Маяга калдырмакчы

Русиядә яшәүчеләр 2023нче елда күбрәк акча җыеп сакларга ниятли. Шул ук вакытта быел аларның 18 проценты гына маяларын даими тулыландырып тора алган. «Казанферст» хәбәренчә, акча җыеп барырга теләүчеләр уртача 370 мең сум тупламакчы була. 30 проценты бер елда – 500 мең сум, 19 проценты – 200-499 мең сум, 25 проценты – 100-199 мең сум, 16 проценты – 50-99 мең сум, 10 проценты 50 мең сумга кадәр акча җыярга ниятли.

Комментарии