Бушлай утыра

Казанда трамвай пассажирларына бер маршруттан икенчесенә бушлай күчеп утыру өчен «Трамвай 60 минут» дигән яңа тариф кертелә. Пассажир транспорт картасы буенча яңа тариф белән сәгать дәвамында бер трамвайдан теләсә нинди маршруттагы трамвайга чикләнмәгән санда күчеп утыра ала. Бу очракта юл бәясе 31 сум булачак. Яңа тариф 2нче июльдән гамәлгә керә.

Комментарии