Акча тапканнар

Хабаровск өлкәсенең Вяземск районында урланган акча тапкан укучыларны бүләкләгәннәр. Дүртенче класс укучылары урамда йөргәндә чүп савытында биш мең сумлык купюралар яткан пакетны күргән һәм үзләре белән алганнар. Табыш турында кайтып әти-әниләренә сөйләгәннәр, ә алары полициягә мөрәҗәгать иткән. Акчаны тапкан балаларга полиция Рәхмәт хатлары тапшырган.

Комментарии