Эзенә төшкәннәр

Яңа Чишмә районы суды урлауда гаепләнүче 55 яшьлек иргә карата хөкем карары чыгарган. Бу елның май аенда ир Зирекле авылындагы бер йортка үтеп керә һәм 11 мең сумлык төзелеш коралларын урлый. Ә июнь аенда шушы авылның икенче бер йортына кереп, суыткычтан 600 сумлык азык-төлек алып кача.

Ир үз гаебен тулысынча таныган һәм зыянны өлешчә каплаган. Ул 1 ел да 2 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән.

Комментарии