Юып саткан

Чаллыда автомобиль юу нокталарының берсендә администратор булып эшләүче ир-ат клиентның автомобилен сатып җибәргән. Зыян күрүче 350 мең сумга автомобиль сатып алган һәм аны юдырырга булган. Администратор бампер буяу һәм тагын берничә өстәмә хезмәт тәкъдим иткән. Барысы өчен дә 10 мең сум акча сораган. Машина хуҗасы ризалашып, акча түләгән һәм машинасын юу урынында калдырган. Соңыннан администратор элемтәгә чыгудан туктаган. Баксаң, ул клиентның автомобилен 85 мең сумга сатып җибәргән икән. Администратор кулга алынган, ул үз гаебен таныган һәм зыянны капларга вәгъдә биргән.

Комментарии