Чүплек урынына

Казан янында Самосырово чүплеген тәртипкә салып, анда 1500 кВт егәрлегендә электр станциясе төзү планлаштырыла. Ул 872 миллион сумга төшәчәк. Чүплектә чүплек газыннан электр энергиясен җитештерүгә бәйле система урнаштыру эшләре 2023нче елның 30нчы ноябренә кадәр төгәлләнергә тиеш. Шуннан соң полигон әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаудан туктаячак, чүплектән һавага газ чыкмый башлаячак, дип яза «Коммерсантъ».

Комментарии