бит.

Арча районының үзендә дә авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли торган уку йорты – Арча агросәнәгать көллияте эшләп килә. Үрнәк бистәсендә урнашкан әлеге көллияттә 470 укучы белем алып, инженер, техник-механик, автомеханик, слесарь, пешекче, төзүче һөнәрләрен үзләштерәләр, «В», «С», «Д», «Е», «F» категорияләре буенча техника белән идарә итү таныклыклары алып чыгалар.

– Бездә урта һөнәри белем алганнан соң, гадиләштерелгән юл белән югары уку йортларына керә алалар, – ди көллият директоры Зөлфәт Дәүләтбаев. Ел саен уртача 120ләп чыгарылыш укучыларының 20-25е белем алуны югары уку йортларында дәвам итә икән. Тик шунысы кызганыч, укып бетерүчеләрнең барысы да соңыннан авылларга кайтып эшләми шул.

ТАГЫН УН ЕЛГА ТҮЗӘБЕЗ ӘЛЕ…

Яшьләрне авылларда эшләргә җәлеп итү – хәзер аграр тармакның көнүзәк мәсьәләсе инде ул. Ил җитәкчелеге тарафыннан аңа тиешле дәрәҗәдә игътибар җитеп бетмәсә дә, урыннарда күз уңыннан ычкындырмаска тырышалар.

– Элек, совет заманында бу мәсьәләләргә контроль көчле иде, – дип искә ала Арча районының «Ватан» ширкәте директоры киңәшчесе Мансур Әхмәтов. Кемнең ничек, ә аның, дөрестән дә, чагыштырып карарлыгы бар. Ул инде советлар таркалганчы ук әлеге хуҗалык рәисе булып эшли башлаган кеше. Озак еллар дәвамында рәислек итеп, колхозны җәмгыятькә әйләндереп булса да, хуҗалыкны таркалудан саклап калып, соңгы вакытта гына дилбегәне төпчек улы Илнарга тапшырган.

Хуҗалыкны саклап калган дидем, дөрестән дә, хәзерге җәмгыять нәкъ элеккеге колхоз рәвешендә яши. Элек «Ватан» колхозына кергән 6 авыл да хәзерге җәмгыять карамагында. Элеккеге 4 авылдагы терлекчелек фермалары, 3 авылдагы машина-трактор паркы – барысы да исән, хәзер дә гөрләп эш бара аларда. Җир мәйданнары да шул ук – 6 мең гектар. Мал саны да кимемәгән, 2200 баш мөгезле эре терлек асрала. Һәр сыердан көнгә 20-21әр килограмм сөт савалар. Бу – һич кенә дә начар күрсәткеч түгел.

Ә иң мөһиме – шул 6 авылда яшәүчеләр өчен эш урыннары саклап калынган. Бүген «Ватан» җәмгыятендә 214 кеше эшле булып тора икән.

– Язгы чәчү, урак өсте вакытларында эшчеләр саны тагын да арта, – ди җәмгыять директоры Илнар Әхмәтов. Уртача хезмәт хакы да начар түгел. Директор сүзләренчә, сыер савучылар сөт күләменә карап 22-30ар мең сум алалар. Ә алдынгы механизаторлар сезон вакытында 150-160ар мең сум да эшли. Андыйларның еллык хезмәт хакларын айга бүлгәндә 55-60ар мең сум чыга.

– Элек кадрларга ул чаклы кытлык юк иде, барыбер мәктәпне тәмамлаучыларга, аттестат белән бергә, хезмәт кенәгәсе дә бирә идек, – дип сөйләвен дәвам итә Мансур Әхмәтов. – Акыллы сәясәт булган бит. Бер-ике елга гына дип эшкә калган ул балаларның шактые бөтенләйгә авылныкы булалар иде. Ә хәзер кадрлар табу – проблемага әйләнә бара. Ил җитәкчелегенең исә, ул турыда кайгыртуы азрак шул. Барысын үз көчебез белән генә хәл итәргә, безнең дә мөмкинлек чамалы. Элек бу егет армиядән кайтачак, аңа яңа трактор бирәбез, дип көтеп тора идек. Хәзер ул чаклы яңа техникалар алу җае да юк.

«Ватан» җәмгыятендә эшләргә бүген агрономнар, ветеринария табиблары, ассиминаторлар кирәк икән. «Тракторчылар, шоферлар кайтса да, артык түгел. Әле рәхәтләнеп 15-20 кешене эшкә алырга мөмкинбез. Чөнки булганнары олыгаялар бит», – ди директор Илнар Әхмәтов. Шуңа күрә дә, киләчәкне уйлап, алар авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче уку йортларына үз ихтыяҗларын белдереп хатлар юллаганнар. Җәмгыятьнең үзәк авылы Апаз урта мәктәбендә Арча агросәнәгать көллияте җитәкчелеге белән очрашу үткәрелү дә кадрлар мәсьәләсен хәл итү максатыннан иде. Очрашуда 9нчы сыйныф укучыларына көллияттә үзләштерергә мөмкин булган белгечлекләр, уку шартлары, соңыннан эшкә урнашу һәм авылда калуның өстенлекләре турында аңлаттылар. Кем белә, бәлки шул укучылар арасыннан әлеге авылларның киләчәген өметле итүче белгечләр чыгар?

Ә әлегә:

– Эшләр шушы тәртиптә барса, без булган кадрлар белән бер ун ел яши алырбыз. Әле проблема җилкәгә менеп атланмады. Ләкин аннан да озакка тартып булмас, – ди аксакал җитәкче Мансур Әхмәтов.

Арча районында кадрлар мәсьәләсен өлешчә булса да хәл итү максатыннан, һәр хуҗалык, килешү төзеп, көллияткә кимендә берәр укучыны үз стипендиаты итеп юлларга, дигән карарга килгәннәр. Ничарадан бичара хәлендә калынганны искә алганда, яхшы үрнәк инде бу.

Сүз уңаеннан шуны да искәртеп үтү урынлы булыр: «Ватан» җәмгыяте эшләп килә торган Апаз авыл җирлеге – республиканың авыл хуҗалыгы тармагына шактый танылган шәхесләр биргән төбәк. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлары булган Фатыйх Сибагатуллинны, Марат Әхмәтовны, Арча районы хакимияте башлыгы булып, соңыннан «Вамин» империясен төзегән Вәгыйзъ Минһаҗевны әйтү дә ни тора бит! Апаз урта мәктәбенә кергәч тә, стеналарда эленеп торучы әлеге шәхесләрнең фотосурәтләре белән ясалган стендлар күзгә ташлана. Гүя мондый кешеләр барында, авыл бетмәс, яшәр әле дип ишарәли алар. Чын күңелдән шуңа ышанасы килә. Ләкин, Апаз урта мәктәбе директоры Раушан Сибгатуллин белән сөйләшкәннән соң, бу авылларның киләчәге дә икеле икән дигән фикер туа. Чөнки әле 30 еллар чамасы элек кенә 260-270 бала белем алган мәктәптә хәзер нибары 93 укучы калган.

– Шунысы яхшы булды: узган елда беренче сыйныфка ун бала керде, – дип куана мәктәп директоры. Ә быел һәм киләсе елларда мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче балалар саны 5әргә генә каласы икән…

Ни эшләмәк кирәк, заманасы шундый дип, авылларның тамырын корытуга юнәлдерелгән илдәге вәзгыятьне җөпләргә генә кала…

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Арча – Казан

Комментарии