Грипп тарала

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Любовь Авдонина республикада грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арта бару турында хәбәр итте. Бер атна эчендә Татарстанда барлыгы 16019 кеше грипп һәм ОРВИ йоктырган. Бу, узган атна белән чагыштырганда, 10,5 процентка күбрәк.

Комментарии