- 29.07.2022
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
Мунча һәм урам бәдрәфләре төзегәндә санитар нормаларны бозганнарга штраф яный. Бәдрәфтән күрше кишәрлекнең законлы чигенә кадәр яки урам ягыннан коймага кадәр – 2, кое, бакча яки торак йортка кадәр – 8, күрше участоктагы йорт диварына кадәр 12 метр ара калырга тиеш. Мангалны корылмалардан кимендә 5 метр ераклыкка куярга мөмкин, югыйсә 5-15 мең сумга штрафка тартачаклар. Участокта калдыклар чүплеге чокырын тиешенчә казымаучыларга 3-5 мең сум штраф каралган.
Комментарии