Күбрәк түлисе?

Дәүләт Думасы депутатлары тынычлыкны бозып, машина акыртып йөрүчеләргә штраф күләмен арттырырга тели. Әлегә ул 500 сум. Депутатлар фикеренчә, бу артык кечкенә сумма, шуңа да штраф күләме транспорт чарасы категориясеннән һәм двигатель егәрлегеннән чыгып билгеләнергә тиеш. Шулай итеп, штраф 5 мең сумга җитәргә мөмкин.

Комментарии