Балаларга – үзәк

Декабрь аенда Казанда Психик сәламәтлеге бозылган балалар өчен яшәү үзәге ачылачак, ул Совет районының Әгерҗе урамы, 78нче йортта урнашачак. Мондый инициатива белән «БлагоДарю» иҗтимагый оешмасы чыккан. Яңа үзәктә Дәрвишләр интернат-йортын тәмамлаучылар яшәячәк. Бу аларга көнкүрештә мөстәкыйль булырга, аралашырга һәм ял оештырырга ярдәм итәчәк. Хәзер бинада косметик ремонт төгәлләнеп килә, җиһазлар һәм техника кайтарыла. Учреждение яңа ел алдыннан беренче яшәүчеләрне кабул итәр дип көтелә.

Комментарии