Бронь бирелде

Мобилизация вакытында бронь бирелергә тиешле тагын бер һөнәр ияләре билгеле булды. Болар – адвокатлар. Бу хакта Русия адвокатлар берлеге президенты Игорь Трунов хәбәр итә. Белгеч фикеренчә, илдәге адвокатларның төп өлеше – 55 яшькә кадәрге ирләр һәм башка илләр белән чагыштырганда, аларның саны аз – 78 мең кеше. «Аларны бәрелеш ноктасына җибәрү – микроскоп белән кадак кагуга тиң», – дигән ул.

Комментарии